поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ике сәгать буе кешеләрнең гайбәтен сатканнан соң, “ярар, үзләре беләләрдер инде” дип әйтеп куярга онытмагыз.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Сентябрь
  • Кәрим Габидуллин (1945-2025) - музыкант
  • Вера Минкина (1918-2011) - актриса
  • Ирек Богуславский - эшмәкәр
  • Зөлфия Шәмсуарова - актриса
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
Архив
 
07.12.2015 Җәмгыять

Татарстан халкын террорчылык ихтималы арту турында кисәтәләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта катнашучылар «Террористик гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кшеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында»гы мәсьәләне карадылар.

Чара видеоконференцэлемтә режимында алып барылды, анда  муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләре әгъзалары, эре предприятиеләр, социаль билгеләнештәге объектлар җитәкчеләре катнашты.
 
Татарстан Президенты Матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия төрле халыкара террорчылык оешмаларыннан чыккан янауларны һәм аларның булу мөмкинлеге артуны билгеләп үтте. Татарстан Республикасында, Россиянең башка төбәкләре һәм бүтән дәүләтләр белән беррәттән, террористик һөҗүмнәр булырга мөмкин дип белдерелде.
 
Шуңа бәйле рәвештә хокук саклау структуралары һәм махсу хезмәтләр тәүлек буена потенциаль террорчыларны һәм аларның иярченнәрен ачыклау буенча үз эшчәнлеген көчәйтелгән режимда гамәлгә ашыра.
 
Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында халыкны яклау дәрәҗәсен арттыру буенча өстәмә гамәлләр билгеләнде, бигрәк тә кешеләр күпләп була торган урыннарда.  
 
Татарстан Республикасы халкын уяу булырга, режим-саклау һәм тикшереп карау гамәлләрен көчәйтү зарурлыгына тыныч карарга, бик игътибарлы булырга өндәделәр.   
 
Террорчылык актларын кисәтү, үзеңне һәм якыннарыңны яклауны тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылык һәм тынычлык саклау өчен республикага һәм Казанга күптән түгел килгән барлык шикле затлар турында, шикле вакыйгалар турында түбәндәге элемтә каналлары буенча кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.
 
ТР буенча ЭЭМ дежур хезмәте телефоны: (843) 291-35-28  яисә  02
 
Мобиль телефоннар өчен: 020
 
Татарстан Республикасы буенча Россия ФИХИнең дежур хезмәте телефоны:  (843) 231-45-55
 
Коткару хезмәтенең уртак номеры: 112 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.12.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы