|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2015 Криминал
Алдакчы сүзенә ышанып, буалы Тверьга йөк машинасы алырга барган һәм төп башына утырганБуа районы авылларының берсендә яшәүче игъланнар сайтыннан “ЗиЛ-131” автомобилен күрә. Ул йөк машинасының “хуҗасы” белән элемтәгә керә. Анысы әлеге “ЗиЛ”ны алырга теләүчеләр күп, шуңа да 5 мең сум аванс күчерергә туры киләчәк, дип әйтә. Сатып алучы шулай башта 5 мең, аннан 45 мең, соңыннан 50 мең сум акча күчерә. Нәтиҗәдә, товар хуҗасы 100 мең сум акчаны алгач, “ЗиЛ” артыннан Тверь өлкәсенә килергә куша. Сатып алучыл бара. Товар хуҗасының телефоны “не доступен” дип җавап бирә, әлбәттә, акчадан да, “ЗиЛ”дан да җилләр исә.
Хәзер бу факт буенча тикшерү бара, дип гыйбрәт өчен яза Буа җирле басмасы.
--- |
Иң күп укылган
|