|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2015 Җәмгыять
ВИЧлы әнигә дә бала тансыкТатарстанда шулай куелган: хастаханәгә кереп ятасыңмы, әллә операция ясатырга җыенасыңмы, иң әүвәл ВИЧ-инфекциягә кан анализы тапшырасың. Бездә мондый тәртип 15 ел элек урнаштырылды һәм ул нормага әйләнде. Анализ тапшырмый торып, дәвалауны башламыйлар. Баштарак ул кагыйдәне өстәмә мәшәкать дип кабул итүчеләр, аның белән килешергә теләмәүчеләр дә шактый буды. Россия Хөкүмәте комиссиясе дәрәҗәсендә бу мәсьәлә быел октябрь аенда гына күтәрелде һәм хуплау тапты. Республика СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин әйтүенчә, республикада 5 мең ярым кешегә ВИЧ-инфекция диагнозы өстәмә тикшеренү үткәндә куелган. Болар – табибларда исәптә торучыларның 30 процентка якыны. Россиянең күп төбәкләрендә анализ тапшыру буенча мәҗбүриләү юк һәм кайбер җирлекләрдә халыкның бер проценты ВИЧ-инфекция йоктырырга өлгергән. Тагын да чәчне үрә торгызырлык саннар: 22 төбәктә яшүче халыкның 50 проценты – ВИЧлы. Бу саннар “Татмедиа” агентлыгында 1 декабрь – СПИДка каршы Халыкара көрәш көнне үткәрелгән матбугат конференциясендә яңгырады. Һәр чыгыш ясаучы профилактика өчен алдан тикшеренеп, тест үтәргә кирәклеген ассызыклады.
Нәрсәгә кирәк соң ул тест, дисезме? Чир алданрак беленсә, авыру кеше вируска каршы иртәрәк дәвалана башлаячак. Анда җаваплылык, курку хисе барлыкка килеп, якыннарына чирне ияртмәү ягын кайгыртачак. Табиблар фикеренчә, чир беленмәгән сурәттә сырхау аны кимендә ике кешегә йоктырачак – иренә яки хатынына, баласына... Россиянең кайбер төбәкләрендә чир күбрәк кан аша күчсә, Татарстанда җенси юл белән тарала.
Статистика күрсәткәнчә, сораштырулар вакытында сырхауларның 60 процентка якыны ВИЧның җенси юл аша йоккан булуын фаразлый. Дөрес, шундыйлар да бар: 73 кеше ничек иярткәнен анык кына аңлата алмаган.
Бездә иң күп сырхаулар көньяк-көнчыгыш районнарга – Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорскига туры килә. Татарстанда ВИЧ-инфекция белән 19 мең 326 кеше авырый. Статистика 1987 елда алып барыла башлады. Быел 11 ай эчендә 1 мең 182 кешегә куркыныч диагноз куелган. Болардан тыш, шундый ук чире булган 152 кеше чит төбәкләрдән күчеп килгән. Узган ел андыйлар саны 187 булган. Авыручыларның уртача яше – 30 белән 50 арасында, ди белгечләр.
Татарстанда барлык авыручыларның 53 проценты дәвалану уза, даими препаратлар эчеп тора. “Әгәр дәваланучылар 60 процентка җитсә, 2023 елда әлеге чирнең шактый кимүен сизәчәкбез, – ди Нияз Галиуллин. – Пациентларның 70 процентын колачлый алсак, чир 2020 елларда чигенә башлаячак, ул күрсәткеч 80 процентка җиткән очракта кимүне 2017 елда ук сизәчәкбез”.
Мәскәүдә узган Хөкүмәт комиссиясендә бу проблема буенча да фикер алышканнар. Татарстаннан да тәкъдим белән чыгучылар булган. Барлык сырхауларны вакытында дәвалануга этәрә алмауның сәбәпләре төрле. Беренчедән, авыру үзе моңа бик җитди карамаса, икенче яктан, дарулар шактый кыйммәт. Федераль акчага алынучы препаратлар – нигездә чит ил эшләнмәләре. Алар безнең илдә бөтенләй чыгарылмый диярлек, шуңа күрә бәяләре айлап түгел, көнләп үзгәреп тора.
Ел саен республика бюджетына федераль казнадан ВИЧ-инфекциядән дәвалау өчен 500 миллион сум акча күчә. Бер сырхауны дәвалау якынча 140 мең сумга чыга. Моңа өстәп, узган ел профилактика өчен республика бюджеты 1 миллион сум, федераль үзәк 4 миллион сум акча бүлеп биргән. Ә быел ул максатлар өчен 10 миллион сумга якын акча каралган. Күргәнебезчә, ВИЧ-инфекциянең тамагы зур – шактый гына миллионнарны үзенә йотып бара. Быел үзебездә эшләнгән “ДНК-4” вакцинасын сынап караганнар. 30 пациент тикшеренү узган. Нәтиҗәсе ничек булып бетәр?
– Казандагы “Татхимфармпрепаратлар” берләшмәсе бу төр вируска каршы 13 төр препарат чыгарырга әзер, – ди “Яңа гасыр” коммерциячел булмаган автоном хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева. – Ул дәүләт структурасында эшләүче бердәнбер предприятие буларак та башкалардан аерылып тора. Алар даруларны күпме кирәк шулкадәр чыгара алыр иде. Бүген ул хакта сөйләшүләр алып барыла.
Татарстанда ВИЧ инфекция белән авыручылар арасында йөккә узучылар 11 процентка арткан. “ВИЧлы аналарның бала табарга теләге шул кадәр зур, алар аборт ясатмау ягында. Моны нәрсә белән дә аңлатырга белмәссең”, – дип гаҗәпләнә Нияз Галиуллин. Татарстан бала табу йортларында ел саен ВИЧлы әниләрдән 280-290 сабый туа икән. Быел – дүрт, узган ел биш бәләкәчкә әнисе чире йоккан.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|