поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.06.2009 Җәмгыять

ГӘҮҺӘРШАД

Тарихи бәян. (Өзек)

 

Гәүһәршад көзгесен яман ачу белән идәнгә бәрде. Тик барыбер үз сүрәтеннән арына алмады. Киресенчә, алар фәкать ишәйде генә. Дистәләгән көзге кыйпылчыкларының барысында да аның йөз чалымнары чагылып калган иде. Бикәнең зәһәре китте, үте-бәгыре кайнау кыяфәтенә үк бәреп чыкты. Үзен-үзе белешмичә көзге кисәкләрен аяклары белән изгәләргә кереште. Тузынды-тузынды да хәле китеп, кәнәфигә барып ауды. Аннан соң куркуыннан ишек чаршавы артына кереп поскан хадимә туташка:

 

– Нәрсә аңгыраеп торасың, тизрәк җыештырып ал бу чүпләрне, – дип кычкырды, – әйт анда, бүлмәдәге барча көзгеләрне дә кубарып ташласыннар!

 

Бикәнең көзге яратуы бөтен сарайга мәгълүм иде. Кайдан гына кайтартмады ул аларны? Бу исемлектә дистәләгән ил, дистәләгән кала: Кытай, Рум, Мәскәү, Мисыр, Таһран, Париж... Аеруча Кытай көзгеләрен үз итә иде. Күз аллары күк төтен булганчы үз-үзенә сокланып, хозурланып утырыр иде.

 

Чибәр иде Гәүһәршад. Йомырканың җөен табарсың, әмма дә ләкин яшь бикәнең кимчелеген таба алмассың. Шулай дип сөйлиләр иде сарайда. Йөзе мәмрәп пешкән алма кебек, бит очларына гүя чия тәлгәше орынып алган, алланып-алсуланып тора. Мондый ымсындыргыч сусыл иреннәр, томанлы ардан  күзләр берәүдә дә юк. Йомры иягеннән сыйпап алу өчен генә дә гомереңне бирерсең.

 

Хәер, бу матурлык кайбер кадими адәмнәрнең саруын да кайната иде. Мөселманнар арасында табак битле, юантык гәүдәле симез кыз-хатыннар күркәм санала. Ә бикәнең матурлыгы юләр матурлык – кара чәч, яшел күз. Нәкъ кыргый мәче инде...

 

Гәүһәршадның үзенә бу ошый иде. Чөнки ул – бердәнбер. Кияүнең дә яшьрәген, затлысын, ышанычлысын сайлады. Булат бәк иң мәртәбәле карачылардан санала. Ул аның өстеннән өйләнмәскә вәгъдә бирде. Дөресрәге, Гәүһәршад аңа шундый шарт куйды. Хан түгел түгелен, шулай да аннан да кулаерак егет солтанын, бар, эзләп кара, табарсыңмы? Ханнар да сүз куша иде, билгеле, тик Гәүһәршадның көндәшле гаиләгә төшәсе килмәде.

 

Әлегә барысы да көйле иде, әбе дә урынында, җәбе дә урынында. Булат бәк антын бозмады, акканда су, искәндә җил булды.

 

Ни кызганыч, хәзер бу хакта «иде», «булды» дип сөйләргә туры килә. Чөнки шымчысы яман хәбәр китерде. Имеш, Булат бәк төннәрен хадимә кыз катында үткәрә.

 

Гәүһәршад кызулыгы белән шымчысының яңагына чәпелдәтеп, изүеннән эләктереп алды. Тегесе карышмады, чәбәләнмәде, түзде, чөнки бикәнең тузынуы бер бүген генә түгел.

 

– Булат бәк турында мондый пычрак гайбәт таратырга ничек җөрьәт итәсең, кара йөрәк!

 

Бераз тынычлангач, Гәүһәршад мичкәдән ишетелгәндәй ниндидер ят, карлыккан тавыш белән сорап куйды:

 

– Хакмы?

 

– Хак, – диде шымчы.

 

– Коръән тотып ант итә аласыңмы?

 

– Бикәм, кимсетмә хезмәтчеңне...

 

– Ярар, ярар, беләм, син иң ышанычлы шымчым, – диде Гәүһәршад, – җан көйдергеч хәбәр бит бу, аңлыйсыңмы?

 

– Нишлим соң, вазифам шундый бит, бикәм.

 

Шымчы чыгып киткәч, бикә көзге каршына килеп басты. Үзен зәһәрле каенана рәхимсезлеге белән энә күзеннән үткәргәндәй үткәрде. Йөзендәге һәр үзгәрешне тәфсилләп тикшерде. Кай арада оялап өлгергән соң әле бу олыгаю галәмәтләре, нишләп моңа кадәр игътибар итмәде икән ул аларга? Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге ди. Хак икән. Карасана битенә, кабартма кебек кабарган лабаса. Икенче ияге дә шәйләнә түгелме? Җә, аллам, каш арасындагы бу буразна кайчан пәйда булган соң әле? Ире менә ни өчен читләргә күз ата икән. Моңа кичекмәстән чик куяр ул! Очынмасын әле. Теге себеркесенең авызын чиштерер, барысын да түкми-чәчми сөйләттерер. Берәмтекләп чәчен йолкыр ул әнчекнең. Ә аннан? Ә аннан нишләргә белер.

 

Гәүһәршад йомышчысын чакыртып алды.

 

– Ни боерасың, бикә?

 

– Минем янга Булат бәкнең яшь кәнизәген алып кил, – диде Гәүһәршад, тынычлыгын җуймаска тырышып. Әмма булдыра алмады. – Нәрсә карачкы булып каттың, тизрәк дим мин сиңа, – дип кычкырды.

 

Йомышчы артыннан ишек ябылгач, Гәүһәршад тәрәзә каршына килеп басты. Чалт аяз көн иде. Тирә-як ап-ак юрганга төренгән. Ак төс аның яраткан төсе иде. Ак төс – шат төс. Күңелләрне күтәрә торган төс. Ак төс илаһи нур сыман күңел төеннәрен чишеп җибәрә, ләззәт өсти, җиңеллек бирә. Гәүһәршадның йөрәк әрнүе дә басылгандай булды, каны суынды. Болай каударлану хан кызын бизәми, акыл алдан йөрергә тиеш, дип хәл итте. Җебеп төшәргә ярамый, тышаусыз тай түгел лә ул. Буласы булган, узган болытны әле берәүнең дә куып тота алган юк.

 

Үзе гаепле. Артык ышануы белән гаепле. Әһле вафа  юк ул җиһанда. Юк! Пәйман  бар, вафа юк. Ул исә гафләт йокысы белән йоклап йөргән. Ачык авыз!

 

Гәүһәршад яралы бөркет хәлендә иде. Кирәк икән, кыядан түбәнгә атылачак, тик дошманына, кимсетүчесенә баш бирмәячәк. Шуның белән бергә, һәр эшнең үз җае бар.

 

– Чәй табыны әзерлә, – диде ул хадимәсенә, – йомышчыны туктатыгыз, кирәкми, чакырмасын, көзгеләргә дә тимәсеннәр.

 

Гәүһәршад ялгызы гына табын янында бик озак утырды.

 

Чынаягына кагылмады да диярлек, ара-тирә, онытканда бер генә, иреннәренә тигезеп куйгалады. Башы тулы уй иде. Ул уйлар калфагына да сыймый башлады бугай инде. Ниһаять, тәгаен бер нәтиҗәгә килде, ахры, иң якын күргән астөшермәсен дәштерде.

 

– Хәдичә, син бик дөрес юраучы күрәзәче бар дигән идең, җыен, шунда киттек, – диде.

 

– Сәеррәк ул, ошатырсың микән? – дип, хуҗабикәсен әлеге уеннан кире кайтарырга чамалап карады астөшермә, – тышта буран да кузгалып тора...

 

Гәүһәршадны чигендереп була димени, бер генә сүз әйтте:

 

– Сатулашма!

 

Бикә ат җиктермәде, өстенә дә астөшермәсенең иске киемнәрен киде. Кешеләргә сиздермичә генә аулак ишектән урамга чыктылар. Ә анда буран бар көченә котырына иде инде. Бу табигатьне дә аңламассың, керәле дә чыгалыга әйләнеп бара. Әле иртән генә күктә кояш елмая иде, хәзер карлы зилзилә дуамаллана. Җилбикә тәмам чыгырыннан чыккан, үзен чын хуҗа итеп тоя, әле бездәй очлы кар бөртекләрен биткә китереп кадый, әле итәк астына кереп тәнне куыра, әле өермәсе белән юлыңны бүлә, аяк атларга ирек бирми. Өй ышыкларында гына бераз хәлрәк. Урам бушап калган. Берән-сәрән генә ниндидер имгәкле адәмнәр очраштыргалый. Күрәсең, аларның да якаларыннан бикәнеке шикелле бер-бер чарасызлык эләктереп алган иде.

 

– Еракмы әле? – дип, Гәүһәршад астөшермәсенең йөзенә салкын тынын өрде.

 

– Бар әле, – диде Хәдичә шәрехләмичә генә. Чөнки авызны ачар хәл юк, тамакка җил утыра.

 

Кирмән тавын төшеп, Ярминкә мәйданын үтүгә, бистә башлана. Монда төрледән-төрле һөнәрчелек белән шөгыльләнүче вак эшкуарлар яши. Шуңа күрә йорт-кураларының да күбесе юктан бар итеп күтәрелгән корылмалардан гына гыйбарәт.

 

Астөшермә хатын алачык кадәрле генә бер хәрабә өй янында тукталып калды.

 

– Аллага шөкер, килеп җиттек, – диде ул бикәгә, – алдан үзем кереп күрешеп чыгыйм, дөнья хәлен белеп булмый...

 

– Минем кем икәнне сиздерәсе булма, – дип кисәтте аны Гәүһәршад, – керүен дә икәү бергә керәбез.

 

– Алайса, аллага тапшырдык.

 

Ишекне ачуга, алардан алда өйгә ыҗгырып салкын һава ургылды, берара бүлмә эче буланып торды.

 

– Ару бәндә этен дә чыгармастай көндә кемнәр йөри анда? – дигән көр тавыш ишетелде.

 

– Без йомышчылар, Фагыйлә абыстай, үтенеч белән килгән идек, онытмаган булсаң, Хәдичә мин...

 

– Йөзләгән кеше арасыннан каян мин синең исемеңне хәтеремдә тотыйм, – дип бүлде аны күрәзәче.

 

– Менә бу юл ялы... – дип, астөшермә төенчеген сәкегә китереп куйды.

 

– Ничек киләсе иттегез, бәгъзе надан адәмнәр сихерче дип минем данымны сата бит, – диде йорт хуҗасы. Ул үзе күренми, тавышы гына ишетелә.

 

– Кирәк тирәкне ега, – диде Хәдичә түземсезләнеп, – бүрәнә аша бүре кумыйк әле, Фагыйлә абыстай, безнең вакыт ягы чамалырак иде бит.

 

– Бәнем белән хан боерчысы сыман борын чөеп сөйләшмә, гадәмеңә хәсәнат , – диде күрәзәче төксе генә.

 

Гәүһәршад хезмәтчесенә карап куйды янәсе, сәвәтлерәк  тот үзеңне.

 

– Бик урынлы кисәтү ясадың, кәбәм, иярченеңә сәвәт җитеп бетми, – диде күрәзәче.

 

Гәүһәршад өнсез калды.

 

Күрәзәче исә аның күңелендәгесен әйтте дә бирде! Бик хикмәтле күренә бит әле, тыңлап карыйк, тагын ни-нәрсә белән шаккаттырыр икән.

 

Ниһаять, күрәзәче үзе дә пәйда булды. Һәм Гәүһәршад янә бер гаҗәпкә калды. Ул ике тамчы су кебек балачактагы тәрбиячесе Харрә тәтәгә охшаган иде: шундый ук базык гәүдәле, эре сөякле, тәкәббер йөзле. Киң итләч ияге тәртә башы сыман тырпаеп тора. Тумпак борыны, шешенке күз кабаклары – барысы да туры килә иде.

 

Ни хикмәт, ул аны ниндидер эчке сиземләү белән нәкъ шушы кыяфәттә күз алдына китергән иде. Һәм мондый күзаллау тәүгесе генә түгел. Анасы Нурсолтанның сурәтен дә башта күңелендә тәгаенләде. Ә алар исә аңа җиде яшь тулгач кына очраштылар.

 

– Синең колак артыңда миң бармы? – дип сорады ул аннан.

 

– Болай дорфа булырга ярамый, – диде анасы бу төпченүне ошатмыйча.

 

– Минем беләсем килә, – дип отыры киреләнде кызчык.

 

– Бар инде, бар, – диде Нурсолтан, – менә, авырттырмый гына сыйпап кара.

 

– Мин синең миңеңне төшемдә күрдем...

 

Күрәзәче кычкырып Әлхәм сүрәсен укып чыкты да:

 

– Инде йомышыгызны сөйләгез, – диде.

 

Астөшермә хатын урамга чыгып китте, хуҗабикәсенең җан серен белү аңа лязим түгел.

 

Күрәзәче дөм сукыр иде. Тоташтан табышмак бу аздакы күвәндәсе , дип уйлап куйды Гәүһәршад.

 

– Ни йомыш? – дип ашыктырды карчык.

 

Гәүһәршад кыенсына-кыенсына гына монда килүенең сәбәбен аңлатып бирде.

 

– Кара буранда абына-сөртенә шуның өчен килдеңме? – дип, карчык күрмәс күзләрен бикә ягына борды. Соравына үзе үк җавабын да бирде.

 

– Ир-ат атанның  атаны инде ул, кәбәм, көн таң атса, кыз-катын шул сөаль белән мөрәҗәгать итә.

 

Гәүһәршадның күрәзәче белән ир-ат турында тел кашырга бөртек тә теләге юк иде.

 

– Бу сафсатаңны башкаларга калдыр, абыстай, иремне ничек бүтән туташларга күзе төшмәслек итәргә, шуны өйрәт син миңа, – диде.

 

Өйдә авыр тынлык урнашты. Күрәзәченең итәгендә карангалап утырган зур кара мәченең мырылдавы бу тынлыкка ниндидер сихерле шом өсти иде.

 

– Һәр пәринең җене бар, бикәбез шуны да белми икән бит, пескәй, – диде күрәзәче мәчесенә мөрәҗәгать иткән атлы булып, – дорфалыкны каһәр итеп тә кайтара алабыз ич без синең белән, әйеме...

 

Күрәзәче кулларын алга сузды. Гәүһәршад үзеннән-үзе шул кулларга тартылды, алмаш-тилмәш үбеп чыкты.

 

– Бән сиңа сөйдерү бөтиләре өшкереп бирермен, кәбәм, аларны куллану серләренә дә өйрәтермен, – диде карчык тасма телләнеп, – иреңә дога көче иңдерелгән сулар эчерерсең, күзеңә генә карап торыр...

 

– Рәхмәт, абыстай...

 

– Шунысын да белеп тор, кәбәм, – дип юмалавын дәвам итте күрәзәче, – бу чараларның көче вакытлы гына. Ник дисәң, кыз-хатынның гыйффәти гомере күбәләк гомере кадәр генә. Син шул хафалы чиккә килеп терәлгәнсең...

 

– Минем яшемдә эшең булмасын, – дип, Гәүһәршад корт чаккандай ду кубып урыныннан торды да, ишеккә килеп орынды. Әмма ача алмады. Әллә тышкы яктан терәп куйганнар, әллә бозланып каткан, әллә...

 

– Бу йортның керер ишекләре киң булса да, чыгар ишекләре бик тар шул, кәбәм, – диде күрәзәче тыныч кына, – кабаланма, сиңа әйтер сүзем бар. Колагыңа киртләп куй: бән гүр иясе булганнан соңында барча вазифаларым да сиңарга күчәчәк. Көт, тәнәкә, ул көнгә дә ерак калмады.

 

Ишек кисәк кенә ачылып китте. Ниндидер көч Гәүһәршадны урамга суырып алды. Ә анда әле һаман буран котырына иде.


Марат ӘМИРХАНОВ
Казан утлары
№ 6 | июнь 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»