|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2015 Җәмгыять
“Мин мондый эшләргә йөрәгенә йон үскәннәрнең күңелен кузгатып булмас микән дип тотынам”
28 ноябрь – шимбә көнне таң тишегеннән шагыйрь дустым Рөстәм Зәкуан шалтырата: “Ни эшләр бетереп ятасың, абзый?” – ди. Моннан өч ел ярым элек бакыйлыкка күчкән Туфан абый белән ничек сөйләшеп утырып булуны үзе дә бик яхшы аңлый иде Рөстәм.
26 ноябрьдә, аңа ияреп, яңадан Туфан абый нигезенә кайтып килдем. Монысында бер төркем иҗат кешеләре белән. Ә икенче көнне ул, мин сорагач, әдипнең “Утырып уйлар уйладым” дигән китабын биреп торган иде. “Югалта күрмә берүк!” – дип кисәтеп тә куйды. Чөнки китапны аңа Туфан абый үзе бүләк иткән булган, “Рөстәм туганга дус итеп изге теләкләр белән...” дип язып та куйган. Рөстәм үзе дә әдипнең китапларын еш кулга ала икән. “Туфан абый белән сөйләшеп-киңәшеп утыргандай булам”, – ди. Туфан абый белән булган очрашуларын, аның белән сәгатьләргә сузылган әңгәмә корганнарын сагына ул...
Кемнәр ул – “Казан кешеләре”?
Быел исә үзе эшләгән “Таттелеком” милли элемтә компаниясе һәм бер төркем иганәчеләр Туфан Миңнуллинның өч ел эчендә тузып, кеше карамаслык хәлгә килгән нигезен торгыздылар. Ул хакта моннан алда чыккан “Җанкисәккәй” дигән язмамда шактый гыйбрәтләр сөйләгән идем инде. Әмма олуг әдипнең туган нигезенә икенче гомер биргән миһербанлы затларның исемнәрен, нинди оешмадан икәннәрен язмаган идем. Хәер, язган идем, әмма бу изге эшкә алынган депутатыбыз Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин, кулъязмамны газетага биргәнче үк Рөстәм дус аркылы сораттырып алып, бөтен исемнәрне сызып ташлаган иде. “Мин бу эшне дан өчен эшләмим”, – дип кырт кискән. Андый сәер гадәте элек-электән бар иде аның. Кайберәүләр өч тиенлек эш эшләп, өч тәңкәлек сөйләп йөриләр. Ә ул: “Кемдер эшләргә тиеш бит инде”, – дип кенә куя. Анысы шулай да, әмма бу заманда шул “кемдер”ләрне табуы да кыен бит әле.
Лотфулла Шәфигуллин Туфан аганың туган сеңлесе Венера апам күршесе Хәмит белән
Юкса, акчалы кешеләребез, бай оешмаларны җитәкләгән депутатларыбыз да аз түгел. Мин үзем дә Л.Шәфигуллинның нәкъ менә тарих, милләт, шәхесләребез язмышы белән бәйле олы эшләргә алынуын һаман да аңлап бетерә алмыйм. Үзеннән сорасам, ул дәшми, йә: “Әй, ярар инде”, – дип кенә куя. Аның бу сәерлеген заманында Туфан абый да аңлап бетермәгән. 2010 елда Лотфулла Нурислам улы фикердәшләре белән бергә Иске Казандагы тарихи корылмаларны торгызган иде. Анда хәзер ел саен “Түгәрәк уен”, “Иске Казанда милли моңнар” һ.б. бик күп сәнгать бәйрәмнәре уза. Изге җиребез – Иске Казанга Туфан абый бармый каламы соң?
Лотфулла белән киткәннәр болар. Туфан абый борынгы шәһәрдә сокланып-гаҗәпләнеп йөргән дә: “Сәер кеше син, Лотфулла”, – дип әйтеп куйган ди. Ә Лотфулла һәрвакыттагыча дәшми калган. Моны миңа Рөстәм әйтте. Шефының сәерлегенә үзенә күрә бер аңлатмасы да бар аның. Күңеле ачылып китеп, бер мәртәбә Лотфулла: “Мин мондый эшләргә йөрәгенә йон үскәннәрнең күңелен кузгатып булмас микән дип тотынам”, – дигән. Заманында Тукаебыз: “Милләт халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси монафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ...” – дип язган иде. Андый арысланнар, сирәк булса да, бүген дә очрыйлар әле, шөкер.
Язмамның шактый өлешен Л.Шәфигуллинга багышлавым аңа дан җырлау, ярарга тырышу булып аңлашылмасын иде. Беренчедән, әгәр Туфан абый нигезендә җилләр генә сызгырып утырса, Олы Мәрәтхуҗага аяк басучы да калмас иде. Икенчедән, “Җанкисәккәй” дигән беренче язмамда әдипнең нигезен тергезүчеләрне “Казан кешеләре” дип кенә атаган идем. Мәкалә чыгуга, дус-ишләрдән, танышлардан, гомумән, “ВТ” укучыларыннан: “Нәрсә, Казан кешеләренең исемнәре юкмы әллә? Язарга ярамый идемени? Шуннан сер ясап кыланган буласың...” кебек сүзләр ишеттем. Өченчедән, Туфан ага нигезен торгызган егетләргә аның хатыны Нәҗибә апаның, кызы Әлфиянең, авыл халкының, тантанага кайткан әдипләребезнең олы рәхмәтен җиткерүне тиеш санадым. Бары тик шул гына. Лотфуллага әле Туфан абыйны белгән, хөрмәт иткән бөтен татар, бөтен төрки халыклар да рәхмәт укырлар дип уйлыйм.
Шунысы гаҗәп: Лотфулла Нурислам улы нинди генә изге эшкә алынса да, аның янына үзе кебек “сәер” фикердәшләр җыела... Туфан аганың нигезен тәртипкә китерү нияте тугач та, әдипнең күрше авылы Атабайда туган төзүче Мөдәрис Сәйфетдинов янган нигез йортын төзекләндерүгә үзе сорап алынган. “Таттелеком” компаниясенең Буа идарәсе җитәкчесе Петр Белов, Кама Тамагы элемтә бүлеге җитәкчесе Миңнур Нәбиуллин һәм аларның хезмәттәшләре әлеге проектта бик теләп катнашканнар һәм алдагы елда да төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә җыеналар. Миңнурны исә Туфан утарының “коменданты” итеп билгеләп куйганнар. Алар Туфан аганың күршесе Хәмит белән (шушы егет Туфан аганың шәхси әйберләрен читкә җибәрмичә саклап калган) бүген йорт-җиргә күз-колак булып торалар. Алдагы язмада искә алган, Туфан абыйның өченче буын сеңлесе Венера апа, 80 яшьлек Мөслимә апа, бәрәңге пешереп, чәй кайнатып, ай буе төзүчеләр янында мәш килгәннәр. Газиз Туфаннары кире нигезенә кайтты бит...
Туфан йортына хуҗа табылырмы?
Дөресен әйткәндә, Олы Мәрәтхуҗага икенче мәртәбә кайтуыбызның максатын баштарак бик үк аңлап бетермәгән идем. Р.Зәкуан да әллә ни әйтмәде: “Язучыларны, Туфан абыйның хатыны Нәҗибә апа белән кызы Әлфияне дә алып кайтабыз”, – дию белән генә чикләнде. Мөгаен, әдипнең икенче тормыш башлаган нигезен шагыйрь халкына күрсәтергә телидер дип уйладым.
Кунакларны каршы алу мизгелләре
Олы Мәрәтхуҗага әлеге кайтуыбыз исә Туфан абыйга 80 яшь тулуны туган нигездә бәйрәм итү тантанасына әйләнде. Авыл урамнарына җыр тарала, кунакларны гадәт буенча чәкчәкләр белән зурлап каршы алдылар. Әдипләр чыгыш ясый торды, халык кул чапты. Аннан соң Туфан аганың бүген инде авыл күркенә әйләнгән йортларын карап чыктылар. Кайткан саен үзе яшәгән һәм иҗат итәргә яраткан йорты музейга әверелгән. Янгын чыгу сәбәпле хәрабәгә әйләнгән нигезне дә яңадан торгыздылар. Бу йорт нәрсәгә хезмәт итәр, аларны карап торучы хуҗа табылырмы? Ишетүемчә, Камал театры артистлары да, биредә музей булдыру мәсьәләсен хәл итүне сорап, Президентыбызга хат юллаган булганнар. Җавап уңай булыр дип өметләнәбез. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанга рәхмәт, сәфәргә Туфан абыйны яхшы белгән, аның белән аралашып яшәгән каләм ияләрен дәшкән. Шуңа күрә әдип утарының алдагы язмышы хакында рәхәтләнеп, чишелеп китеп сөйләштек. Авылга район башкарма комитеты рәисе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина килү дә әйбәт булды әле, шагыйрь халкының фикер-тәкъдимнәрен, түкми-чәчми, район башлыгына җиткерергә вәгъдә бирде. Ә фикер-тәкъдимнәр күп булды. Вахит Имамов район хуҗаларына Мамадыш районына, Шәйхи Маннурның туган авылы Тулбайга барып кайтырга киңәш итте. Ул авыл да бетүгә хөкем ителгән булган. Әмма шагыйрь нигезе саклану авылны коткарып калган, хәзер матур гына яшәп яталар икән. Шәйхи Маннур үзенең музей-йортын үзе эшләтеп калдырган. Хәзер ул – музей-китапханә буларак, дәүләт карамагында. Һәр елның гыйнвар аенда, шаулатып-гөрләтеп, кышкы “Шигырь бәйрәме” уздыралар. Шәхесләребезнең туган нигезен саклау – бу заманда бигрәк тә тансыкка әйләнгән тәрбия чарасы да бит әле ул.
Ябулары җиңел, ачу гына...
Шагыйрь Зиннур Мансуров үзенең сүзен ерактан башлады. Әдәбиятыбыз тарихын мең еллар белән саныйбыз, күпме шәхесләребез бар, әмма, хәтта Колгалинең дә туган нигезен тәгаен генә белүче юк, фаразлар белән генә яшибез. Кая Колгали, Гариф Ахуновның, Рөстәм Миңгалимовның да авыллары бетеп, исемнәре хәтердән юыла бара. Гәүдәләре дә, әдәби мираслары да төрле җиргә чәчелгән. Башка халыклар шәхесләрне пантеонда җирлиләр, әдәбият музейлары булдыралар. Сибгат Хәким бервакыт: “Безнең берничә халыкка җитәрлек бай әдәби мирасыбыз бар, әмма без аның өстеннән таптап йөрибез”, – дигән булган. Бер уйлаганда, Зиннур күтәргән мәсьәләләр яңалык түгел. Әдәбият музее кирәклеген Дәүләт Советы утырышында Разил Вәлиев тә күтәреп чыккан иде. Әле күптән түгел пантеоннар булдыру, ягъни күренекле шәхесләребезне бер урында җирләү турында зур гына сөйләшү дә булган. Әмма без һаман да сөйләшүдән уза алмыйбыз. “Әдәбият – бөтен сәнгатьнең анасы. Еллар узган саен әдәби мирасыбыз югала бара, аны саклау өчен аерым бер дәүләт программасы булса иде”, – дип борчыла Зиннур Мансуров.
Мөхтәрәм кунаклар Туфан ага авылында
Безнең сөйләшкәннәрне үзе тыңлап торса, Туфан абый ни дияр иде икән? Хәер, гомере буе милләт кайгысы белән яшәгән әдибебез моннан чирек гасыр элек үк “Утырып уйлар уйладым” дигән китабында: “Арттан килгән буын үзеннән алда килгәннәрен сызып ташласа, ул җәмгыятьтә тәртип булмаячак. Без бүген шундый халәттә бугай...” – дип язган иде инде.
Әле Рафис Корбан да сөйләп торды: бүген Биектау районында Кече Салабаш авылында Солтан Габәши, Өбрә авылында Салих Сәйдәшев музейлары да эшләми икән. Ремонт ясыйбыз дип сүткәннәр дә һаман җыя алмый яталар икән. Рафис, гомумән, Казан артында “Алтын боҗра” туристлык маршруты булдырырга хыяллана, бу хакта югары даирәләргә дә җиткергән булган, тик өстән ың-шың ишетелми нигәдер. Ә бит бер Казан арты гына да күпме бөек шәхесләрне биргән, Татарстанга килгән кунакларны бер көн эчендә шул “Алтын боҗра” буйлап сәфәргә алып чыгып кереп булыр иде. Шушы “боҗра” булдырылса, бөекләребез рухын саклаучы авыллар шәбәеп, юллар төзекләнеп китәр иде.
Әлбәттә, бу – галәмәт зур, җаваплы эш. Моңа Лотфуллаларның гына көче җитми. Дәүләт казнасында акчага кытлык булса, бәлки, бу эшкә, Тукай әйтмешли, милләт арысланнарын күбрәк тартыргадыр. Мәсәлән, Казахстанның Уральск каласында яшәүче татар эшмәкәре Ришат Хәйруллин Тукай музеен карап тота, анда эшләүчеләргә хезмәт хакы түли. Әле музейны үз акчасына төзеткән дә. Казахстан кайда да, без кайда? Алар өчен Тукай кем дә, безнең өчен кем? Сүз уңаеннан әйтим әле: быел “сәер” Шәфигуллин күп сөйләшми, дөньяга шауламый гына Кырлайда Тукаебызның 130 еллыгына да күптән әзерлек башлаган. Монда кайткан саен, газиз Тукаебызны ач үлемнән коткарып калган Сәгъди абзыйның йортына кермичә калганым юк минем. Ләкин кергән саен авыр уйлар белән кайтам. Инде күпме еллар сүз барса да, кечкенә Тукайның эзләре сакланган әлеге нигез нигәдер һаман игътибарсыз читтә кала... Ә бит ераклардан килгән милләттәшләребез, туристлар иң беренче шушы изге җир белән кызыксыналар. Үзем шаһит: бервакыт чит илдән Тукай музеена килгән кунаклар, безгә Сәгъди абзый йортын күрсәтегез, дип теңкәгә тиделәр. Музей кызлары җайлап кына каршы килде. Олы кунакларга күрсәтерлек түгел иде шул әлеге йорт. Җимерек хәлгә килгән каралты-кураларны, чүп баскан ихата һәм су буйларын үз күзләре белән күргәч, “сәер полковник” Лотфулла түзмәгән, эшкә тотынган. Иң элек авыл зиратына ак мәрмәрдән Сәгъди абзыйның кабер ташын ясатып куйган, кереп, аның рухына дога кылырлык изге җиргә әйләндергәннәр. Сәгъди абзыйның бакча башында чишмәле кое эшләткәннәр. Ул чишмә Тукай заманында ук булган, бәләкәй Апуш һәм авыл халкы шуннан су эчкән. Тик еллар үтеп, караучысыз калган чишмәнең юлы ябылып, аны онытканнар иде. Лотфулла Нурислам улы чишмә юлын таптырып, буралы кое ясатып, аңа “Апуш коесы” дип исем дә кушканнар. Авыл халкы яңадан суга йөри башлаган.
Авыл Туфансыз була алмый
Әле тагын, Тукаебызның туган көненә биредә шагыйрьнең үлемсез әкият геройларын чагылдырган шәһәрчек булдырабыз, дип йөриләр икән. Гадәттәгечә, әлегә бу сер итеп саклана. Әмма ләкин Лотфулла егетләре тотынган әлеге эшләрнең тормышка ашасына шигем юк минем.
Музей урнашкан йорт
Без үзара “телисеңме, теләмисеңме – ә теләргә кирәк” дип сөйләшкәлибез. Туфан абый нигезе язмышы турында сүз чыккач та “теләүче” һәм “теләмәүче” ике төркем барлыкка килде. “Һәр авылда язучы музее нәрсәгә кирәк ул?” – дип тә җиффәрделәр. Бу хакта өздереп кенә үз сүземне әйтә алмыйм, әмма Олы Мәрәтхуҗага килсәк, авылны – Туфансыз, Туфанны авылсыз күз алдына китерә алмыйм мин. Бу җәһәттән олуг әдибебезнең “кыланмышлары” турында ниләр генә сөйләмиләр. Туфан абый яшьләргә гаять игътибарлы булган, өметле шагыйрьләрнең авылларына еш барган. Янәсе, яшь алмаш ниндирәк авылда яши, ата-анасы кем? Чуашстанга барып, Ркаил Зәйдулланы эзләп тапкан. Ркаил генә түгел, бөтен авыл халкы да тәмам аптырашта калып, бу чыннан да Туфан Миңнуллин үзе микән дип, тотып-тотып караганнар. Газинур Моратның туган ягы Кукмарага да барып чыккан Туфан абый. Зур Сәрдектә яшәп ятып, “Үзебез сайлаган язмыш” дигән пьесасын язган.
Разил Вәлиев әйтүенчә, Туфан абый язучыларыбыз туган бөтен авылларга барырга ният кылып, аерым бер маршрут та төзеп куйган булган. “Өлгерә алмый гына калды”, – дип уфтанды ул.
Заманалар буталып, авылларга бетү куркынычы яный башлагач, инде мин телгә алган Рөстәм Зәкуанов Азнакайдагы Илбәк авылын “үлем тырнагы”ннан алып калган иде. Тезләнгән җиреннән күтәрелеп, аякка нык басып, гөрләп яши башлады Илбәк. Бу хәлләрне ишетеп, Туфан абый да, Азнакайга килгән саен, журналист-персидәтелнең ниләр эшләгәне белән кызыксынып торган, сөенеп йөргән. Рөстәм әдип белән бергә төшкән бик күп фотоларын бүген кадерләп саклый.
Авылга шулкадәр мөкиббән киткән, алай гына да түгел, татар авылын саклап калу өчен җанын бирердәй итеп яшәгән тагын берәр әдип бар микән ул? Ай-һай... Марсель Галиев сөйләгәннәрне искә төшереп, моңсу гына елмаеп утырам әле. Туфан абый авылда бөтен эшне үзе эшләргә яраткан. Аның кечкенә генә бер тракторы да булган. Маркасын белмиләр, “пырт-пырт” дип йөрткәннәр. Беркөнне ике көпчәкле арба тагып, бидоннар төяп, чишмәгә суга киткән болар. Бер борылышта Марсель, Ркаил, Газинур бидоннар белән бергә арбадан коелып калганнар. “Безнең юклыкны чишмәгә барып җиткәч кенә күргән Туфан абый. Ул, гомумән, артына борылып карамый иде, артка чигенергә дә яратмый иде. Тракторның арткы тизлеге дә юк иде бугай. Аннан соң, техника аңа бик ят нәрсә кебек иде, тракторга утыру килешми дә килешми иде инде, ну, җигүле атта йөрергә яратты”, – дип сөйләде Марсель. Бер елны Азнакайдан Казанга ат белән кайтканнар болар. Машина заманы бит әле! Юбилей уңаеннан Азнакайда якташлары Нәҗибә апага ат бүләк иткән булганнар. Аны Казанга ничек алып кайтырга? Туфан абый: “Әйдә, ат җигеп кайтабыз”, – дигән. Арбасын да тапканнар. Бу – бернинди кылтаю да, мөгез чыгарып халыкны шаккатыру да түгел, ә чынбарлык.
Монда бар да Туфан аганы хәтерләтә (музейның эчке күренеше)
Туфан абый: “Казанга машинада кайтсак, юл өстендәге татар авылларын “выжт” итеп узып китәчәкбез, әйдәгез, халык белән очрашып кайтыйк әле”, – дигән. Шулай итеп һәр авылга кергәннәр, очрашулар оештырганнар, болыннарга төшеп, атка печән чапканнар. Бөтен барлыгы белән авыл кешесе, милләт баласы иде Туфан абый. Аны авылдан аерсак, рухы беркайчан да тынычлык тапмас кебек. Безнең бөтен әдипләребез диярлек авыл җиреннән. Авылларда аларның нигезләре яшәсен, музейлары булдырылсын. Һич югы, мәктәпнең берәр бүлмәсендә сыеныр урын табылсын иде. Минем әле тагын бер хыялым бар: Туфан Миңнуллин, кабатланмас образ булып, Камал театры сәхнәсенә дә менсен иде. Тәкъдимемне Олы Мәрәтхуҗага кайткан әдипләребезгә дә әйттем. Алар арасында драматурглар Мансур Гыйлаҗев, Рәдиф Сәгъди, Ркаил Зәйдулла да бар иде. Дәшмәделәр. Димәк, ризалар. Ә пьесага сюжет өчен Олы Мәрәтхуҗаның үзендә дә күпме гыйбрәтләр табып булыр иде. Авылда Туфан абыйның туганнары, сабакташлары, аны якыннан белгән кешеләр исән әлегә. Әдипнең без белмәгән-күрмәгән әллә нинди сыйфатлары халык күңелендә яши. Татар театр сәнгатенең тулы бер чорын тудырган бөек әдип үзе дә сәхнәгә менәргә хаклы, минемчә.
“Бездә генә мондый ай”
Инде язмама нокта куяр алдыннан, янә Туфан аганың “Утырып уйлар уйладым” исемле китабына күз салдым. “Ай кемнеке?” дигән бер язмасында мондый юллар бар: “Их, авылга кайтсаң иде хәзер! Безнең авылның ае ничек икән? Ямансу түгел микән үзенә? Безнең авылның ае кебек ай бер җирдә дә юк. Идел тавы өстеннән килеп чыга, тау башына утырып ял итеп ала, бизәнә, ясана да, көлеп-елмаеп, күккә күтәрелә. Мин, тиле, үзебезнең авыл аен Мәскәү күгеннән эзләп маташам. Ул бит минем шикелле ахмак түгел шәһәргә килеп буталып йөрергә. Үз кадерен үзе белә ул безнең авыл ае...” Бүтән бер сүз дә өстәмим, күңелем болай да тулды.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|