|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2015 Интернет
Данил Сәфәров мастер-классының плюслары һәм минуслары турында Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе сөйләдеМастер-класслар, семинарлар, вебинарлар модада инде ул хәзер. Аннан алып кайткан сертификатны кабинетындагы яки социаль челтәрдәге стенаңа элеп куйсаң, синең нинди акыллы кеше икәнеңне бөтен кеше күрә, янәсе. Модный агымнарга бөтен табигатем каршы килсә дә, җаен табып бардым мин Данилнең беренче мастер-классына. Беренчедән, бу чыннан да татарча мондый форматтагы беренче чара. Беренче булганга күрә "төерләре" дә бар, әлбәттә. Тик ул төер сыйфатка кагылмый. Мастер-класс уздырыласы урын итеп “Сафар-отель” сайланган. Данил аны якын булганга һәм үз фамилиясен йөрткәнгә сайлагандыр, бәлки. Мин бу отельне шулкадәр искергәндер дип белми идем, заманында бик пафослы бина иде. Конференц-зал да шактый таушалган һәм коточкыч салкын иде. Салкыны җелекләргә үтте. Сүз уңаеннан, мондый форматтагы очрашулар дәвам итсә, кофе-брейкны программага кертергә кирәк - хәзерге заманча чаралар ансыз үтми. Кофе-брейк оештыручы хисабыннан булырга тиеш – билетка бәя куйганда аны уйлап бетерергә кирәк. Икенчедән, Данил бик гади, аңлаешлы итеп сөйли белә. Үзләре үткән ялгышларны һәм уңышларны шулкадәр җайлы итеп аңлата. Көн үткәне сизелмәде дә. Дөрес, әлегә ул бераз артистлана белми. Әйтик, нигә вакыт-вакыт өстәлгә утырып сөйләмәскә, Мәскәүнекеләр яраталар шулай кыландырып алырга. Аннары үзеңне презентацияләү һәм нинди крутой икәнеңне күрсәтү өчен вакыт-вакыт акыллы-кызыклы сүзләр кыстыргалап куймаска... Ә, дөресен әйткәндә, миңа әнә шундый "фантикларның" булмавы ошады. Күргән без андыйларны, гаҗәпләндерә алмыйсың.
Данил мастер-классларын дәвам итәр, яңа тематикалар белән баетыр дип уйлыйм. Уңышлар!
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының
матбугат хезмәте җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова.
Данилдан:
Кайтаваз өчен рәхмәт. Мастер-класста катнашучыларның фикерен искә алып, бу юлы очрашуны кунакханәнең башка конференц-залына билгеләдек. Анда җылы. Ә өстәлгә утырып сөйләүләр әлегә планлаштырылмаган )) Чөнки минем максат шоу һәм су кою түгел, ә максималь дәрәҗәдә файдалы һәм үтемле мәгълүмат җиткерү.
Сүз уңаеннан:
Кичә “Матбугат.ру” сайтының берникадәр вакыт эшләми торуын искә алып һәм Рузилә Мөхәммәтованың бүгенге кайтавазыннан хисләнеп, мастер-класска арзан бәядән язылуны бүген дә дәвам иттерергә булдык. Бүген соңгы көн! Иртәгә исә бәя артачак. Ашыгыгыз.
Мастер-класс турында күбрәк белергә һәм аңа язылырга: http://matbugat.ru/news/?id=13308
--- |
Иң күп укылган
|