поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июль
  • Алмаз Шәрифуллин - җырчы
  • Айдар Галиәскәров - шоумен
  • Марат Яхъяев - сәнгать эшлеклесе
  • Лилия Йосыпова - журналист
  • Мирсәет Солтангалиев (1892-1940) - дәүләт эшлеклесе
  • Ирада Әюпова - дәүләт эшлеклесе
  • Сөмбел Билалова - җырчы
  • Мәгъсүм Сәләхов - физик
  • Рифкат Хисмәт - язучы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
07.12.2015 Җәмгыять

Бер сүгенү – үзе бер гомер?!

Урам буйлап оятсыз сүзләр сүгенеп барган ир-атларны күргәнегез бардыр инде. Нигә аңа исегез китә дисездер бәлкем... Әйе шул... Хәзер хатын-кызлар да бер дә кимен куймый. Әнә колхоз базарында сату иткән кайбер ханымнар татарчалатып та, русчалатып та «мат» белән генә сөйләшәләр. Гомумән, бездә ата-анасын искә төшереп сүгенмәгән адәм баласы бар микән?

Әйттерепме-әйттерәләр бит. Олысы да, кечесе дә оят дигән нәрсәне оныттымы әллә? «Ник сүгенәсең?» диюдән файда юк. Моңа җавап итеп, кайбер дуамал ир-атлар ипи шүрлегеңә менеп төшәргә дә күп сорап тормас.
 
К айберәүләр, Россия халкының культурасы түбән, шуңа күрә сүгенә, ди. Анысы да бардыр. Әле аның «культурный», укымышлы интеллигент дип йөргәннәребез дә колакны ярырлык итеп сүгенә бит.
Бу әдәпсезлек безгә каян йоккан соң? Тел белгечләренең раславынча, ул монгол яулары чорында барлыкка килгән. Ә урыс теленә Алтын Урда халкыннан кергән дип фаразлыйлар. Бериш филологлар моның белән килешми. Алар сүгенү сүзләренең тамыры, яралгысы славян халыклары лексикасына барып тоташа диләр. Кем белгән, бәлки, сүгенү гадәте Алтын Урда халкы теленә монголлардан кереп калгандыр. Урыс фольклорында, мәкаль, әйтемнәрдә сүгенү сүзләренең бик күптәннән кулланылуы мәгълүм. Михаил Грачев «Словарь тысячелетнего русского арго» дигән сүзлегендә безнең эрага кадәр үк жаргон сүзләрнең кулланылуы турында яза. Мондый сүзләр белән сүгенү сүзләре арасында аерма бар. Ләкин оятсыз, әшәке сүзләрнең жаргон сүзләр белән янәшә йөрү ихтималы да юк түгел. Михаил Грачев, елъязма авторлары начар, оятсыз сүзләрне бәлки белмәгәннәрдер, белсәләр дә, аларны кулланмаганнар, чөнки алар урыс теле өчен түбән дәрәҗәдәге сүзләр дип саналганнар, ди.
 
XVIII-XIX гасырларда такмак, мәзәк, әкиятләрдә оятсыз сүзләр булуы билгеле. Владимир Даль үзенең «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлегендә сүгенү сүзләрен кызганмаган. Әмма ул аларның каян килеп чыгуы турында төгәл генә аңлатма бирми. Хәтта хәзерге заман рус теленең тарихи-этимологик сүзлегендә дә моңа аныклык кертелмәгән. Кайбер лингвистлар, «мат» сүзе үзе көнчыгыштан, аерым алганда, фарсы теленнән шахмат термины буларак кергән, дип фаразлыйлар. Ул җиңелүне аңлаткан. Икенчеләр, «мат» латин сүзе «матис»тан алынган, диләр. «Матис» исерек, аңгыра мәгънәсен аңлата. Бу сүз, безнең телгә тәрҗемә ителеп, «сүгенү» сүзе булып кергәндер, дигән фикер әйтүчеләр дә бар. Беренче тапкыр сүгенү сүзе шул исерек затлар авызыннан чыкмадымы икән?
 
Христиан дине кабул ителгәч, сүгенү сүзләре тыелган. Ләкин кайберләре кулланылышта калган. Алар буыннан буынга күчеп килгән. Шулай да Россиядә әшәке сүзләр белән сүгенү шулкадәр киң таралып китә, хәтта армиягә дә бу яман гадәт үтеп керә. Аннан арыну өчен чаралар күрер­гә тырышканнар. Ләкин бу әллә ни уңыш китерми. 1648 елда, патша Алексей Михайловичның указы белән, оятсыз сүзләр белән сүгенү тыела. Бу да ярдәм итми. Халык аты-юлы белән сүгенү гадәтеннән арына алмый. 1917 елга кадәр моңа әллә ни артык игътибар бирмәгәннәр. Тора-бара НКВД лагерьларында ул гадәти бер хәлгә әйләнеп китә. Моңа каршы каты чаралар күрергә карар кылалар. Академик Лихачев истәлекләрендә: «Лагерьда сүгенгән ир-атларны стенага терәп аттылар», – диелә.
 
Бөек Ватан сугышы фронтларында бу гадәт аеруча киң тарала. Безнең солдатлар, бигрәк тә фашистлар белән йөзгә-йөз очрашкан чакларда, әшәке сүзләрне кызганып тормаганнар.
Бу чирдән тиз генә арыну юлы күренми. Хәтта кайбер нәшриятлар, әдәпсез, оятсыз сүзләрне җыеп, аңлатмалы сүзлекләр чыгардылар. Бериш рус язучылары андый сүзләрне үзләренең әдәби әсәрләренә «өстерәп» кертәләр. Мәсәлән, ­«Русский «мат» дигән аңлатмалы сүз­лектә Җир йөзендә нинди әшәке, оятсыз сүз бар, шуларга аңлатма бирелгән. Аларны Татьяна Әхмәтова җыйган һәм сүзлек төзегән. Аның сөйләвенә караганда, ул күп еллар буена сүгенү сүзләрен җыйган һәм шул темага диссертация яклаган, аннары, бераз кыскартып, китап-­сүзлек итеп чыгарган.
 
Андый сүзлек, китаплар тагы да бар әле. Василий Буй китабы «Русская заветная идиоматика» дип атала. Моннан тыш, лингвист Алексей Плуцер-Сарно ун томлык «Словарь русского мата» дигән сүзлек бастырып чыгарган. Мондый басмаларның авторлары моны гадәти бер хәл дип саныйлар һәм аларны «канатлы гыйбарәләр» дип атап, фәнни кулланылышка кертү фикерен яклап сөйлиләр. Әйтик, Василий Буй сүзлегенең керешендә: «Яшь буынның рәсми булмаган рус телендә аралашу традицияләренә чын күңелдән бирелгәнлеге өлгерешне яхшыртып кына калмая­чак, ә бәлки, белемгә омтылучан яшь фикер ияләрендә тел турындагы фәнне җитди өйрәнү өчен зур кызыксыну да уятачак», – диелә.
 
Моны төрлечә аңларга мөмкин. Мин үзем болайрак күз алдына китерәм: рәхәтләнеп сүген, тел байлыгың артыр. Мондый китапларның авторлары аларны кулына алган кешеләрне кисәтеп тә куялар, янәсе, андагы сүзләрне башка бер генә аңлатмалы сүзлектән дә таба алмассыз.
 
Рус телендә басылып чык­кан кайбер әдәби әсәрләрдә дә оятсыз сүзләр алай бик тансык түгел. Петр Алешкин романнарындагы әшәке, оятсыз сүзләрне тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Владимир Маяковский, Александр Солженицын әсәрләрендә дә андый сүзләр очрый. Шөкер, безнең татар әдәбияты өчен бу хас түгел. Алай да сүз уйнатулар, жаргон сүзләр куллану бар. Ул элек тә булган.
 
...Менә шулай. Безнең өчен теләсә кайда һәм теләсә кем алдында иң әшәке сүзләр белән сүгенү берни тормый. Элек авылда мондый кешеләргә: «Син нишлисең, оятсыз, бер телеңне тыя бел!» – дип тыярга тырышсалар, хәзер андыйларны яклаучылар да бар. Язучы, сәясәтче Эдуард Лимонов болай ди: «Кешенең сүгенүен тыярга тырышудан берни дә килеп чыкмаячак. Ул сүгенә икән, бу – аның хисләрен тыя алмау бәласе. Ә хис-тойгыларны тыю мөмкин түгел. Гомумән, сүгенүне тыярга маташу ул – кешенең көлүен яки елавын тыярга тырышу белән бер».
 
Билгеле, сүгенергә яратучылар өчен аның җае чыгып кына тора: эше пешмәсә, юлы уңмаса, берәр нәрсәгә ачуы килсә, зарыгып көткән кешесе вакытында килмәсә, кемдер нахакка рәнҗетсә... Элек «мат» белән бер дә сүгенмәгән кешеләрдән дә моны көтәргә мөмкин. Мошенниклар кулына эләксәң, даруханәгә барып, кирәкле даруыңны ала алмасаң, коммуналчылар фатирыңны рәтләп җылытмасалар, атна буена кайнар су булмаса, хат ташучы вакытында гәҗит китермәсә һәм башка эчпошыргыч башбаштаклыклар белән башыңны әйләндерсәләр, авызыңнан ни чыкканын сизми дә каласың. «Сүгенеп җибәрсәм, бөтен ачуларым басыла», – ди машина йөртүче бер танышым.
 
Ни кызганыч, хәзер мәктәп баласының авызында да шушы сүгенү сүзләре...
Ни генә дисәк тә, безнең ха­лык­ка сүгенү килешми. Без  –динле, денле халык.

Мөнир АБДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ --- | 05.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы