|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2015 Җәмгыять
"Кредит алып түли алмаучыларга әҗәтләрен кичерәчәкләр икән. Радиодан ишеттем"Берничә көн элек урамда шундый сөйләшү ишетергә туры килде: “Хәзер зур күләмдә кредит алып түли алмаучыларга әҗәтләрен кичерәчәкләр икән. Радиодан ишеттем”. Сүз физик затларның банкротлыгы турында үткән ел кабул ителгән закон турында бара. Президент имзалаганнан соң, әлеге канун быелның 1 июленнән гамәлгә керергә тиеш иде, әмма стартны берничә айга кичектерделәр. Банкрот булырга теләүчеләр күп булыр, судларга эш өелер дип курыктылар, чөнки ил гражданнарының күпчелеге кредит инәсендә утыра. Әҗәтләрне гамәлдән чыгару турындагы хыял боларның төшләренә керә. Банкларның һәм коллекторларның якадан алуларыннан тәмам туйдылар. Кредит өстенә кредит өеп, сазлыктан чыкмак булып карадылар, монысы хәлне тагын да катлауландыра гына икән. Һәм менә, ниһаять, ил җитәкчелеге аларның хәленә керә, имеш. “Кредитларымны түли алмыйм”, – дип балавыз сыгасың да, коллекторлар да, банклар да, гафу үтенә-үтенә, кире чигә. Кредитоманның хыялы якынча менә шулайрак булып формалаша. Хәтта хакимиятләр дә берникадәр шундыйрак калыпта фикерләделәр: халык банкрот булырга ашыгыр дип уйладылар. Бер ел эчендә бөлгенлеккә чыгу өчен гариза язучылар саны берничә миллион булыр дип рәсми рәвештә фаразланды. Әмма канунның стартка басуына ике айдан артык вакыт үтте, гаризалар саны 6 меңгә җитеп үк бетми икән. Ни өчен халык әҗәт йөген җилкәсеннән салырга ашыкмый? Бу – риторик сорау, чөнки законның исемен генә укып карыйк: сүз банкротлык турында бара, ягъни син бөлдең, соңгы тиенеңә кадәр тартып алдылар, түләр һичбер малың калмады.
Иномаркаларга утырып йөрү түгел, Россиянең калтырча машинасы да синең өчен түгел дигән сүз. Малыңны хәтта туганнарың исеменә дә язып котыла алмыйсың, тикшерәчәкләр, фаш ителгән очракта, әҗәтләрне түләргә туры киләчәк. “Банкротлык турында”гы законны менә шулай аңларга кирәк.
Мәсьәләнең кызык ягы шунда: әҗәтләрне гамәлдән чыгару процедурасын башлау өчен генә дә син шактый ук бай булырга тиешсең. Суд процессын башлау һәм ахырга кадәр дәвам итү өчен уртача 150 мең сум тирәсе артык акчаң булу таләп ителә. Икенчедән, суд сине банкрот дип игълан иткән очракта да, бу әҗәтләрнең гамәлдән чыгарылуы дигән сүз түгел: аларны бүтән рәхимлерәк шартларда барыбер түләп бетерергә туры киләчәк. Сине штрафлардан, пенялардан, зур процентлардан азат итәрләр, бәлки. Сатардай малыңны сатып бетергәннән соң бер дә түли алмаслык әҗәтләрне генә, ихтимал, гамәлдән чыгарырлар. Бу кадәресенә ирешер өчен дә сиңа бер тапкыр да алдашканың булмавын исбат итәргә туры киләчәк. Сиңа судка үзеңнең барлык милкең, хәтта кайчандыр синеке булган милек турында һәм барлык әҗәтләрең турында бары тик дөрес мәгълүмат кенә бирергә туры киләчәк. Машинаңны туганыңа бүләк иткәнсең икән, гафу ит син банкрот түгел инде. Син биргән мәгълүматларда кечкенә генә төгәлсезлек табылса да әҗәтләрең үзеңнеке, шуларга әле суд чыгымнары да өстәләчәк. Соңгы өч ел эчендә өч йөз мең сумнан артып киткән барлык алыш-бирешләрең турында мәгълүмат тапшырырга туры киләчәк. Машинаңны өч йөз егерме мең сумга саткансың икән, акчалар кайда дигән сорау үзеннән-үзе туачак. Нидер сатып алгансың икән, димәк, сатып түләрлек милкең бар. Кредит итеп алган акчаны нәрсәгә тотуың турында да тәфсилле аңлатма таләп итәчәкләр. “Югалттым”, – дигән беркатлы алдашу булышмаячак. Чынлап та фаҗига булып, йортың-милкең янган икән, бу инде чынлап та, сиңа суд тарафыннан яклану мөмкинлеге бирә ала дип уйлыйк. Башка очракларда малны уртага чыгарып салырга туры киләчәк. Саткансың икән, акчасын давай. Кредит алганда алдашмаган булуың бик мөһим. Хезмәт хакыңны чынбарлыктагыдан зуррак итеп күрсәтеп, әҗәткә тиенгәнсең икән, сау бул банкротлык. Суд шунда ук сиңа каршы карар чыгарачак, ягъни әҗәтләрең өстенә суд чыгымнары да өстәләчәк. Кулланучылар кредиты алганда исә, дөрес хезмәт хакы күрсәтүчеләр бик сирәк, чөнки еш кына кредит рәсмиләштерүче хезмәткәрләр үзләре үк кредитоманны шуңа этәрәләр.
Бу әҗәт алуны җиңелләштерә, әмма муеннан ул әҗәтне салып ташлау мөмкинлеген юкка чыгара. Малны түбән бәядән сату (рәсми рәвештә бер сан күрсәтеп, чынлыкта башка күләмдә акча алу), күрәләтә торып үз малыңны үзең юк итү кебек гамәлләр дә кредитоманны банкрот булу бәхетеннән мәхрүм итәләр. Барлык керемнәрең һәм барлык түләнгән салымнар турында мәгълүматлар да кат-кат тикшереләчәк. Берәр компаниядә директор булып эшләгәндә яисә директорлар советында утырганда, аңа матди зыян салган булсаң да әҗәтләреңне бөтен процентлары һәм штрафлары белән бергә түләп бетерергә туры киләчәк. Күрәбез, банкротлык процедурасын кузгату синең әллә никадәр гөнаһыңның өскә калкып чыгуына китерергә ихтимал, шуңа күрә россияле кредитоманнар суд бусагасын атларга ашыкмыйлар да инде. Бары тик фаҗигале рәвештә
малын югалткан һәм моңарчы бер дә алдашмаган гражданнар гына “Физик затларның банкротлыгы турында”гы закон канаты астына керергә өметләнә алалар. Россиядә әлегә берничә миллион кредитоманның алты меңләбе генә үзләрен финанс идарәчесе микроскобы аша тикшертергә риза булган. Болар арасында күпме аферист бардыр, әлегә мәгълүм түгел, чөнки банкрот дип игълан ителгән гражданнар турында хәбәрләр ишетелми.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|