поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.12.2015 Авыл

“Солтан” агрофирмасы: Уңдырышлылыкны арттырасың килсә... сугар (ФОТО, ВИДЕО)

Авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар, гадәттә, әлеге тармактан читтәрәк торырга киңәш итә. “Эше күп, акчасы аз” дигән сүзләрне дә шактый еш ишетергә туры килә. Бактың исә, татарстанлылар арасында “чын шәһәр кешесе” булуга карамастан, әлеге рәхәт тормыштан баш тартып, авылны сайлаган затлар да шактый икән.

Мәсәлән, Балык Бистәсе районындагы “Солтан” агрофирмасы җитәкчеләре әнә шундыйлардан. Якынча җиде ел элек, “Солтан” колхозы тулысынча таркалгач, дүрт дус-иш бергә киңәшләшәләр дә, биредә агрофирма оештырып җибәрәләр. Беренчел капитал әллә ни зур булмый. Техника сатып алып, эшкә керешү өчен 70 миллион сум күләмендә инвестицион кредит алырга туры килә. Шул рәвешле, беренче елны 1200 гектар мәйданны гына эшкәртү мөмкинлеге туа. Еллар узган саен, чәчүлек мәйданнары да зурая, хуҗалыкның рентабельлеге дә артканнан-арта. Агрофирма директоры Ринат Хамадияров сүзләренчә, хуҗалык китергән керемне алар һаман да үсү һәм камилләшүгә тоталар әле...
 
 
Әлеге хуҗалык бары тик игенчелек белән генә шөгыльләнә. Нигездә яшелчә җитештерәләр. Бәрәңге, кызыл чөгендер, кәбестә һәм көнбагыш аеруча керемле культуралардан санала.
 
- Инвестицион кредитны киләсе елның маенда түләп бетерергә планлаштырабыз. Аннары банклар янына якын килмәскә инде. Үз чараларыбызга гына эшләргә телибез, - ди Ринат әфәнде.
 
Суны тамчылап сибәләр
 
Биредә бәрәңге культурасына аеруча зур игътибар бирелә. Узган ел хуҗалыкта бәрәңгене 100 гектарда гына утыртсалар, быел әлеге культура мәйданнары 200 гектарга җиткән. Бактың исә, агымдагы елда биредә беренче тапкыр заманча сугару системасыннан файдалана башлаганнар икән.
 
 
- Әлеге системаны сатып алу һәм урнаштыру 5 миллион сумга төште. Әлбәттә, без аны дәүләт ярдәме белән гамәлгә куйдык: чыгымнарның 80 процентын дәүләттән алган субсидияләр каплады. Бу якынча 3,7 миллион сум дигән сүз. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Татмелиорация” компаниясенә зур рәхмәт, - дип белдерде Ринат Хамадияров.
 
Әлеге мелиорация системасы тамчылап сугаруны күздә тота. Махсус җиһаз ярдәмендә су үсемлекнең тамырына җибәрелә. Шул рәвешле, суның дымга әверелү яки агып чыгу мөмкинлеге юкка чыга. Бу, үз чиратында, суны саклап тотарга ярдәм итә.
 
 
- Беренче карашка, үсемлекнең төбе коп-коры кебек. Ә чынлыкта исә аның тамыры дым белән тулысынча тәэмин ителә. Шунысы мөһим: бу җиһаз ярдәмендә культураларны өстәмә витаминнар белән тәэмин итү һәм корткычларга каршы көрәшү мөмкинлеге дә туды, - дип аңлатты җитәкче.
 
Җирләрне сугару уңдырышлылыкны 2 тапкырга арттырган
 
Хәзерге вакытта әлеге заманча сугару системасы 100 гектар бәрәңге җирендә кулланыла. Калган 100 гектар мәйданда мелиорациянең гади ысулыннан файдаланалар.
 
 
Әйтергә кирәк, тамчылап сугаруның төп өстенлеге – ул хуҗалыкка уңдырышлылыкны бермә-бер арттырырга ярдәм иткән. Гадәттә, бер гектар җирдән 250-330 центнер бәрәңге җыйсалар, быел бу күрсәткеч 450 центнерга кадәр (!) җиткән. Нәтиҗәдә, рентабельлекне якынча 20 процентка арттырганнар.
 
Кызганыч, агымдагы елда бәрәңгегә ихтыяҗ башка еллар белән чагыштырганда бераз кимегән икән. Аның каравы, борчылырга урын юк, диләр биредә. Ник дигәндә, бәрәңге саклау өчен махсус биналары бар. Бу исә хуҗалыкка әлеге культураны кыш көннәрендә дә рәхәтләнеп сату мөмкинлеге бирә.
 
 
- Бәрәңгегә ихтыяҗ көн саен үзгәреп тора бит. Мәсәлән, хәзерге вакытта килограммын 10 сумга сатабыз, - дип ассызыклады Ринат әфәнде.
 
Уртача хезмәт хакы – 20 мең сум
 
Бәрәңгедән кала, хуҗалыкта кызыл чөгендер, кәбестә, көнбагыш һ.б. культуралар да җитештерелә. Быел кызыл чөгендер 400 тонна күләмендә уңыш биргән. Җыеп алынган кәбестә күләме 1600 тонна тәшкил иткән. Аларның барысы да сатылып беткән инде.
 
 
- Яшелчәне сатуга килгәндә, аларны бөтен Россиягә таратабыз. Көнбагыш үстерү дә шактый гына яхшы уңыш китерә, - дип белдерде Ринат Хамадияров.
 
Хәзерге вакытта агрофирмада даими эшләүчеләр саны 30. Җәй көннәрендә аларның саны 50гә җитә. Араларында күрше авыллардан килеп эшләүчеләр дә бар икән.
 
- Хезмәт хакларына килгәндә, хәзерге вакытта биредә уртача хезмәт хакы 20 мең сум, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
 

 

Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 03.12.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»