поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.06.2009 Юмор

КАЛАМБУРЛАР

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Менә сезгә, каләм бурлары,

Татар теле каламбурлары.

 

Көн буе теңкәгә апа тия:

“Каян синдә мондый апатия?”

 

Әллә синдә ар акылы:

Һәр эшең дә аракылы?

 

Әзерләсә аш аучы

Булыр микән ашаучы?

 

Әгәр кушса бакалавр

Ашар микән бака лавр?

 

Сорадым балакайдан:

“Бәләкәй бала кайдан?”

 

Кемгә кирәк батырлык,

Суга кереп батырлык?

 

– Нинди кеше була битсез?

– Нигә сорыйсыз, ул бит сез!

 

Сезнең ише динсезгә

Нигә кирәк дин сезгә?

 

Әгәр басса кан даланы,

Туйдырырмы кандаланы?

 

Чирләре булгач сансыз

Әтиең калган сансыз,

Ник кыланасың, сансыз!

 

Ә нигә килмәдең соң?

– Килергә дәрестән соң

Булган иде инде соң.

 

Ник җыясың юкагач?

– Бүтән төрле юк агач.

 

Сыерымның сөте ак,

Чиләгем тулганчы ак.

 

Ишекләре ап-ачык,

Шыпырт кына, апа, чык.

 

Монда җыелган ир-ат,

Мылтыгыңнан туры ат,

Җиңүчегә бүләк – ат.

 

Сыер сатып ат алма,

Эшкуар дип аталма.

 

Китермәгез аның ачуын,

Ә көтегез ишек ачуын.

 

Кереп ян капка аша

Кура җиләге аша.

 

Агызсаң да бал Ыкка

Ул җим булмый балыкка.

 

Башта яз суырып бармактан,

Факт дип мөхәрриргә бар, мактан.

 

Син бит бас,

Монда бас.

 

Череп баткан басма,

Уртасына басма.

 

Әйткән булсаң баштарак,

Күрер иде баш тарак.

 

Инде җиткәнсең буйга,

Бу агачны куй буйга,

Аркылы түгел, буйга.

 

Бу икмәгең искергән,

Күгәргән һәм ис кергән.

 

Үзең дә ал йөкләмә,

Миңа гына йөкләмә.

 

Сызсаң шырпы кабына

Шырпыга ут кабына.

 

Менә кара,

Төсе кара,

Язып кара.

 

Уң якка кара: бодай,

Сул якта – карабодай.

 

Җир асты дип җиде кат

Сиңа әйттем ничә кат,

Ышанмасаң, дөмек, кат.

 


Әдһәм ШӘЙХРАМОВ, Башкортстан, Бакалы.
Казан утлары
№ 6 | июнь 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»