поиск новостей
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Февраль
  • Эльвира Хәйруллина - җырчы
  • Рәфыйк Шәрәфиев - журналист
  • Вафирә Гыйззәтуллина (1946-2001) - җырчы
  • Фәрит Ибраһимов (1893-1943) - шагыйрь
  • Федор Шаляпин (1873-1938) - җырчы
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
Архив
 
07.12.2015 Юмор

Тана һәм сыер сату-алу белән шөгыльләнүче абзый Илфак Шиһаповка үз каналлары буенча хатын эзли башлаган

Юл төшеп, ­Балтач ягындагы бер авылга кердек. Хуҗалар бик кунакчыл, таныш булма­сак та, шунда ук чәйгә дәштеләр. Өстәл мулдан әзерләнде: дерелдәвек, коймак, каймак, ит... Хуҗабикә мәтрүшкәле чәй ясады, хуҗа безнең белән утырды... Ул мал алу-сату, ит сәүдәсе белән шөгыльләнә икән. Иркенләп чәй дә эчә алмады, телефоны туктаусыз шалтырый.

– Алле. Нәрсә? Сыер? Икене бозаулаганмыни... Хм... Иллегә алам. Хәзер уйлап бетерәм дә...
 
Икенче номерга шалтырата:
– Кара әле, син сыер дигән идең бит. Ие, таптым. Икене бозаулаган. Ие инде, илле бишкә бирәм. Ярар, ярар, әйдә, илле өч. Килештек, иртәгә алып киләм, акчаңны әзерлә!
Аннан, телефонын куеп, бераз безнең белән сөйләшә. Елмая белми бугай, җитди йөзле. Ит кирәкмиме дип сораша, мин йомшап китеп, ун килограмм иткә заказ бирәм. Тагын телефон шалтырый:
– Нәрсә? Тана? Утыз меңгә каян мин сиңа буазны табыйм? Бозау диген. Ярар, эзләп карармын.
 
Икенче номер җыя:
– Кара әле, син таналар бар дигән идең. Марида? Соң, булсын, бакча башында гына ич. Барабыз да алабыз.
...Тагын чәй эчәбез. Хәлләр сорашыла, яңалыклар. Хуҗаларны минем гаилә матавыклары кызыксындырганын сизәм, тик тәрбиялелекләре сорашырга мөмкинлек бирми. Тагын телефон!
– Үгез? Печмәгән? Ярар, уйлап бетерим әле.
 
Миңа:
– Ирләргә үгез ите ашарга кирәк дия иде безнең бабай. Аласыңмы?
– Алам.
– Ике көннән Казанга ит илтәм, кертеп чыгармын. Бир телефоныңны.
...Чәйләп туйгач, без юл­га җыендык. Ишек төбендә аяк киемнәре киеп торам – хуҗа хатын чыккан. Кулында пакет.
 
– Кара әле, энем. Ни бит... Син бит хәзер ни...Теге... Ялгыз, иеме.
– Ну, шулайрак...
– Менә моны ал әле. Кайт­кач, бер утырып ашарсың. Яратып ашадың бит. И-и-и, усал шул хәзерге хатыннар...
 
– Кирәкми, апа...
– Юк, юк, ал. Үпкәләтә­сең...
...Пакетта дерелдәвек, каймак, сөт... Ризыкны рәхмәт әйтеп алдым. Чыктым машина янына. Кузгалганчы, берне тартыйм дип басып торам. Галушларын сөйрәп, хуҗа да чыкты. Елмаймый, һаман телефоныннан маллар турында сөйләшә. Телдә: «Тана, сыер, бозау, ит...»
 
Сөйләшеп бетерде, минем янга килде:
– Ни, брат, кара әле, син бит инде ялгыз хәзер, иеме?
 
– Ие шул...
– Безнең Балтач ягын бик яратасың икән. Өченче хатынны Балтачтан алам дигәнсең... Берәрсе бармы соң как вариант?
 
– Юк шул әлегә. Бу яктан юк...
– Хм... Соң, карыйк.
– Белмим дә инде...
– Алай димә син. Хатын‑кызны аны башта җентекләп карарга кирәк. Аннан гына алырга... Вариантлар табып куяргамы соң?
 
– Ну... Булса комачауламас иде дә... Ниндиерәк вариантлар соң?
– Юк, син башта әйт: сиңа тана кирәкме? Әллә...
 
Егылдым... Бүген дә Балтач ягына таба барсам, шул: «Тана кирәкме?...» искә төшә дә, тиле кеше кебек, үзалдыма көлеп барам... Рәхәт...
 
Илфак ШИҺАПОВ

---
Шәһри Казан
№ --- | 06.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы