|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2015 Киңәш-табыш
Фатирны кайчан сатып алырга? (КИҢӘШЛӘР)Күчемсез милек базары шактый катлаулы булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә бу тармакта нинди дә булса фаразлар бирү авыр. Хәер, 2015 елга беренче нәтиҗәләрне хәзердән үк ясарга мөмкин инде. Татарстанның риэлторлар Гильдиясе президенты Андрей Савельев сүзләренә караганда, агымдагы елда күчемсез милеккә бәяләр якынча 10 процентка кимегән. Кризис сәбәпче түгел!
- Фатирларга ихтыяҗ исә, гомумән дә, юк дип әйтергә мөмкин. 2006 елда бер сатучыга 10 сатып алучы туры килсә, быел исә 1 сатып алучыга 10 сатучы туры килде. Бу – бик начар күрсәткеч, - дип ассызыклады белгеч.
Фатирларга ихтыяҗ кимү нәрсә белән аңлатыла соң? Андрей Савельев сүзләренә караганда, монда кризис сәбәпче түгел...
- Әлбәттә, ипотека ставкалары күтәрелү халыкка тәэсир ясады-ясавын. Шулай да, төп сәбәп башкада. Халык фатирларга бәя төшкәнне көтә, киләчәктә ипотека ставкалары күпкә отышлырак булыр дип өметләнә. “Фатирлар арзанаймаячак”, “ипотека ставкасы кимеми” дигән хәбәрләр булу белән халык уяначак, күчемсез милек базары үсеш күрсәтә башлаячак, - ди белгеч.
Мондый хәл бер тапкыр күзәтелгән инде. Хәтерләсәгез, сентябрь аенда Үзәк банк кредит ставкаларын киметер дип фаразланган иде. Тик бу “хыял” тормышка ашмады. Бактың исә, бу чорда татарстанлылар шуны гына көткәндәй, тизрәк фатир алырга ашыкканнар икән.
Ярык тагарак алдында калмас өчен
Хәтерләсәгез, узган ел азагында фатирларга ихтыяҗ шулай ук кинәт кенә арткан иде. Бу күренеш, беренче чиратта, “рубль”гә бәя төшү белән аңлатылды.
- Әлбәттә, күчемсез милек тармагына узган елгы вакыйгалар йогынты ясамый калмады. Аның тәэсире һаман да сизелә. 2014 елның декабрендә халык фатирларны шактый кыйммәткә алган иде. Хәзер исә алар бу милекләрен кая куярга белмиләр. Бәяне төшерәселәре килми, шуңа күрә сатып алучы да юк, - дип дәвам итте сүзен Андрей Савельев.
Мондый вәзгыять кабатланмасын өчен белгеч татарстанлыларны уйлап эш итәргә чакыра. Әгәр тырышсаң, шактый катлаулы чорда да фатирны шактый отышлы итеп сатып алырга мөмкин.
- Хәзерге вакытта Татарстан гамәлгә кертелә торган яңа торак буенча Росиядә иң алдынгы урыннарның берсен тота. Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, бүгенге көндә Казанда гомер итүчеләрнең 70 проценты торак шартларын яхшыртырга тели. Хәзерге вакытта аларның бары тик 20-30 проценты гына андый мөмкинлеккә ия. Калган кешеләр исә үзләренә мондый зур әйберне сатып ала алмый. Мин узган ел фатирны кыйммәт бәядән алган затларга әлеге күчемсез милекләрен хәзер сатарга киңәш итмәс идем. Бу инвестиция озак вакытлы булганда гына табыш китерергә мөмкин. Юкса, әлеге сату-алышлар зыян гына китерәчәк, - дип киңәш итте белгеч.
Бактың исә, соңгы 10 ел эчендә Казанның күчемсез милек базарында бәя үсеше 1000 процентны (!!!) тәшкил иткән.
- Киләсе 10-15 елда фатирларга ихтыяҗ, һичшиксез, булачак. Шул рәвешле, озак вакытлы инвестицияләр отышлы, - ди Андрей Савельев.
Җирне Югары Ослан һәм Питрәч районынннан алыгыз
Күчемсез милекне бүген үк сатып алырга теләгән затларга нишләргә? Акчаны күчемсез милекнең кайсы сегментында саклау отышлырак булачак? Белгеч укучыларыбызга әлеге сораулар буенча да үз киңәшләрен бирде.
- Әгәр дә сез үз акчаларыгызны саклап калырга телисез икән, икенчел торак сатып алу кирәк. Бу торак базардагы үзгәрешләргә аеруча тиз җавап бирә. Шул ук вакытта әлеге төр фатирларны сатып җибәрү дә күпкә уңайлырак. Әгәр дә озак вакытлы инвестицияләргә өмет итәсез икән, коммерцияле күчемсез милеккә өстенлек бирсәгез яхшы булачак. Болар – Казан үзәгендә урнашкан 100 квадрат метрлы офислар, - дип ассызыклады белгеч.
Җир сатып алу белән бәйле тәкъдимнәр шулай ук кызыклы. Шулай да, бу өлкәдә аеруча перспективалы тармакны ачыклавы шактый катлаулы. Моның өчен җир мөнәсәбәтләрендә яхшы белгеч булырга кирәк.
- Җир белән эш итүчеләргә мин Югары Ослан һәм Питрәч районнарындагы җирләргә игътибарны арттырырга киңәш итәр идем. Тиздән нәкъ менә әлеге муниципаль берәмлекләрдә җиргә бәяләр күтәрелер дип фаразлана. Барыбызга мәгълүм, Югары Ослан районында Иннополис төзелеп килә. Биредә күчемсез милеккә бәя, һичшиксез, артачак. Хәзерге вакытта анда җир бәясе Казан белән чагыштырганда 10 тапкырга арзанрак. Питрәчкә килгәндә, биредәге күчемсез милекнең кыйммәте озак еллар дәвамында тиешенчә бәяләнмәде. Хәзер исә бу юнәлеш шактый перспектив тармаклардан санала. Беренчедән, биредә юллар шактый яхшырды, икенчедән, Казан зурайганнан-зурая бара, - дип белдерде белгеч.
Күчемсез милек тармагында 2014 елның декабрь вакыйгалары быел да кабатланырга мөмкин. Хәзерге вакытта Казанда фатирларга ихтыяҗ кинәт кенә күтәрелә башлаган. Мәсәлән, узган айда фатирны теркәү өчен чиратта нибары 15-20 минут утырырга туры килсә, хәзер бу вакыт 1-1,5 сәгатькә җиткән.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|