|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2015 Җәмгыять
Казанда яшәүче ханым 46 яшьтә әни булганКазанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре узган атнада 471 бала туу очрагын теркәгән. Дөньяга яңа аваз салган сабыйларның 221е – малай, 250се – кыз бала. Чагыштырырга яратучылар өчен: шәһәрнең узган атнадагы иң яшь әнисенә – 17, иң олы яшьтәгесенә – 46 яшь; туган вакытта иң җиңел бала 750 граммлы, ә иң авыры, сөбханалла, 4730 граммлы булган! Казанлылар балаларына – Самира, Алиса, Матвей, Ранель, Арслан, Камилла, Арина, Полина исемнәрен ешрак кушкан. Сирәк исемнәр – Алексия, Ефим, Ландыш, Ролан, Галиябану, Варвара, Шакира, Лаура, Дәүләт, Даниэла.
Казанда 181 пар өйләнешкән: иң яшь кияү белән кәләшкә – 20 һәм 19, иң олыларына – 60 һәм 59 яшь.
--- |
Иң күп укылган
|