|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2015 Юмор
Интеллигентлар үлеп бетәчәк! (Уены-чыны бергә)Җәмәгать! Залда интеллигентлар бармы? Интеллигентлар үлеп бетәчәк! Бетәчәк алар. Әнә минем күршедә бер член-корреспондент яши. Татармын, ди. Тик мин шикләнәм. Бермәлне эшкә урнаштырдым моны. Ресторанга. Ә ул нишли? Нәрсә эшли ул член-корреспондент?! Залга фахишәләрне үткәрми. Фахишәләрне ресторанга кертми! Соң, аларны да үткәрмәгәч, кем керсен ул ресторанга. Колхозчымыни?! Ну, шуннан соң атыш башланды. Чүт исән калды теге корреспондент.
– Юк, булмый миннән. Мин лутчы мусор буду убирать, – ди соңыннан.
– Ярый, ярый... Бик яхшы... Бер көн эшлисең, ун көн ял итәсең. Ун мең доллар кесәңдә. Но убирать придется не только мусоров.
– Юк, миннән булмый. Менә мин балаларны яратам, бәлки, шундый эш...
– Ярый, ярый... бик яхшы, мәктәп балаларына наркотик сатарсың.
– Юк, булмый... Булмый... Менә мин берничә телдә сөйләшәм... Валюта саный беләм....
– Ярый, бик яхшы... «Интурист»ка урнашырсың. Валютный проститут булып.
– Юк... Миннән булмый...
Әйтәм бит, үлеп бетәчәк алар. Кулларыннан бер эш килми, ә яшәргә телиләр!..
--- |
Иң күп укылган
|