|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2009 Җәмгыять
МӘЧЕТ КАРШЫНДА – "ДӨНЬЯ ЯРАЛА"?
Без үз сүзебезне әйтергә тиеш. Татарстан Президенты фәрманы һәм Аллаһының рәхмәте белән мәчет ачылды. Кол Шәриф мәйданында әхлаксыз, шау-шулы бер генә чара да үтәргә тиеш түгел.
Беренче рок музыка фестивале үтүгә, без җәмәгатьчелек белән моны бүтән биредә үткәрмәскә дип чаң сугарга тиеш идек. Дөрес, без матбугатта үз сүзебезне әйттек, әмма ул фани дөнья ыгы-зыгысында "йотылып" калды. Үткән елның 1 октябрендә "Коммерсантъ" газетасына биргән җавапларында җәмәгать оешмаларының фикерен искә алачакларын бәян иткәннәр иде. Хәтер сагы һаман таркаулыкта. Хәер, алай дигәннән, без – казанлылар – бергәләп, бер сулыш белән дигәндәй, Кол Шәриф мәйданында (мин аны фәкать шулай күрәм) сыра "бәйрәме" үткәрүне тыйган идек. "Кысла" сыраханәсен дә алдырдык. Йөрәк каны анда да аз "кайнамаган" иде. Пөхтә иңкү аланлыкны без шайтан туе үткәрү өчен әзерләдекмени?
Без бүгенге яшь җитәкчеләргә тарихны өйрәнергә киңәш итәбез. Каһарманнарның җаны кыелган урыннан үзеңә "батырлык" эзләмиләр. Әхлаксызлык бу! Мәйданда чит-ятларны тантана иттерү – каһарман бабаларыбызга, йомшак иттереп әйткәндә, хыянәт итү, ә үзеңнең газиз халкыңны, тарихыңны, мирасыңны, үзеңне, безнең буынны, киләчәк буынны мыскыллау ул.
Шәһәр хакимиятендәгеләр, уйланыгыз һәм "Сотворение мира" чарасына башка урын эзләгез. Ә Кол Шәриф мәйданы Бөтендөнья татарларының Баш Мәйданы, хәтер мәйданы булырга тиеш. Анда Болгар чорыннан алып бүгенгәчә күренекле шәхесләрнең – зыялыларның аллеясын булдыру зарур. Анда "Гөлстан" дигән ашханә, чәйханә һәм балалар өчен дә мәйданчык булуы шарт. Мәчетне карарга төрле кыйтгалардан килүчеләр тәгам җыярлар иде. Мәйданны гөлбакчага әйләндерсәк, менә булырбыз фидакарьләр!
Әлмирә ӘДИЯТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|