поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.12.2015 Матбугат

"Туган як" газетасының юбилее ничек узды (ФОТО)

Тормыштагы булачак мөһим вакыйгаларны барыбыз да алдан әзерләнеп, көтеп алабыз, аны истә калырдый итеп уздырырга тырышабыз. Менә газетабызның 25 еллык юбилеена да без ел буе ди-ярлек әзерләндек, оештыру эшләре алып бардык, ә ул бер матур мизгел кебек узды да китте. Хәзер инде юбилей чаралары тарихи вакыйга, әмма күпләрнең күңелендә аңа бәйле хатирәләр әле озак сакланыр.

“Туган як”ның туган көне итеп 7 декабрь санала, нәкъ шул көнне чирек гасыр элек, 1990 елда аның беренче саны дөнья күрде. Ә инде 7 декабрь дүшәмбе булганга, юбилей чараларын җомга, 4 декабрь көнне оештырдык.
 
 Тантаналы өлеш Сергач мәдәният йортында булды. Ул 14.00 сәгатькә билгеләнгән булса да, халык күпкә алдан җыела башлады һәм билгеләнгән вакытка зал шыгрым тулы иде – яраткан газеталарының туган көненә төрле авыллардан укучыларыбыз күпләп килделәр. Арада яшьләре дә, олы яшьләрдәге алмайлар-агайлар да бар иде. Ерак араларны якын итеп килгән өчен барчасына да зур рәхмәт. Фойеда өстәлгә куелган “Туган як”ның юбилейлы номеры, газетаның логотибы төшерелгән матур календарьлар барысына да истәлекле бүләк булды. 
 
Бәйрәмебез газета, аның тарихы, редакция коллективы турындагы берничә минутлык фильмнан башланды. Аннары сәхнәгә Түбән Новгородның “Туган як моңнары” артистлары чыкты. Бу ансамбльне безнең татар авылларында яхшы беләләр, җитәкчеләре Дамир Фәйсханов та Камка егете булганлыктан, халык аларны кайнар алкышлар белән каршы алды. Берничә җыр яңгырагач, алып баручы Альбина Әндәрҗанова “Туган як”ның баш редакторы Олег Әндәрҗановка сүз бирде. Олег Хөсәинович барча халыкны, хөрмәтле кунакларны чын күңелдән бәйрәм белән котлады. “Туган як” турында бик күп сөйләргә һәм кыска гына әйтеп тә чикләнергә була. Мин соңгысын сайлыйм, ник дисәң, безнең бөтен эшебез сезнең күз алдыгызда. Без замана белән бергә атлар өчен бар тырышлыгыбызны куеп эшлибез. Күргәнегезчә, газетабыз төсле итеп чыга башлады, битләре артты, яңа елдан рус кушымтасын даими чыгара башларбыз. Ә бүген барчагызга да олы рәхмәтләремне белдерәсем килә, бу залда утыручыларга аеруча рәхмәт. Шулай ук газетаны гамәлгә куючы өлкә хөкүмәтенә зур рәхмәт. Һәм, әлбәттә, редакция коллективына иң җылы рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Без бер команда булып эшләгәнгә генә бүгенге нәтиҗәләргә ирештек”, - диде Олег әфәнде һәм юбилей уңаеннан лауреат исемен яулаучыларга дипломнар тапшырды.
 
Кави Нәҗми исемендәге публицистик премия лауреатлары исеменә “Онытылган геройлар” очерклары сериясе өчен Әббәс Назеров һәм төрле очерклар сериясе өчен Мансур Хакимов лаек булдылар. Һади Такташ исемендәге әдәби премия күп кенә шигырьләр, “Язмыш сынаулары” китабы авторы, каләмдәшебез Ришат Рамазановка тапшырылды. Күп санлы газета укучыларының фикере буенча, “Ел кешесе-2015” исеменә өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов лаек дип табылды. Аннары Олег Хөсәинович сәхнәгә “Туган як”ның беренче, хөрмәтле редакторы Рифат абый Ибраһимовны чакырды һәм редакция исеменнән аңа истәлекле бүләк тапшырды. 
 
Бәйрәмнең иң олы кунагы – өлкә хөкүмәтенең информацион технологияләр, элемтә һәм масса күләм информация чаралары министры Сергей Кучин иде. Ул үзенең чыгышында газетаның өлкә татарлары тормышында уйнаган зур ролен билгеләп үтте, редакция коллективының эшчәнлегенә югары бәя бирде. Шулай ук Сергей Валентинович өлкә хөкүмәтенең, шәхсән губернаторның котлау сүзләрен җиткерде һәм Валерий Шанцевның редакциягә исемләнгән Хөрмәт грамотасын тапшырды. Өлкә хөкүмәте грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына бер төркем редакция хезмәткәрләре дә лаек булды – газетаның беренче көненнән диярлек хезмәт итүче корректор-хәреф җыючы Гүзәл Гаязетдинова, җаваплы секретарь Наилә Жиһаншина һәм верстальщик- дизайнер Лилия Хәсәнова өлкә Законнар чыгару җыены исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, Олег Хөсәиновичка, аның урынбасары Ринат Сөннәтовка, реклама буенча менеджер Дина Хөсәиншинага, яшьләр бүлеге редакторы Румия Хамзинага һәм информация бүлеге редакторы Илнар Садековка Сергей Валентинович матбугат министрлыгының  Хөрмәт грамоталарын тапшырды. Ә редакциягә министр кыйммәтле бүләк бирде. Сергей Валентинович безнең коллегабыз икән – ул хезмәт юлын журналист буларак башлаган, аннары редактор булган һәм, ниһаять, министрга хәтле үскән. Ул үзе шигырьләр дә яза – бабай белән оныкның сөйләшүе турындагы шигырен бигрәк сәнгатьле итеп сөйләгәнен халык йотылып тыңлады. 
 
“Туган як моңнары” артистлары тагы да берничә номер белән халыкның күңелен күтәргәч, сәхнәгә Сергач, Кызыл Октябрь, Пильна һәм Спас районнары администрацияләре вәкилләре менде. Сергач шәһәре мэры Александр Лаптев, Кызыл Октябрь районы администрациясенең мәдәният комитеты җитәкчесе Максут Яруллин, Пильна районы администрациясенең хокукый идарәсе җитәкчесе Надирә Абдулганиева һәм Спас районы администрациясендә шул ук вазифаны башкаручы Елена Максимова редакция коллективы исеменә бик күп җылы сүзләр әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Редакциянең хисапчылары Диана Войтова һәм Валентина Брунова Сергач районы администрациясе исеменнән Хөрмәт грамоталары белән бүләкләнделәр, ә корреспондент Ришат Рамазанов белән йөртүчебез Рушан Мостафинга Кызыл Октябрь районы администрациясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук Рамил Салихҗанов, Әббәс Назеров, Мансур Хакимов та җылы сүзләр әйтеп, редакциягә бүләкләр тапшырдылар. 
 
Бүләкләүләрдән, рәхмәт сүзләреннән соң концерт дәвам итте. “Туган як моңнары” ансамбленең төп составы артистлары Дамир Фәйсханов, Марат Муллин һәм Алсу Латыпова матур чыгышлары белән сөендерделәр, яшь җырчы-биючеләрне дә тамашачы алкышларга күмде. Татарстан артисты Раниф Вахитов көчле, матур тавышы белән халыкны таң калдырды. Ахырда артистлар Олег Хөсәинович белән бергә газетага багышлап үзгәртелгән “Туган як” җырын башкардылар. 
 
Юбилей табынсыз булмый инде һәм безнең бәйрәм дә ресторанда табын артында дәвам итте. Биредә дә редакция коллективы һәм шәхсән баш редактор исеменә күп кенә котлау сүзләре әйтелде. Мәскәүдә яшәүче билгеле якташыбыз, шагыйрь, халыкара журналист, Россия һәм Татарстан язучылар Союзы әгъзасы Әхмәт Саттар, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, Пильна районы пенсия фонды җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев, Сечен районы вәкиле, Красный Остров авылы администрациясе башлыгы Максут Алимов, Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисов, ООО “Ачка” хуҗалыгы рәисе Харис Хакимов, “Континент” сәүдә үзәгенең генераль директоры Фаил Хамзин, төбәгебездә татар радиосын булдыручы Харис Камалетдинов, билгеле табиб Ринат Айсин, ПАО “Сергачские электросети” җитәкчесе урынбасары Ханнән Насибуллин, ОАО “Принт-Медиа” директоры Алексей Скворцов, Дзержинск татарлары автономиясе рәисе Мостафа Фатыхов, билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе президенты Максут Сәмиуллин, танылган спортчы, Россиянең атказанган тренеры Зәки Валемеев, “Молочное дело” сөт заводлары челтәренең чимал белән тәэмин итү директоры Надир Вахитов, газетаның якын дусты Илһам Жиһаншин ихластан котладылар һәм бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шулай ук кичә буе “Туган як моңнары” ансамбле һәм Раниф Вахитов җырлап, кунакларның күңелләрен күтәреп тордылар, җырлаттылар, биеттеләр. 
 
Менә шулай күңелле генә үтте “Туган як”ның юбилеена багышланган мәдәни чаралар. Без аларны оештырырга ярдәм иткән күп санлы спонсорларыбызга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, юбилей чаралары һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булучы дусларыбызның күплеген тагы бер тапкыр исбатлады. Рәхмәт, дуслар! Туй пинәсез булмый дигәндәй, бәлки, үпкәләүчеләр дә булгандыр, алар алдында гафу үтенәбез. 
Хөрмәтле күп санлы укучыларыбыз, сезгә дә “Туган як”ка тугры булып калганыгыз өчен зур рәхмәт, болганчык елларда зур авырлыклар белән бул-дырылган милли басмабызның абруен төшермичә, тиражын киметмичә, бердәм булып эшлик һәм яшик. 
 
.
Фото 1: Әлеге редактор Олег Әндәрҗанов беренче редактор Рифат Ибраһимов белән.
 
 
Фото 2: “Туган як” коллективы өлкә министры Сергей Кучин белән. 
 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 11.12.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»