поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.06.2009 Мәгариф

ТАТАРСТАННЫҢ 997 УКУЧЫСЫ АТТЕСТАТ АЛМАЯЧАК

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган хәбәрләргә караганда, быел безнең республика буенча 997 чыгарылыш сыйныф укучысы аттестатсыз калачак. Чөнки алар ике мәҗбүри дип куелган Бердәм дәүләт имтиханын (рус теле һәм математика) икелегә тапшырган. Әлеге күрсәткеч гомумроссия күрсәткеченнән дә күбрәк. Россия буенча аттестат ала алмаучыларның гомуми күрсәткече 2,2 процентка тиң, бездә исә - 3,9 процент. Кагыйдәләр нигезендә, мондый укучыларга бары тик мәктәпне бетерү турындагы махсус белешмәләр генә биреләчәк.

Татарстанда барлыгы 25688 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда катнашкан. Боларга шулай ук узган елларда төрле сәбәпләр аркасында имтихан тапшыра алмаганнар да кушылган. Фәннәр буенча исә күрсәткечләр түбәндәгечә: информатика – 1252 укучы, биология - 3130, рус теле – 29312, география – 531, рус әдәбияты - 1016, математика - 28476, инглиз теле - 1298, немец теле - 70, француз теле - 46, җәмгыять белеме - 11785, химия - 1948, тарих - 3793, физика - 5160.

 

Дөресен әйткәндә, бүгенге мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысын кызганам мин. Мәгариф өлкәсендә ел саен диярлек уздырыла торган үзгәреш-реформалар инде укучы һәм укытучыларның гына түгел, бәлки ата-аналарның да психологиясенә нык тәэсир итә башлады. Бердәм дәүләт имтиханы дигән гамәлне моннан берничә ел элек уйлап чыгардылар. Янәсе, яшь буынны бүгеннән үк көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләргә, имтиханнарны төгәл, гадел бирергә өйрәтергә кирәк. Миңа калса, белеме булганы һәм булдырганы болай да бик сәләтле кеше булып чыга мәктәптән, ә башында булмаганны БДИ белән генә белемле итеп булмыйдыр. Аннан килеп, янәсе, мондый имтихан ярдәмендә егетләр һәм кызлар югары уку йортларына да алыш-бирешсез, гадел керә алачак икән. Монысы тагын шикле күренә. Әйтерсең, БДИ нәтиҗәләре буенча югары һәм уртача балл җыючылар аз була. Андыйлары арасында да конкурс җитәрлек бит әле, бигрәк тә дәрәҗәле белгечлекләр буенча. Димәк барыбер сайларга кирәк булачак. Ә сайлау принцибы бездә еш кына көчлеләр һәм белемлеләр буенча гына эшләнмәгәне барыбызга да билгеле. Хәлиткеч планга кесә калынлыгы факторы чыга. Түбән балл җыйган балалар исә әллә ни дәрәҗәле булмаган уку йортларына яки факультетларга гаризаларын бирәләр, тегесенә керә алмаган очракта, моңа биредә юл ачык булачак.

 

Әйткәнемчә, ике имтиханда тиешле баллар җыя алмасаң, сиңа аттестат бирмиләр, мәктәпне тәмамлаган турында белешмә генә эләгәчәк. Димәк, бу кеше эшкә дә “едва ли” урнашачак, югары уку йортына да керә алмаячак. Бердәнбер юл – техникум-училищеларга юл алу. Яңа гына телевизордан бер техникумга чакырган шундый реклама күрдем: “Если ЕГЭ не сдал, поступай к нам”. Әллә соэ ЕГЭ дигәннәре соңгы вакытта актуаль булган, әмма кризис белән бәйле әһәмиятен югалткан эшче кулларга кытлыкны бетерү өчен уйлап табылганмы? Инде шул дәрәҗәгә барып җиттек ки, болай да аз балалы мәктәпләрдән укучылар, БДИ тапшырмас өчен, тугызынчы сыйныфтан ук мәктәпне ташлап, техникумнарга укырга керәләр ди. Әле бу БДИ эксперинмент рәвешендә уздырган елларда белем алучылар. Ә хәзер ул мәҗбүри куелган. Баланы да аңларга була: бердәм имтихан тапшырмаячагын (әйтик, мәҗбүри куелган математиканы) белгән баланың ике елын заяга уздырасы килми шул. Җитмәсә, татар балалары да рус телендә бирергә мәҗбүри сынауларны, рус теле фәне үзе дә мәҗбүри рәвнштә бирелә. Татар авылларында аның ничек укытылганын һәм ничек имтихан тапшырылганын барыбыз да белә.

 

Кызганыч, әмма, миңа калса, БДИ үзен әлегә акламый кебек. Без имтихан биргән вакытта күпкә җиңелрәк булган икән. Үз мәктәбеңдә, үз дусларың белән, үзеңне унбер еллар укыткан укытучылар янәшәсендә, вакыты белән булышып та җибәрәләр. Ә хәзер. Мескен бала имтиханда булачак укытучыларны да белми, ниндирәк сораулар булачагын да күз алдына китерми, аз гына ярдәм-булышуга да өмет итә алмый. Алла ярдәм бирсен!

 


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ --- | 17.06.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»