поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.12.2015 Мәдәният

Сез кайсы як мишәре? (ФОТО)

Кәефләр шәп. Әйтерсең, моңарчы бер-берсенә кунакка йөрешкән дуслар-туганнар җыелышкан. Таныш булмаганнары да аптырап тормый. Һәр тарафта: “Сез кайсы як мишәре?” – дигән сорау яңгырап тора. Ишеттегезме-белдегезме икән: бу – УНИКС залы, монда тамашачылар хозурына “Мишәрләрем” дип аталган концерт-тамаша тәкъдим ителде.

Сүз дә юк, концерт шәп булды. Хәер, моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. “Мишәрләрем” проектының авторы һәм продюсеры – Рифат Әхмәт улы Фәттахов. Шуңа да Рәнис Габбасов, Азат Абитов, Сиринә Зәйнетдинова кебек Ваһапов исемендәге фестивальдә җиңү яулаган асыл кызлар-егетләрнең бу тамашада сәхнә тотуы гадәти хәл булып тоелды. Талантлы яшьләр янында Илсаф, Халидә Бигичева кебек күренекле җырчыларның чыгышы концертны чын мәгънәсендә сәнгать әсәренә әверелдерде. Илсөя Бәдретдинова, Нияз Җәләлов, Рәшит Шамкаевлар үзләренә генә хас төсмерләр өстәде. Мәскәүдән кайткан җырчылар Гүзәлия белән Эмиль әфәнде нур өстенә нур булды. Аңлагансыздыр инде, бу концертта катнашучыларның барысы да – җырчылар да, музыкантлар да, алып баручылар – әтисе ягыннан тамырлары Чуашстанның Батыр районыннан булган Гөлназ Сәфәрова белән Камал театрыннан халык артисты Искәндәр Хәйруллин да – мишәрләр кавеменнән. Залда да гел мишәрләр диярлек булмадымы икән әле? Чөнки алып баручылар сәхнәдән Чүпрәле, Чирмешән, Аксубай, Чуашстан, Нижгар һәм төрле төбәк мишәрләре хакында сорашканда: “Без монда-а-а”, – дигән тавышлары шактый саллы ишетелде.

Әйтергә кирәк, тамашачыларның төрле төбәкләрдән җыелганына да гаҗәпләнергә түгел, сокланырга гына кала. Моның үз сере бар. Күбесе үз якташлары өчен җан атарга килгән. Мәсәлән, Чуашстанның Азат Абитов туып үскән Шыгырдан авылыннан биш рәт тутырып утырдылар. Бу да – рекламалауның бер төре бит. Реклама җәһәтеннән, мөгаен, “Мишәрләрем” тамашасын оештыручыларны үрнәк итеп куярга кирәктер. Өр-яңа проектның беренче концерты һәм шундый зур уңыш! Интернет челтәрендә дә оештыручылар афиша элү белән генә чикләнмәделәр, һәрбер катнашучы хакында тәфсилләп сөйләделәр, иҗаты белән таныштырдылар. Бер караганда, инде барысын да беләсең, интернетта җырларын тыңларга да мөмкинлек бар, концертка барып тормасаң да була кебек. Юк, игъланнар шулай итеп оештырылган ки, барыбер кызыктыра, ымсындыра, барасы, карыйсы килү теләген уята. Һәм юкка түгел. Гөлназ Сәфәрова сценарийны тамашачыны җәлеп итәрлек итеп төзегән. Сәхнәгә менгән һәр кешенең чын йөзен ачып бирә алды ул. Мәсәлән, Самара егете, музыкант Ринат Вәлиевнең сигез баласы барлыгын ишеткәч, белмәгәннәр аһ итте. Буа җырчылары Динә белән Рафаэль Латыйповлар инде утыз елдан артык тату гына яшәп һәм эшләп яталар икән. Аларны мишәрләр арасында үрнәк гаилә буларак тәкъдим иттеләр. Концертта Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Габдулла Рәхимкулов кебек кавемдәшләрен дә искә алырга онытмадылар. Рафаэль Ильясов, Мирсәет Сөнгатуллин, Искәндәр Биктаһировларны да “үзләренеке” иттеләр.

Аңлашыла ки, һәрвакыттагыча, теләсә нинди чара тамашачылар арасында төрле фикерләргә урын калдыра. Бу юлы да шулай булды. Кайберәүләр: “Безнең йолаларыбыз да, мәдәниятебез дә бер үк, этник төркем буларак, мәсәлән, керәшеннәр кебек, мишәрләргә хас бернинди күренеш тә юк. Шулай булгач, мондый чаралар кирәк микән?“ – дигәнрәк шикләрен дә җиткерделәр. Кем белә, бәлки бу сүзләрдә дә хаклык бардыр. Мондый шик-шөбһәләргә Рифат Фәттаховның җавабы мондый булды. “Хәзерге көндә залга тамашачыны җәлеп итү өчен нинди дә булса яңалык кирәк. Бу шул җәһәттән уйланылган проект иде. Максатыбыз бер генә – татарны зурлау, олылау. Мин болай күз алдына китерәм: татар милләте ул – зур бер гөлләмә, ә без, мишәрләр, шундагы бер матур чәчәк. Чәчәкләр матуррак, ныграк, зәвыклырак булган саен, гөлләмә дә шундый сыйфатларга ия була. Сыйфат дигәннән, мишәрләргә аның ихласлык, кыюлык, тәвәккәллек, батырлык, хыянәт итмәү кебекләре хас. Яшерен-батырын түгел, безнең кавем тышкы яктан дорфарак кебек күренсә дә, күңелләребез чиста. Шамил Маннапов безнең хакта юкка гына “Каты телле, йомшак күңелләрем...” дип язмагандыр инде.
 
Бүгенге концертка килгәндә, тамашачыларга ошагандыр дип уйлыйм. Әйтергә кирәк, бер үк концертны утыз тапкыр куйсаң да, һәрберсеннән соң башка төрле фикерләр килә. Ә бу – беренчесе генә. Әлбәттә, уйландыра. Бүгенге концерт Ярмәк биюеннән башланды. Самара өлкәсендәге авыл бу. Ә бит мишәрләр яши торган һәр төбәкнең үз биюе, кыска гына җырлары бар. Мисал итеп, Хәмдүнә Тимергалиева башкара торган “Картуф” көен алырга була. Программаны шул уникаль көйләр белән баетырга иде. Бу бит – татар халкының фольклорын үстерү дигән сүз дә. Кыскасы, камиллеккә чикләр юк. Эшләргә дә эшләргә. Проектның шактый саллы киләчәге булыр дип уйлыйм”. 
Реклама үзенекен иттеме икән, әллә шәп тамаша буласын алдан ук сизенделәрме – билетлар бик тиз сатылып беткән иде. Ә концертны карарга теләүчеләр бихисап. Шуңа күрә дә тамашачыларның соравы буенча 13 декабрь көнне УНИКС залында концерт кабат күрсәтеләчәк. Казанда кайнау гына түгел әле исәпләре. Мишәрләр яшәгән төбәкләргә сәяхәт кылырга ниятлиләр. Кайларга дисезме? Ә мишәр кайда юк соң ул? Шуннан үзегез чамалагыз инде.
 
Фәния Әхмәтҗанова,  
“Ватаным Татарстан” 
№ 186, 08.12.2015
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»