поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.12.2015 Мәдәният

Луиза Янсуар татар әдәбиятына нинди "диагноз" куйган?

Шагыйрә Луиза Янсуарның фамилиясенә күпләр кызыга. Баксаң, ул тәхәллүс икән бит. Луиза җәнлекләргә гашыйк: интернетта берәр дүрт тәпиле җан иясенең фотосына тап булса, озаклап сокланып утыра ала. Ә үзенең Фрид кушаматлы песие белән еш кына куышлы уйный. Сүз уңаеннан, быел Луиза Янсуар яшь иҗатчылар белән эшләгәне һәм «Болан кызы» шигъри җыентыгы өчен Муса Җәлил премиясе белән бүләкләнде.

Луиза... Кибәч
 
– Янсуар тәхәллүсе сиңа инде күптәннән тагылып йөри. Аны нинди ният белән алган идең?
– Мәктәптә укыган чакта, Казанга конференциягә килгәч, шагыйрь Рәдиф Гаташ, шигырьләремне укып тәэсирләнде дә, зәңгәр тышлы күн дәфтәремне алып калды. Китап булып чыккач, ул аны кайтарды. Ул дәфтәрне әнием хәзер дә кадерләп саклый. «Нинди хәл инде ул Шарова булып әдәбиятка кереп калу?!» – ди иде Рәдиф абый. Никтер әдәбиятка кереп калуыма иманы камил иде. Ә мин бу хакта гомумән уйламый да идем, бала ич әле, бары язам гына. «Карале, авылыңның исеме нинди матур – Янсуар, төрки яңгырашы да бар», – дип, шигырьләремне газета-журналларга Луиза Янсуар дип бирде. Ул тәхәллүс үзем өчен баштарак сәер яңгырый иде. Мәктәптә укыганда дәфтәр тышларына Янсуар урта мәктәбе, дип язгач, тәхәллүсемне ишеткән саен, күз алдына шул дәфтәр тышлыклары килеп баса иде.
 
Әнием Питрәч районы Янсуар авылыннан, әтием – Кибәчнеке. Ни өчен Кибәчне тәхәллүс итеп алмадың, дип, бераз үпкәли төшә иде кибәчлеләр. Әниемнең кыз фамилиясе – Спатлова, Шаровага бик озак ияләшкән. Ә мин үземне Шарова түгел итеп күз алдына китерә алмыйм.
 
Хәзер Янсуарның мәктәбе бетте, балачагым үткән йортның нигезеннән дә күмер генә калды. Авыл кайчан да булса бетсә, ә күңелгә шундый шик кергәли, минем өчен ул кадерле төшенчә булып калыр. Хәзер елга берничә тапкыр кайтып киләбез, сарайлар, келәтләр сакланган әле. Әмма авылның мин белгән җаны калмаган. Минем исемдә ул балачакның газиз мохите белән истә калды. Сыер бозаулар алдыннан, абзар иясе хуҗаларны килеп уята, малларны хәтәрдән саклый шулай, дип сөйли иде әбием. Мин ышана идем.
 
– Керәшен икәнлегеңне белгәч, аптырыйлармы?
– Кечкенә чакта язучыларны идеаль затлар, хәтта ки Олимп тавындагы Аллалар рәвешендә кабул итә идем. Теге зәңгәр тышлы дәфтәрдәге шигырьләрем «Күзен ача умырзая» исемле китап булып чыккач, Язучылар берлеге каршындагы шигърият остаханәсендә аны тикшерделәр. Ул чакта университетның беренче курсында укый идем. Рәдиф Гаташ, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Мансур Вәли-Барҗылы, Нәҗибә Сафина бар иде анда... «Үзебезнең арадан иҗатчының чыкканын күптән көттек», – диде үзе дә керәшен булган шагыйрь Гәрәй Рәхим. Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләм: «Керәшеннәрдә борынгы төрки телнең тәме, образлылыгы сакланган. Киләчәктә шуны синең иҗатыңда да күрергә теләр идек», – диделәр.
 
Безнең милләт үзенекеләрнең башына сугарга ярата. Ә читтә танылып, үзебезгә кайткан милләттәшләрне соңыннан күккә чөябез. Айдан Шенерның да («Королек – птичка певчая» сериалы йолдызы. – авт.) татар тамырлары бар, дип, сөенечтән үрле-кыр­лы сикерергә әзербез. Быел «Зөләйха күзләрен ача» китабы белән әдәбият дөньясын шаулаткан Гүзәл Яхинага да караш ике яклы: кемдер, әсәрдә татар колоритын тасвирлый, дип сөенә, ә кемдер, яһүдләргә сатылган инде, яһүдләр аны романында татарларны пычрата торган әйберләр булганга күтәреп алгандыр, ди. Керәшен икәнлегемне һәм керәшеннәрнең кем икәнлеген тәфсилләп аңлатырга маташкан, йөземә бәреп әйткән, син безне дә, заманында сатылып чукынганнар сыман, сатарсың инде, дип әйтүчеләр дә бар. Бу – әдәп, дәрәҗәбезнең нинди югарылыкта торуын күрсәтә торган күңелсез фактор.
 
Үзеңне интеллигенция вәкиле дип саныйсың икән, син, һәрхәлдә, икенче бер кешенең дә кояш астында урыны булырга, ул кемдер булырга хокуклы икәнен инкарь итәргә тиеш түгел. Үз эшеңне эшлә дә башкаларга да үзенекен эшләргә мөмкинлек бир!
 
«Шигырь ярдәмендә ­үз-үземне коткардым»
 
– Элегрәк язылган шигырь­ләреңне кире кулга алып анализлыйсыңмы?
– Бу арада, ниһаять, булачак җыентыгыма шигырьләр тупладым. Күптән китап чыгарганым булмады, ничектер «киткән» идем бу идеядән. Ун ел гомер узган да киткән, ә шигырьләр җыелган да җыелган икән. Анда 2003, 2005 елларда язылганнары да бар. Бер өлешен «болары үз-үземне кабатлау», дип, яисә «боларны мин яздым микән, уф-ф, оят», дигән хис белән укыйсың вакыт узгач, шуңа да кайберләрен, аямыйча, төшереп калдырдым. Шулай дөрес. Әмма соңгы елларда язылганнарыннан күпчелеген керттем, алары әле суынмаган, җылы йомарлам кебек кадерле миңа.
Шигырь сорауга җавап эзләгәннән языла. Мәктәптә укыганда, минем аша ток йөргән кебек иде, ашау-эчүне онытып, шигырь язган чаклар була иде.
 
Көнне, төнне онытып. И-и, баланың башына сукмаса, миңгерәүләнмәсә генә ярар иде, дип, әнием, әбиләрем кайгыра иде. Андый чакта үз-үзең белән идарә итә алмыйсың, ул халәткә күмеләсең дә, югалтудан, өркетүдән куркасың. Хәзер азмы-күпме ул халәт белән идарә итәргә өйрәнеп киләм инде. Әмма ул барыбер дә Югарыдагы Көчнең кодрәте булып кала бирә. Тормышымда шундый чорлар булып алды: минем аша шигырь йөргәндә, язмасам, бәлки, үз-үземне коткара да алмаган булыр идем. Мине, гомумән, иң авыр чакларда шигырь коткара. Дога кебек. Һәм ялгызлык, дөрес­рәге, үземә кайту. Хәер, шигырь белән ялгызлык арасында тигезлек билгесе куярга да була.
 
«Язучыга реклама ясый белмибез»
 
– Матбугатта проза әсәрләрең дә басыла. Тезмә формага сала алмаган фикерне чәчмәгә саласыңмы?
– Минем өчен проза – серле урман. Шигъриятне дә шушы образ белән чагыштырсак, беренче аланына кадәр барып җиттем, тиеннәрен, яфракларын, чык тамчыларын күрдем, күркәләрен җыйдым, дисәк тә була. Ни өчен Гүзәл Яхинаның әсәре миңа бик кадерле? Чөнки андагы вакыйгалар нәселемдәге тарихлар белән аваздаш. Хәзер авыл җирендә дә яшьләр интернетка кереп чумган. Тулы бер дөнья Атлантида кебек океан астына китеп бара, ә мин бит шул дөньяның шаһиты. Бу идея шигырьләремдә дә бар, ләкин анда гына әйтеп бетереп булмый. Һәр гамәлнең 50 проценты бездән тора, бәлки, аннан да азрактыр, калганын Аллаһ Тәгалә эшләтә. Әгәр Ул миңа прозада да нидер эшли алырдай көч иңдерсә, чиксез рәхмәтле булыр идем. Чөнки шигырьдә генә әйтеп бетереп булмый торган катламнар, тектоник җир катламнары кебек, кузгалып, хәрәкәтләнә башлады миндә.
 
– Татар әдәбиятына нинди диагноз куя аласың?
– Үз-үзебездә бикләнеп ятабыз. Бик әз нәрсәне күргән кешеләр без. Харуки Муракамины, Орхан Памукны, Элиф Шафакны яратам. Памук читтә яшәп кайта да Төркия­гә читтән караш ташлый, Мураками да Японияне читтән кайткан караш белән тасвирлый. Анализ чагыштыра алырдай мөмкинлегең булудан килә. Читтән карамыйча торып, үз кутырларыңны актарып, сызландырып кына ятудан китәргә, акрынлап Хисне (эмоцияне) Акыл белән дә кушарга өйрәнергә вакыт безгә. Кайчандыр бу бездә булган. Марат Кәбиров әсәрләрендәге үзирония ошый миңа, экспериментлар, кысадан чыгып карарга тырышу. Гаяз Исхакыйның «Зиндан»ын укыйм кабат. Гомумән, үзебезнең гасыр башы әдәбиятын. Никадәр масштаблы фикер йөртә белгән алар, безгә хәзер шул җитми. Вакланабыз.
 
– Татар әдәбиятында халыкны дер селкетерлек феноменнар сирәк, килешәсеңме? Соңгыларыннан Зифа Кадырова белән Гүзәл Яхинаны гына атап була...
– Күптән түгел әниләргә кайтып килдек. Диванда бәйләме һәм Зифа Кадырованың яңа китабы ята. «Бер генә төнгә биреп тордылар. Чират торып укыйбыз», – диде. Зифа апа татар китапларына кызыксынуны көчәйтте, анысы өчен афәрин! Гүзәл Яхина – рекламалы феномен, һич кенә дә әсәре сыйфатсыз, дип әйтмим, дөрес аңла. «Зөләйха» кебек әсәрләр рус әдәбиятында да көн саен туып тормый, башка әдәбиятларда да. Дөньяда һәм рус әдәбиятында китапны рекламалау, шәхесне популярлаштыру – аңардан феномен ясау системага куелган. Бездә феномен булырлык әйберләрне таныту, китаптан продукция ясау юк. Татар поэзиясен дә, прозасын да бүген курыкмыйча дөнья мәйданына чыгарырга була. Моның белән махсус шөгыльләнергә кирәк.
 
Шәхес үзе исән вакытта зурлап яңгырамаска да мөмкин. Бу аның шәхси сыйфатлары, характеры, фобияләре белән дә бәйле булырга мөмкин, тирәлеге, вазгыять белән дә. Факторлар бик күп монда. Ә көннәрдән бер көнне ул югалган атау кебек калкып чыгарга һәм дөньяны шаулатырга мөмкин. Мәсәлән, рәсем сәнгатендә Фрида Кало – шундыйлардан. Георг Тракль дигән бик шәп шагыйрь бар, минем өчен ул – шундый. Ә татар шигъриятендә минем өчен Наис абый Гамбәр феномены бар. Шигърияте дә, фәлсәфәсе, тел-стиль ягыннан да бик шәп ул. Әмма үзе исән чагында халык аны артык белмәде, хәзер дә күпләр белми. Бездә тагын шундый үзенчәлек тә бар: без шәрран ярган, күп очракта асылы белән спекулятив булган сөрәннәргә күбрәк ышанабыз, аларны хакыйкыйрәк саныйбыз. Мине акрынлап андыйлар сагайта башлады хәзер. Мәйданнар да шикләндерә. Һәм тагын: бездә зәвык, эстетика аксый. Һәркем классик язучы булырга омтыла, ләкин төп яза торган да, укый торган да массаның эстетикасы югары, дип әйтмәс идем. Ул эстетика, гомумән китап культурасы махсус та юкка чыгарыладыр бәлки. Татарстан районнары буйлап китап кибетләренең калмавы, мәсәлән, берәүне дә борчымый хәзер. Димәк, халыкка алар кирәк тә түгел.

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 08.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»