поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.12.2015 Җәмгыять

Капка төбе фәлсәфәсе (Мөхәммәт Мәһдиевнең «Алтын хәзинә»сеннән)

...«Пенсионерлар урамы»нда кичен тол хатыннар, Исламгали агайларның капка төбенә җыелып, һәр кичне озак-озак сөйләшеп утыралар икән. Бүген кич шулар белән утырырга кирәк әле. Әңгәмә дигән нәрсәнең иң чынысы, әлбәттә, кичке аштан соң авыл урамында капка төбенә куелган эскәмиядә генә була.

Хатын-кыз шунда эчен бушата, рухын җиңеләйтә. Бигрәк тә тол хатыннар. Авылда тол хатын гомеренең һәр минутында толлыгын сизеп яши. Тормыш үзе сиздертә аны. Шәһәрдә алай түгел. Тол хатын анда ирле хатынга караганда үзен өстенрәк тә тотмыймы икән әле? Шәһәрдә толлар ирлеләргә караганда яхшырак киенергә, ныграк бизәнергә тырышалар. Үзара сөйләшкәндә дә һәрвакыт аңа ниндидер бер егетнең, ирнең әллә ничек итеп карап алуы, кичә кич концерттан кайтканда трамвайда бер ирнең моңа бәйләнә язуы кебегрәк темаларга керергә яраталар. Кайберсе, чыннан да, миңа ирләр бәйләнмәс микән дип шигәеп, сагаеп, ләкин инде, әлбәттә, шуны теләп, горур кыяфәттә гомер кичерә. Тик шәһәр толлары үзара әңгәмәдән мәхрүм. Шәһәрдә анда өч хатын-кыз очраша икән, барысы да берьюлы сөйли. Шәһәр хатынына тыңлау кирәк түгел, үзе сөйләү әһәмиятлерәк. Әнә шул аларда әңгәмә дип атала.

Авылда, юк, алай түгел. Анда берең сөйләп бетергәнче икенчең бүлдерү юк. Капка төбендәге әңгәмә билгеле бер ритмда, көйдә алып барыла, һәр кичнең үзенең төп һәм берничә «подтемасы» була. Тол хатыннар, гадәттә, әңгәмәне бүгенге ирләрнең бозыклыгыннан башлыйлар. Мин беләм инде, Хәмдүневләрдән башланачак ул бүген. Чөнки кичә кеше барында ике туган үзара биргәләшеп алганнар. Ул теманы ничек эшкәртмисең? Капка төбе әңгәмәсендә бик югары идеяле темадан алып (әйтик, намус, әхлак турында) иң түбән, вак темаларга кадәр төшелә. Әйтик, менә болай:

– Ач тамагым – тыныч колагым, диләрме? Кеше хакыннан, хөкүмәт малыннан Алла үзе сакласын. Хәрәм ризыктан Алла сакласын. Ни бар, шунысына шөкер итәргә кирәк.
– Әнә Хәмдүневнекеләрнең олысы, яшен үзгәртеп, ялган дүкәмит белән армиягә бармый калды. Илгә хыянәт бит ул. Алла сакласын. Ходай күрсәтмәсен.
 
Бу – «югары» тема, монда изге идея бар.
Капка төбе әңгәмәсендә бик «түбән» темалар да була.
– Ник, әнә Фәттәхетдин абзыйны ничек кызык иткәннәр теге елны. Витсанитарга ярдәмгә куйганнар дуңгыз печкән көнне. Кисмәк төбенә ризык куеп кисмәкне аударуга, дуңгыз шуның эченә башы белән кереп китә икән. Витсанитар кисмәкне бастырып та куя, шырыйлатып, тегене печеп тә ала икән. Көне буе шулай эшләгәннәр. Кичен витсанитар әйтә икән:
– Әйдә, Фәттәхетдин абый, моның өчен идарә байтак акча түли, шуны юыйк, миндә бер шешә бар, – дип тегене өенә алып кергән.
Хатыны табада кыздырган ит китергән. Фәттәхетдин абзый, бичара, гомерендә эчеп йөрмәде, бер чәй чокырын салып куйгач мәлҗерәгән. Табадагы итне мактап урган да урган.
 
– Җәй уртасында нинди мал суйдыгыз, тозлы иттән чисти күңел кайтып беткән иде, – дигән.
– Нишләп мал суйыйк, – ди икән витсанитар, – суймадык. Бу итне бит көне буе син үзең чиләккә җыеп бардың. Күрмәдеңмени көндез велосипедка утырып малай килеп киткәнен?
Шуны ишетүгә, Фәттәхетдин абзый, абзар артына йөгереп чыгып...
– И-и, ул сугыш вакытында күрдек инде. Ну шушы сабынны уйлап тапкан галимгә герой исеме бирергә. Шуның катнашмасында беткә каршы агу бар, ди. Ул сугыш вакытында... Бет бит ул бумази-мазарны бик ярата. Аягын терәп басып йөри ул андый мамыклы әйбергә. Киндер киемнән дә наскрочь йөри ул (безнең авыл хатыннары үзләренең дөнья күргәннәрен белдерер өчен берәр рус сүзе кыстырып куярга яраталар). Әнә, сугыш бетәсе елны ниместән посылкалар кайткач ничек булды? Аннан бит гел ефәк салдылар солдатлар. Ефәктән күлмәк-ыштан киеп җибәрде халык, бетең кая барырга белми! Тая да төшә, тая да төшә.
 
Тагын әллә ниләр, әллә ниләр сөйләнә анда...
Авыл хатыннары белән сөйләшеп утырырга яратам мин. Алар тәкәллефсез була. Аларның күрешкән вакытта күлмәкләрен дә, чәчбаш, кыяфәтләрен дә мактау мәҗбүри түгел. Ә шәһәр хатынына шул мактау сүзләрен әйтмичә кара. Бигрәк тә, авылдан килеп шәһәрләшкәненә, һәр адымында дама-ханым булу сыйфатына берәр зыян килмәсен тагы дип, һәр сулышын контрольдә тотып газапланып яшәүчегә. Авыл хатынының җилдә, кояшта янган беләк-муеннары да «загар»га керми; шуңа күрә аны телгә аласы түгел. Шәһәр «ханым»ының «загар»ын әйтмичә калып кара! Мәңгегә дошман итәчәк. Авыл хатыннарының арадан берсен аерып мактау сүзе әйтәсең икән – рәхим ит, башкалар да шуңа кушылачак. Әмма инде шәһәр хатыннарыннан берсен аерып аның күлмәге, чәче, «загар»ы турында берәр мактау сүзе әйтәсең икән... Ходай сакласын. Тегесе, макталмаганы, үзеңә генә түгел, балаларыңа, оныкларыңа дошман булачак. Яки бакчадан бала җитәкләп кайткан таныш хатыннарның берсенең баласына мактау сүзе әйтеп, икенчесенекен күрмичә генә кал... Бөтен нәсел-нәсәбеңә дошман булачак. Авылда исә алай түгел.
 
– Бүген бер юньсезе урам яктагы шомырт ботагын сындырган, – ди авыл хатыны икенче бер хатынга. – Кем эшедер...
– Ник, безнең шалман Фәнәвил эше була ул, – ди икенчесе, уйлап та тормыйча. – Кичә дә Мәҗит абзыйларның бер бәбкәләрен имгәтте. Әле кичә генә бик каты кыйнаган идем, ярар, бүген тагын өстисе булыр.
Бу моментта әлеге «шалман»ны мактарга омтылып та карама инде. Әнисе хут бирмәячәк.
Барам әле, барам әле бүген шул апалар белән сөйләшеп утырырга Исламгали агайларның капка төбенә.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»