|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2015 Мәдәният
Ирек Баһманов: “Кешене картайган саен сагынулар баса, ул истәлекләр белән генә яши икән” ди иде23 ноябрьдә Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов вафат булды. Соңгы вакытта каты авырып йөргән Ирек абыйның 21 ноябрь кичендә хәле тагын да авырайган һәм “Ашыгыч ярдәм” аны Чехов урамындагы сырхауханәгә – РКБ-2гә алып киткән. Әмма аның хәле инде табиблар ярдәм итәрлек булмаган, өченче инсульт кичергән актерның сырхауханәдә гомере өзелгән... Ирек Баһман 84 яше туларга ай ярым кала китеп барды. Әле бу елның май аенда гына “Татарстан яшьләре”нә биргән интервьюсында гел шаярып сөйләшүче Ирек абый: “Татар театры тарихында минем яшьтә тулы штатта эшләгән артист юк, кара, нинди матур егет бит мин, әле уйнарга да уйнарга, шулай бит?!” – дигән иде. Гаиләсе турында сорагач, боегып-бөрешеп калып, 45 ел тату гомер кичергән хатынының – яраткан Рәшидәсенең моннан тугыз ел элек бакыйлыкка күчүе, аны өзелеп сагынып, көн саен елавы турында әйткән, “кешене картайган саен сагынулар баса, ул истәлекләр белән генә яши икән” дигән иде.
Бөтен гомерен театрга, сәхнәгә багышлаган Ирек Баһман соңгы сулышына кадәр яраткан һө-нәренә, иҗатка, сәнгатькә тугры калды. Искиткеч зыялы, әдәпле, тыйнак һәм гади иде Ирек абый, ул тудырган ягымлы, җылы образлар өзелеп сагындырыр әле...
Яраткан артистыбызның авыр туфрагы җиңел булсын.
Аның балаларының, оныкларының, туганнарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз.
--- |
Иң күп укылган
|