поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
04.12.2015 Җәмгыять

Әтиләргә...декрет ялы?

Тиздән Русиядә аталарны да декрет ялына җибәрә башламакчылар. Социаль һәм хезмәт хокуклары үзәге тәкъдим иткән документ буенча, өч еллык декрет ялын өч өлешкә бүлергә кирәк — әниләр вакыты, әтиләр вакыты. Ә өченче өлештә бала белән кем утырачагын гаилә үзе хәл итәчәк.

Әлеге документны әзерләүче чиновниклар фикеренчә, аталарга декрет ялы бирү ысулы белән демографик проблеманы хәл итеп булачак. Ник дигәндә, бүгенге хатын-кыз эш, акча, карьера дип, бала табуны кичектереп тора, ә аннары инде соң була. “Бүгенге җәмгыятьтә гадәттә ана кеше гаиләне карый, бала тәрбияли, ата эшли, акча таба. Шулай итеп, әни кеше 3 елга коллективтан аерылып тора, эш рәтен оныта, тәҗрибәсе кими, нәтиҗәдә, декреттан чыккач, эшен өр-яңадан өйрәнергә мәҗбүр була. Җитмәсә, кайбер оешмалар хатын-кызны: “Фәлән ел эчендә декретка чыкмаска”, — дигән шарт белән генә эшкә ала, ә кечкенә балалы хатыннарны гомумән эшкә алмаска тырышалар”, — ди документ авторларының берсе Сергей Саурин.

Дөрес, ирләрнең декрет ялы алу хокукы хәзер дә бар. Әмма эш урынындагы җитәкчелек ирләрне декретка җибәрергә атлыгып тормый. Җитмәсә, бу очракта ирләрнең хокукы хатынкызныкы белән тигез түгел. Кечкенә баласы булуга карамастан, ир кешене “кыскартырга”, эшеннән азат итәргә мөмкин. Ә балалы хатынны эштән чыгарырга беркемнең дә хакы юк. Социаль һәм хезмәт хокуклары үзәге төзегән документ буенча исә, күчкенә бала белән өйдә утырган ирнең хезмәт урыны сакланырга, стажы барырга һәм декрет акчасы түләнергә тиеш. Норвегия, Швеция, Финляндия һәм кайбер илләрдә мондый механизм күптән кертелгән һәм бу гаилә өчен дә, ил өчен дә файдалы икән.

Мондый закон кабул ителерме-юкмы, әлегә билгесез. Ә бала тәрбияләүгә килгәндә, бу эштә аталар катнашса, бер дә начар булмас иде. Ник дигәндә, безнең илдә бала тәрбияләүнең бөтен мәшәкатьләре, авырлыгы, җаваплылыгы әниләр өстенә төшә. Ә әтиләр, еш кына, кечкенә бала белән декрет ялында утыру түгел, хәтта алимент түләүдән дә качып йөриләр.
 
P.S.1999 елдан башлап Русиядә туучылар саны артканнан-арта бара. 2014 елда 1 миллион 947 мең бала туган.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.11.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы