поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.12.2015 Мәдәният

Илгиз ЗАКИРОВ: “Сандугач сайраганда чыпчыклар тынып тора”

Бүген татар җыр сәнгатенең мэтрлары саналган дистәгә якын «йолдыз»га «кеше булырга» ярдәм иткән җырларны барлый китсәң, аларның бик күбесен бер кеше иҗат иткәнен искәрер идек. Бу кеше – җырларын тулы бер буын тыңлап-җырлап үскән композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татар җыры» конкурсы лауреаты, баянчы, Актаныш егете Илгиз Закиров. Дан-шөһрәт, байлык артыннан кумыйча, тыйнак кына иҗат итеп, Чаллы шәһәрендә яшәүче Илгиз әфәнде – редакциябез кунагы.

– Илгиз абый, синең кебек иҗатчылар белән гәпләшкәндә, билгеле, иң элек сәләт-талантның чишмә башы кызыксындыра...

– Әнием Гөлҗамал бик матур итеп җырлый, әтием Тимершәех тальян гармунда уйный иде. Гап-гади авыл кешеләре булсалар да, алар балаларындагы сәләтне күрә белгәннәр, юклык чорында да ничектер җаен табып, миңа 6 яшьтә баян алып бирделәр. Менә, бераз алга китеп булса да әйтик әле, шушы баянны былтыр миңа табып китерделәр. Аны мин авылдан чыгып киткәч кемгәдер биргән булганнар, баян кулдан-кулга күчеп йөрсә дә, 45 елдан соң кабат миңа әйләнеп кайтты!
Гаиләдә биш бала үстек, барыбыз да җыр-биюгә һәвәс булдык. Абыем Данис инде гүр иясе. Апам Луиза музыка белеме алды, балалары да үз юлыннан киттеләр, консерватория тәмамладылар. Улы – җырчы Артур Исламовны “Алканат” төркеме солисты буларак беләсездер, кызы Сиринә дә матур гына иҗат итә. Энекәшләр авылда төпләнделәр. Радик та, Илдус та миннән калышмый баянда уйнарга өйрәнделәр, Илдус биюче дә әле.
Аннан, иҗатка, җыр-моңга тартылуны нәселдәнлек белән генә чикләмәс идем. Мин бит Актанышта туып-үскән. Ә безнең як табигатен күргән кеше шакката. Башкортстанның Илеш районы белән чиктәш без. Арада Сөн елгасы. Сөннең икенче ягында Роберт Миңнуллин авылы. Ул да минем кебек гомере буе Сөнгә дан җырлый бит. Туган авылым Аешны кыл урталай ярып Биҗады елгасы ага. Бездәге әрәмәлекләрнең гүзәллеген сөйләп кенә аңлатып буламы! Менә шундый оҗмахтай төбәктә үссәң, былбылга кушылып сайрамый чараң юк икән.
 
– Музыка белеме алу теләге кайчан туды?
– Мәктәптәге генә түгел, авылдагы, райондагы бер генә концерттан калмыйча, үзешчән сәнгатьтә катнашып үстем. 4нче сыйныфта укыганда Казанга җыр фестиваленә алып киттеләр. Баянымны күтәреп, опера-балет театры сәхнәсендә “Карлыгач” дигән җырны башкардым. Кире Актанышка кайтканда, теплоходка кереп утыргач кына, безне елга портына алып килгән автобуста баяным онытылып калганы ачыкланды. Әй, ул вакыттагы елауларым! Әтиләр артыгын ачуланмадылар тагын. Баянымны икенче рейс теплоход белән кемнәрдер артыннан биреп җибәрделәр һәм кабат “кавыштык” аның белән. Менә шулай гомер буе эзләп йөри ул бичара мине.
Яшьлек – җүләрлек диләр бит инде. 8не бетергәч Уфага, һөнәр училищесына укырга киттем. Янәсе, ремонтчы-слесарь булам. Берничә көн укыгач, остаз-укытучым: “Син, егет, монда ялгыш килгәнсең бит. Билгеләрең, укуың да бик яхшы, бар, кайт, мәктәптә укуыңны дәвам ит әлегә, аннан карарсың”, – дип үгетләп, юлга бер шешә лимонад, бераз колбаса алып, аларны нигәдер арыш капчыгына салып, мине теплоходка утыртып, янәдән Актанышка озатты. Ике көн кайттым теплоходта, ачыктым, әмма шул игелек иясе биргән ризыкларны авылга күчтәнәч итеп алып кайтып җиткердем.
Актаныш урта мәктәбендә 10нчы сыйныфта укыганда “Агыйдел” уен кораллары ансамблендә уйнадым һәм мәктәпне тәмамлагач, туп-туры Луиза апам укыган Әлмәт музыка училищесының хор бүлегенә барып кердем, параллель рәвештә баянга, вокалга укыдым. 3нче курста укыганда мине армиягә алдылар. Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. Андагы сопкаларның матурлыгына таң кала идем һәм... биек булып үскән печәннәрне беркем дә чапмаганга эчем пошып: “Их, каерылып бер чалгы селтәсәң иде!..” – дип хыяллана идем.
Армиядән тагын училищега кайттым, тик мине 4нче курска түгел, янәдән 3нче курска алдылар. Шулай итеп, консерваториядәге сыман 5 ел укырга туры килде. Укып бетергәч, 1980 елда “распределение” белән Чаллыга җибәрделәр.
 
– Чаллының күкрәп торган чаклары бит инде бу еллар?
– Әйе шул! “Пятачок” дигән түгәрәк уен мәйданчыклары бары Чаллы, Түбән Кама кебек яшь шәһәрләргә генә хас, үзенә күрә бер мәдәни хәрәкәт, яңалык, татар яшьләрен туплап торучы күренеш иде. Чаллыда 5 урында “пятачок” эшли иде ул вакытта.
Мин “Энергетик” мәдәният сараенда эшли башладым. “Чулпан” вокаль ансамбле оештырып җибәрдек. Ансамбльгә репертуар туплаганда күңелемдә ниндидер яңалыкка омтылыш пәйда булып, җыр яза башладым. Шул чорда “Актанышым”, “Саубуллашу”, “Керкәле таулары” дигән җырларым язылды. Боларны үзенең көр, кабатланмас тавышы белән беренче булып башкарган Газинур Фарукшин белән иҗади хезмәттәшлегебез бүген дә дәвам итә, шөкер (ышанмассыз, нәкъ шушы вакытта Илгиз абыйның телефоны чылтырады һәм аннан, бөтен бүлмәне яңгыратып, Газинур Фарукшин тавышы яңгырады. –Р.Ш.).
 
– Шактый еллар Хәния Фәрхи белән эшләдегез шикелле?
– Әйе, 1992 елдан “Бәйрәм” ансамблен җитәкләдем. Газинур да анда җырлады бит. Хәния белән 12 ел бергә иҗат иттек. Иң күп язылган җырларым да шул чорда. Нәкъ менә 92нче елда Салават минем “Әнкәмнең догалары” җыры белән “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” дигән җыр конкурсында лауреат исеменә лаек булды. Азат Тимершәех белән дә озак еллар хезмәттәшлек итәбез бит инде.
 
– Илгиз абый, димәк, зур җырчыларның үсү-популярлашу процессында синең җырлар да әйбәт этәргеч булган?
– Әлбәттә, җыр сайлый белү – уңышның яртысы. Тормышымның “Бәйрәм”ле чорында иң күп җырлар язылды. Аларны иң күренекле җырчылар башкарды: Әлфия апа, Хәйдәр Бигичев, Мирсәет Сөнгатуллин, Газинур Фарукшин, Салават, Хәния, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин, Илсаф. Аннан эстрада яшьрәк буын артистлар белән тулыланды. Җырларымны Филүс Каһиров, Руслан Кираметдинов һәм башка яшьләр халыкка ишеттерә башлады. Бигрәк тә Русланның җырларымны мин теләгәнчә, җиренә җиткереп башкаруын яратам. Ул миңа яшь Газинур Фарукшинны хәтерләтә.
 
– Авторлык хокуклары, җыр бизнесы мәсьәләләренә ничегрәк мөнәсәбәтең, Илгиз абый?
– Җыр сату бизнесы гөрләп чәчәк атты, әмма авторлык хокукларын яклау дигәннәре бездә, гомумән, эшләми. Безнең чор иҗатчыларның берсе дә җырны сатар өчен язмады. Авторлык хокуклары сакланса, мин күптән миллионер булыр идем инде.
 
– Шул-шул, кайсы гына җыр авторы белән сөйләшсәң дә, концертларда да, телевидениедән яңгыраганда да җыр авторларының исемнәре дә аталмавына үпкә сүзләре ишетергә туры килә...
– Җырның авторлары әйтелсә, акча түлисе була дип куркалар бугай мөхтәрәм җырчыларыбыз. Әле композитор һәм шагыйрьнең иҗат җимеше булган җырны үзенекенә әйләндереп: “Хәзер иң матур җырларымның берсен башкарам”, – дип сәхнәдән эч пошырып сөйләп тормасалар да бик әйбәт булыр иде. Бу сүзне автор-башкаручылар гына әйтә ала. Бер елны Башкортстанда концертлар куеп йөргәндә, үз җырларымны үзем башкарганнан соң, башкортлар шаккатып: “Күр инде, “Авылым урамнары”, “Кышкы чия”, “Әйдә, дустым, уйна гармуныңны”ны халык җырлары дип белә идек бит без!” – диделәр.
 
– “Соңдыр шул, соңдыр”, “Соң мәртәбә, соңгы кабат”, “Җырлыйм туган якта”, “ Авылга әйләнеп кайт әле”, “Уфалла арбасы”, “Бар ул син эзләгән кеше” һ.б., һ.б... Болар барысы да халык җырына әйләнеп бетте шул инде. Җәмгысе ничә җырың бар, Илгиз абый?
– Кем санаган инде аны! Менә 150 җырым тупланган диск чыгардым. Монда кермәгәннәре күпмедер. Әле бит төрле спектакльләргә язылган җырларым да күп. Әйтик, Т.Миңнуллинның Камал театрында уйналган “Сөяркә” спектаклендә җырларым яңгырады, аннан Минзәлә, Чаллы театрлары белән бергә иҗат итәбез.
 
– Иҗат әһеленең нык тылы, ягъни аны илһамландырып, булышып торучысы булырга тиеш диләр бит...
– Ә-ә, Сания апаңны әйтәсеңме? Тыл шәп минем! Сания 2нче татар гимназиясендә укытучы булып эшли. Заманында “Чулпан” вокаль ансамбле җырчысы иде. Үзе дә иҗади шәхес булгач, миңа гомере буе ярдәм итеп, киңәш-табыш итеп яшәде инде.
 
– Ике иҗади шәхестән туган балалар нинди сыйфатларны мирас итеп алдылар инде? “Балаларда табигать ял итә” дигәннәре кагылмагандыр бит үзләренә?
– Улыбыз Илнар баян буенча музыка мәктәбендә укыды. Тик ул әнисе кебек математика фәненә бик сәләтле, шуңа да финанс-экономика институтын тәмамлады. Ләкин музыканы да читкә какмый, өендә барлык төр музыка аппаратурасы булдырып, фонограммалар эшләү белән мавыга.
Кызыбыз Гөлназ консерваториянең композиция бүлеген тәмамлады, җыр өлкәсендә дә уңышлы гына эшләп килә. Балаларыбызның сайлаган парлары – киявебез Ленар һәм киленебез Алинә дә музыкаль гаиләләрдән. Оныгым – кызымның улы Илдарда да “табигать ял итмәс” дип өметләнәм.
 
– Күз тимәсен, гаиләгез ишәеп килә икән. Бергә-бергә җыелышкач шәһәр фатирының тарлыгы сизелә башлый бит инде, әйеме?
– Менә шуны күздә тотып, Илгиз абыең белән Сания апаң, җиң сызганып, шәһәр читендә йорт җиткезеп яталар бит инде. Шөкер, әкренләп кенә булса да төзеп бетереп киләбез. Җимеш агачларыбыз үсә, картайган көндә оныкларны алма белән сыйлап, тавык-чебеш асрап, авылда яшәргә исәбебез.
 
– Кабат җырларга әйләнеп кайтыйк әле. Бүгенге милли җыр сәнгате, эстрадасы канәгатьләнерлек дип саныйсыңмы?
– Һәр чордагыча, яхшысы да, яманы да җитәрлек. Худсоветлар бетеп, телевидение-радиога сыйфатсыз җырлар агылуын хуплый алмыйм берничек тә.
 
– Ник, худсоветлар бер дә каныңа тоз салмадымыни? Барлык җырларың да үттеме аның иләгеннән?
– Булды үтми торганнары да. Әйтик, Газинур Фарукшин “Кошлар йөри сөю өләшеп” (Рафис Корбан сүз.) дип җырлый иде бит әле. “Сөю” сүзе “сию” дип ишетелгән берсенең колагына. Аннан Газиз Кашшапов сүзләренә язылган “Кайтыр төсле” дигән җырдагы “әтием-бәгърем” дигән сүзләргә бәйләнеп маташты берәве. Имеш, әти кешегә “бәгърем” дип әйтмиләр. Кычкырып әйтмәсәк тә, күңелебездән булса да, иртә киткән әтиләребезне сагынып, әрнеп әйтәбез шул инде. Минем дә әтием бик иртә китте бит... (Әтисеннән 11 яшендә 5 балалы гаиләдә өлкән бала булып калып, ятимлекнең бөтен ачысын күреп үскән җырчы дустым Галина Сабирова шул “Әтием-бәгърем” җырын башкарганда залда күзләре яшьләнмәгән тамашачы калмаганын күрсәтергә иде ул худсовет агаена дип утырдым бу урында – Р.Ш.)
Әмма худсовет барыбер кирәк, чөнки ул санитар ролен үти иде. Ә хәзер һәркем клип төшерә дә, акчасын түләп, телевидение аша күрсәтә ала. Концерт афишаларына күз салсаң, чәчләр үрә торырлык күренеш: шәп тавыш ияләре исемнәре янәшәсенә сыңар вокал дәресе дә алмаган, үзе язган тозсыз такмак әйтеп йөрүченеке дә кыстырылган. Бер сәхнәдә янәшә – сәнгать остасы һәм шыңшып маташучы... Гафу, мин моны сандугач сайраган тирәккә чыпчык куну белән генә чагыштыра алам. Аннан, шыр мәгънәсез җыр текстларына көй чыгару китте хәзер. Кайсысын һич аңлап булмый, кайберләренә нәфрәтләнәсең яки көләсе килә. Халык күңеленә кергән бер дигән җырларны икенче текстка салып җырлый башладылар. Аеруча берсенә ачу килде минем: Сара Садыйкованың бер җырын икенче сүзләр белән җырлап яталар! Сара апа үзе ишетсә, и-и, рәнҗер иде. Мәшһүр композиторыбызны мәшһүр көй язарга илһамландырган шигырьне алыштырырга һич ярамый!
Җыр сүзләренә килгәндә, Р.Миңнуллин, Г.Зәйнашева, Г.Шаһи, М.Разов, Ф.Хисаметдинов, Ф.Галимов һ.б. шагыйрьләр иҗаты күңелемә якын.
Фәнир Галимов турында сүз кузгаткач әйтми ярамас. Башкортстанның Туймазы каласында яшәүче композитор, минем бик якын дустым ул. 3 ел элек Фән Вәлиәхмәтов белән икебезне үз акчасына Кытайга сәфәр кылдырды. Кытай татарлары белән рәхәтләнеп аралашып, кунак булып, сабан туе карап, гомер буена җитәрлек истәлек-рәхәтлек җыеп кайттык. Татарлар күпләп яшәгән Чәүчәк, Үремче исемле шәһәрләр бик ошады. Халык саф татарча сөйләшә, шаккатарсың! Шулкадәр бердәм үзләре. Аралары 700 чакрым булган ике шәһәр арасы хакында: “Әйдә, йөреп кайтыйк”, – дип кенә җибәрәләр.
 
– Илгиз абый, синең өчен җыр язу көнбагыш чирткән кебек кенә бугай. Тик синең эшчәнлекнең бүтән юнәлешләре дә бар бит әле?
– Аккомпаниаторлыкны әйтәсеңме? 40 ел буе 16 килолы баян күтәреп сәхнәдә басып торам инде мин. Баянчы җырчының артындарак, аның һәрбер тын алышын тоеп уйнарга тиеш. Зур-зур җырчылардан: “Рәхәт сиңа кушылып җырлавы”, – дигәннәрен ишетергә туры килде. Рафаэль Ильясов бик ярата иде минем белән сәхнәгә чыгарга. Кайчак яшь баянчыларның бөтен осталыкларын җигеп (ә араларында бик тә талантлы осталар бар), җырчының вокал мөмкинлекләрен дә басып китеп, үзләрен күрсәтергә омтылганнарын күзәтергә туры килә. Аккомпаниаторның бурычы – җырчының чыгышын тулыландыру, матурлау, аңа булышу, әмма һич кенә дә аны икенче планга калдыру түгел.
 
– Илгиз абый, автор-башкаручы буларак гастрольләрдә йөрисең, зур-зур залларны тутырып тамашачы да җыясың. Менә шулай концертларда йөргәндә үзең турында ишеткән берәр гайбәтне сөйлә әле.
– Тамашачы ярата инде ул артист халкы турында тел чарларга. Гайбәтләрне бик күп ишетәбез. Арада дөреслеккә туры килмәгәне күбрәк тә әле.

– Төп эшеңнән тыш авылда, җирдә чокынырга яратканыңны аңладым. Тагын нинди шөгыльләре бар икән музыкант кешенең?
– Хобби да шул эшем белән бәйле минем. Менә хәзер гармун ясау осталары бетеп килә. Ясау гына түгел, булган гармуннарны төзәтүче дә сирәк. Шуңа мин буш вакытымда гармуннар төзәтү белән шөгыльләнәм. Кулдан килә торган эш бит. Кешеләр мөрәҗәгать итәләр. Ватык гармуннарга җан өрү искиткеч рәхәтлек бирә күңелгә.
 
– Тормышыңдагы иң авыр мизгелләр кайчан булды?
– Тормыш аклы-каралы инде ул. Миңа да бүгенге тотрыклы гомер сөрмешем җиңел генә бирелмәде. 5әр урында эшләп йөргән чаклар әле кичә генә булган кебек...
 
– Аклы, ягъни бәхетле чакларыңны да әйт инде алайса.
– Сания белән кавышу, балалар туган көннәр. Шулай ук кызым һәм улымның гаилә корган вакытлары, туйларын уздыру.
 
– Ирләрдән башкача җаваплар да ишетергә туры килә, әйтик, машина алган, карьера баскычыннан күтәрелгән көннәре. Димәк, Илгиз Закировка бүтән кыйммәтләр мөһимрәк: балалар, гаилә...
– Әлбәттә! Беренче урында алар! Тиле хатынын мактар дисәләр дә, тиле булып күренүдән курыкмыйм: Саниям булмаса, мин болай иҗат итә дә алмас идем.
 
– Илгиз абый, бүгенге татар җыр сәнгатендәге нинди җитешсезлекне төзәтер идегез?
– Иң әүвәл, телевидение-радионы шырдый-бырдыйдан чистартыр, безнең халыкка ят культура илләреннән кергән сериалларны алып атып, “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” дигән программаны тергезеп, милләтнең чын сәнгать җәүһәрләрен эфирга кире кайтарыр идем. Аннан, үзләре генә түгел, җыр-моңнары да халык колагыннан читләштерелгән осталарны туплап, район-авыл мәдәният йортларына алып барып, ретро-концертлар оештырыр идем. Ни кызганыч, болар минем хыялда гына калачак, чөнки бөтен мәдәният-сәнгать акчага гына корылган заманда яшибез. Үлгәннәрне онытмыйча, исәннәрнең кадерен белеп яшәсәк иде. Менә үземнең бик зур үкенечем калды. Роберт Миңнуллинның юбилеена авылына кайткач, озаклап видеокамерага төшереп йөргән идем шунда барган әдәбият-сәнгать әһелләрен. Аеруча Хәйдәр Бигичев белән бәйле бик кызыклы күренешләр төшергән идем. Менә шул пленканы боздырып, ялгыш өстенә бүтән әйбер яздырганмын. Кычкырып елардай булдым.

– Үзеңне дә бераз күләгәдә калдырылган сәнгатькәр дип тоймыйсыңдыр бит?
– Юк, мин һаман сәхнәдә бит әле, шөкер. Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда эшләп йөрим. Менә 3 декабрьдә – Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында, 21 декабрьдә Казан Филармониясендә дусларым ярдәмендә 60 яшьлегемә багышланган кичә оештырылачак. Иҗатымны яратучылар рәхим итсеннәр.
 
Раушания ШӘЯХМӘТОВА әңгәмәсе.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»