|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2015 Мәгариф
“Эш кушмагыз минем балага!”Укучыларга көз көне бәрәңге чүпләткән өчен Кукмара районының Ядегәр мәктәбе директорыннан 10 мең сум штраф түләткәннәр. Ул укучыларның хокукына бәйле кагыйдәләрне бозган. Интернет челтәрендә таралган әлеге мәгълүмат шау-шу уятты. Хәзер мәктәптә укучыларга бернинди эш тә кушарга ярамыймыни?! Моның нәтиҗәсе хәерле булырмы соң? Бу имеш-мимешләр дөреслеккә туры киләме? Мәсьәләне ачыклау өчен, әлеге мәктәп җитәкчелеге белән элемтәгә кердек. Хикмәт гаеп эзләүдә түгел, мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясенең ни дәрәҗәдә булуын ачыклауда иде.
– Дөреслеккә туры килмәгән әлеге мәгълүмат мәктәбебезне дә, районны да бизәми, әлбәттә. Балаларның колхоз басуында эшләгәне юк. Бары берничә көн мәктәпкә дигән бәрәңгене генә чүпләделәр. Монда ашханәдә кыш буе ашарга дип әзерләнгән ризык турында сүз бара. Укучылар бушлай туклана бит, – ди Ядегәр мәктәбе директоры Илфат Әхмәдуллин. – Яңа “Мәгариф турында”гы закон балаларны хезмәт тәрбиясеннән читләштерә. Элек без үскәндә мәктәптә ярдәмче хуҗалык бар, анда җәнлекләр асрала иде. Хәзер ул бетерелде. Тәҗрибә мәйданчыгында яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. Укучылар аерым дәресләрдә, җәйге каникул чорында ярдәм итә. Бәрәңге дигәннән, үзебезең мәктәп еллары искә төште. Яңа уку елы башлану белән укучылар колхозга бәрәңге алышырга чыга иде. Кайчак эш хәтта кар төшкәнчегә кадәр сузыла. Колхоз бригадиры һәр кешегә фәлән кадәр җир бүлеп бирә. Бәрәңге казучы трактор артыннан өлгерергә кирәк.
Һәр буразнаны күршеңнән калышмыйча чүпләргә тырышасың. Төшке аш вакытында учакта бәрәңге пешә. Күмерле булса да, ул әллә нинди тансык ризык кебек тоела. Иң күңеллесе – кем ничә капчык бәрәңге чүпләгәнне санау. Шуңа карап, ай ахырында хезмәт хакы түләнә. Бу акча хәтта кием-салым алырга да җитә иде. Мондый эшнең бер гөнаһы да юк иде ул вакытта. Әти-әниләрнең берсе дә мәктәпкә шикаять белдермәде. Ярдәм иткән өчен күмәк хуҗалык мәктәпкә итен, бәрәңгесен бирә. Дөрес, моннан 20 ел элек булган хәлләр бу. Хәзер исә мәктәптә эш эшләтүнең дә тәртибе үзгәргән булып чыкты.
Ипи кайда үсә?
Чыннан да, бүген авылда балаларны эшкә җәлеп итү бер проблемага әйләнде. Моның сәбәбе ялкаулык кына түгел. Ә менә авыл хуҗалыгы оешмалары өчен моның кыенлыгы бармы? Апас районының “Свияга” авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов белдергәнчә, балаларны өмәләргә чыгара башласаң, прокуратура хезмәткәрләре кайчан килеп җитәр икән дип көтеп торасың. “Балалар кечкенәдән үк ипинең агачта үсмәгәнен, бәрәңгенең кайда игелгәнен белеп торырга тиеш. Мәктәпләр үзләренә туклану өчен бәрәңге, кишерне генә үстерә ала. Без укыганда хезмәт дәресләрендә сыерчык оялары ясый, мунчала үрә идек. Шулай итеп, хезмәткә өйрәндек. Ә хәзер бу эшләр балалар өчен ят. Алар компьютер яныннан китә алмый. Әгәр авыл балалары колхозга бәрәңге алу эшләрендә булыша икән, тырышканнары бушка китми бит. Ул акчага мәктәпкә кирәк-яраклар алырга мөмкин”, – ди ул.
Аның фикерен хуплаучылар аз түгел. “Мәгариф турында”гы законга каршы мин. Балаларда җиргә карата мәхәббәт тәрбияләргә кем өйрәтергә тиеш? Алайса, алар ашаган икмәкнең кадерен белми үсәчәк бит. Бездәге балалар, үзебез үстергән бәрәңгене ашыйбыз, дип сөенә, – ди Мамадыш районы башлыгының беренче урынбасары Ришат Сәмигуллин. – Колхозларга чыгып булышу булмаса да, районда һәр мәктәпнең тәҗрибә мәйданчыгы, җире бар. Анда бәрәңге, чөгендер, кишер һәм башкасы утыртыла. 15 мәктәптә сугару мәйданчыклары булдырылган. Шәһәрдәге мәктәпләрнең дә үз җирләре бар. Иң яхшы укучыларга премия бирелә. Мәктәп директоры булып эшләгән чакта моңа укучыларның ничек сөенгәнен яхшы беләм. Кайчак әти-әниләр арасында, балаларны эшләтәсез, дип дәгъва белдерүчеләр дә очрый. Алар белән аңлату эшләре алып барабыз. Бер кешенең дә эшләп үлгәне юк”.
Башка яулык кирәк
Балалар гына түгел, өлкәннәр дә үзгәргән икән. Бүген кайбер әти-әниләр балаларын аксөяккә саный башлады. Мәктәптә бала тузан сөрткән, идән юган очракта гауга күтәрә башлыйлар. Шул ук вакытта хезмәткә зур игътибар биргәннәре дә бар. Шәһәр мәктәпләрендә хәлләр ничек икән соң?
– Быел 5 нче сыйныфта укучы кызым Дилә гимназия ашханәсендә кизү тора башлады. Алар өстәл сөртә, ипи кисә, кечкенәләргә ризык өләшә, вак-төяк эшләрдә булыша. Беренче эш итеп, башына яулык сораган ул. Әмма бирүче булмагач, чәчем белән өстәл себерә алмыйм бит инде, дип әйткән. Кызыбыз ашханәдә эшләвеннән бик канәгать калды. Сыйныфта балалар гөлләргә су сибә, идән юалар. Әти-әниләрнең берсе дә каршы түгел. Кулларына чиләк ябышып калмый бит. Гимназиядә хезмәт тәрбиясе җитә, – ди ике кыз үстерүче Гөлгенә Шиһапова.
Шул ук вакытта табибә булып эшләүче Гөлнара Вәлиуллина кызын мәктәптә эшләтүгә бөтенләй каршы. “Кызым – минем принцессам ул. Хезмәткә мин аны өйдә дә өйрәтә алам. Ә мәктәпкә ул бары белем алу өчен генә бара. Без болай да хезмәт хакыбыздан дәүләткә салым түлибез, әнә шул акчага җыештыручы ялласыннар. Әгәр балаларны эшләтергә җыеналар икән, аларга акча түләсеннәр”, – ди Гөлнара.
Бүген шәһәр генә түгел, авылдагы әти-әниләрнең дә балаларын мәктәптә тир түктерәсе килми. Редакциябезгә авылдагы әти-әниләрдән дә, безнең балаларыбызны атнасына 2-3 мәртәбә сыйныф идәннәрен юарга мәҗбүр итәләр, дигән хатлар килгәләде. “Чыннан да, 7-11 нче сыйныф укучылары атнага бер мәртәбә сыйныф идәннәрен юа. Әгәр бүлмә пычрак икән, чәршәмбе көнне дә җыештыралар. Бу хезмәт тәрбиясенә өйрәтү булып тора. Үзең укыган сыйныф бүлмәсендәге тактаны сөртеп, гөлләргә су сибеп, идәнен юып алудан укучыларга зыян килә дип уйламыйм. Мәктәптә җыештыручылар бар”, – дип хатка ачыклык керткән иде мәктәп директоры Илдар Хөсәенов.
Тагын прокуратура килеп җитәчәк...
Әлки, Әтнә районнарына командировкага чыккач, хезмәт тәрбиясенең яхшы куелуын күрергә туры килде. Әйтик, Әтнәдә һәр мәктәптә теплица бар. Оешмаларга ишегалларын бизәү өчен чәчәк, гөлләр утыртып та саталар. Үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән авыл халкын тәэмин итәләр. Бәрәзә мәктәбенә, мәсәлән, пешкән чөгендергә, ә Бәрәскәдә кыярга Сабантуй алдыннан ук заказ биреп куялар. Бәрәскә мәктәбе директоры Аида Фатыйхова белдергәнчә, укучылар да җәйге каникулга яңа өлгергән яшелчәләрдән авыз итеп китә. Бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш ашханәдә ел буе тукланырга җитә. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе мәктәпкә сөтне бушлай, итне килосын, базар бәясе белән чагыштырганда, берничә мәртәбә арзан хакка бирә икән. Укучылар исә колхозга вак-төяк эшләрдә булыша. Әлки районында да хезмәт белән шөгыльләнмәгән бер генә мәктәп тә юк. Мәктәп яны хуҗалыгында мөгезле эре терлек, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар. Гектарлаган җирдә яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Дөрес, монда укучылар хезмәтеннән генә файдаланмыйлар, үз эшчеләре дә бар.
Кайбер районнарда хезмәт тәрбиясенә игътибар бирсәләр дә, бу хакта матбугатка чыгаруны теләмиләр. “Язсагыз, тагын прокуратура тикшерә башлаячак”, – дип, мәгълүмат бирүдән баш тарталар. Болай бит күңелләре тыныч. Менә шулай, эшкә өйрәтүләрен әйтергә куркалар. Югыйсә бу мәсьәләдә үзләрен үрнәк итеп китерергә була.
Закон ни ди?
– Мәктәпләрнең күбесе балаларның хезмәтен сыйныфта кизү тору өчен һәм җәй көне хезмәт практикасы вакытында киң куллана. Баланы хезмәткә җәлеп итү өчен укучының һәм әти-әнисенең ризалыгы кирәк. Әлеге рөхсәт гариза, килешү буларак билгеләнә. Эш төрләре мәктәп советы, педагоглар коллективы, укучылар, әти-әниләр белән бергәләшеп сөйләшү нигезендә аныклана. Әгәр мәктәп уставында бу мәсьәләләр каралган икән, моны укучылар, әти-әниләр белеп торырга тиеш. Хезмәт тәрбиясе – совет заманыннан калган сүз түгел, ә тәрбия бирүдә әһәмиятле алым ул, – дип аңлатма бирделәр республика Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү департаментында. Ә Ядегәр мәктәбендә хезмәткә җәлеп итү мәсьәләсе белем бирү учреждениесе җитәкчелеге тарафыннан Россия Федерациясе законы буенча рәсмиләштерелмәгән булып чыкты. Мондый хәлләр сирәк очрый икән.
Моннан чыгып, бүген мәктәпләр бары укыту белән генә шөгыльләнә дигән нәтиҗә ясарга була. БДИ заманы бит! Ә хезмәт тәрбиясе тулысынча гаиләләргә йөкләнә. Бүген бит балалар да эшкә атлыгып тормый. Эш бит ул компьютер янында утыру түгел. Эшләмәс өчен мең сәбәбен табалар. Баланы ничек эшкә өйрәтергә? Бу сорауга Казан (Идел буе) федераль университетының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов җавап бирә.
– Балаларның гаилә тормышындагы хезмәттә мөмкин кадәр иртәрәк катнаша башлавы мөһим. Балага уенчыклары өчен, уйный торган урында чисталык һәм тәртип өчен җаваплы булуын әйтергә кирәк. Әйтик, уенчыклар теләсә кайда аунап ятмасын, су түгелмәсен, тузанлы булмасын дип. Билгеле, җыештыруның кайбер алымнарын аңа күрсәтергә дә мөмкин. Ләкин ул үзе белеп эшләсә, чүпрәкне әнисеннән үзе сорап алса, аңа санитар таләпләр куйса, чистарак чүпрәк таләп итсә һ.б. яхшырак булачак. Шулай ук ватылган уенчыкларны төзәтү дә баланың үзенә тапшырылса әйбәт.
Үсә барган саен балага йөкләнгән эшләр катлаулана, ул уеннан аерылырга тиеш. Әлбәттә, балага кирәгеннән артык күп эш йөкләргә дә ярамый. Гаиләдә дөрес хезмәт тәрбиясе алган бала уңышка ирешәчәк. Ә инде бернинди дә хезмәт тәрбиясе алмаган балалар төрле кыенлыкларга очрый. Ата-аналар балада күңелсез эшләрне дә түземлелек белән һәм сукранмыйча үтәү сәләтен тәрбияләргә тиеш. Бала үсә барган саен, иң күңелсез эш тә, әгәр дә ул эшнең кыйммәте балага аңлашылса, аңарда шатлык тудырыр.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|