поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.12.2015 Ир белән хатын

Заманасы башка, тик парын югалткан хатын-кыз сагышы һаман шул...

Бу ханым белән мин күптән таныш. Яшь әле, ялгызы гына ике баласын тәрбияли. Кайчан карама, елмайган булыр, теләсә кайсы эшне җиренә җиткереп эшли, хуҗалыгын да алып бара. Ире зур йөк машинасында эшләгәндә авариядә үлде. Яратышып өйләнешкән, матур яшәгән парлар иде...

...Бу юлы да очраклы гына очраштык. Тормыш хәлләре, тегесен-монысын сөйләштек. Эш, балалар, кредитлар дигәндәй. Шәһәр озак сөйләштерми ул, икебезнең дә тормыш куасы бар, ашыгабыз. Инде китәм дигәндә, уйламыйчарак сорап куйдым: «Кияүгә чыкмадыңмы әле?» Танышымның күзләре моңсуланды, йөзе үзгәрде.

– Юк, мин көтәм әле аны... – диде, бераз тын торгач. – Беләсеңме, юлда аныкы кебек машина күргән саен, йөрәгем кузгала, ул барадыр кебек. Кич саен менә хәзер кайтып туктар, хәзер керер, кочаклап алыр, «сагындым» дип әйтер сыман... Борыныма бераз тәмәке, машина, юл исе сеңгән аның исенә кадәр килеп бәрелгәндәй була...

Ни дә әйтә алмадым... Саубуллаштык. Көз азагының шыксыз көне тагын да шыксызлангандай булды. Шушы ханымның «Көтәм әле»се кечкенәдән хәтергә уелып калган бер истәлекне яңартты. Хатын-кыз сагышы, көтә белүе белән бәйле хатирә ул.

Без әби белән үстек. Яшьли тол калган, чибәр, үткен карчык иде ул. Әти-әни гел эштә, безне ул күтәрде, тәрбияләде. Аның елаганын күргәнем булмады кебек. Шулай ничектер әбинең капка төбенә чыгып басканы хәтердә. Вакыты булганда, шулай чыга иде ул. Капка төбендә утырырга вакыты булмады, уңган карчык иде, бераз басып тора да кире эшкә кереп китә. Уен белән мавыккан без дә шунда. Яз. Урам башыннан солдат киеме кигән берәү күренде. Хәзер инде кем икәне хәтердә түгел, хәрби хезмәтне үтәп кайтучылардан берсе иде. Әбинең йөзе үзгәрде, ул сискәнде, безгә таныш булмаган дулкынлану хисенә бирелде.

Аннан үзалдына: «Әй, кайтмас шул инде...» – дип сөйләнеп, кире ишегалдына атлады. Ул вакытта ничектер игътибар да ителмәгән (70 нче еллар азагы иде), шактый вакыт үтеп, әби инде мәңгелеккә күчкәч кенә аның гомере буе бабайны көтеп яшәгәнен аңладым. Кай­чак кичләрен: «Әй балалар, бабагыз исән булса да инде гаиләсе бардыр, кайт­мас инде ул», – дип әйткәләгәне аңлашыла хәзер. Ул чакта гына ничек кайтсын инде үлгән бабай, әллә саташа инде әби, дип уйлый идек. Ә бит ул чыннан да үзенең яраткан кешесен, яклаучысын, саклаучысын гомере буе көткән икән. Үле хәбәре килүгә дистә еллар үтсә дә, эшләгән, балаларын, бала балаларын үстергән һәм... көткән. Урам башында күренгән хәрби киемле кешене күргәч сис­кәнүе дә шуңа булган... Ходаем, күпме сагыш, күпме сабырлык!

Көздән киткән, кышка кермәгән урам буйлап атлыйм. Яңгыр ява, урамнан кешеләр бара... Моңсу. Күңелдән әбинең «кайтмас инде»се белән теге ханымның «һаман көтәм» сүзләре китми. Заманасы да башка, тик парын югалткан хатын-кыз сагышы һаман шул... Ходаем, сагышлыларның күңелен юатсаңчы...

Илфак Шиһапов


---
Шәһри Казан
№ --- | 10.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»