|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2015 Сәясәт
Арт сабагыңны укытыймРоссиянең, аерым алганда, Татарстанның яңа тарихында төрекләр белән шул хәтле аралаша башладык ки, безнең Төркиягә, төрекләрнең безгә килүе ындыр артын бер әйләнеп кайту кебек кенә тоела башлады. Без Кара диңгез буенда сырт кыздырып кайтудан тыш капчыклап-капчыклап төрек тауарларын ташый башладык, ә дәүләт дәрәҗәсендә икътисадый һәм мәдәни багланышлар җайга салынды. Икебезгә дә рәхәт иде. Сәясәт – гаять четерекле һәм пычрак өлкә шул. Россия очкычы бәреп төшерелгәннән соң аралар кисәк суынды. Төп гаеп кемдә? Хәтта сәясәттән шактый ерак торган кешеләр дә: “Төркиянең арт сабагын укытырга кирәк...” кебек сүзләр сөйли башладылар. Россия җитәкчелегенең карар-фәрманнары белән килешмәгән кеше юк бугай. Дөрес, бер көнне “Эхо Москвы” радиосы очкыч белән булган фаҗига уңаеннан, һәр дәүләтнең үз һава-күген сакларга хокукы бар, дигәнрәк сүзләр әйтеп “дошман тегермәненә” су коярга азапланды. Әмма әлеге очкычның Төркия һава чикләрен бозмавы ачыкланды. Һәрхәлдә, шулай диделәр. Димәк, В.Путин әйтмешли, “аркага пычак кадаучының” арт сабагын укытыр вакыт җитте. Бу сабак, нигездә, виза кертүгә, Төркия яшелчәләре һәм җиләк-җимешеннән ваз кичүгә кагыла. Россия Хөкүмәте Рәисе Д.Медведев әйтүенчә, бу чикләүләрдән безнең икътисадка әллә ни зыян килмәс. Төркия хөрмәсе ашамасак та ачтан үлмәбез. Әмма шунысы бар: башка илләрдән экзотик җиләк-җимеш ташый башласак, аларның бәясе күтәрелми калмаячак.
Шәхсән үзем Көнбатыш һәм Европа илләре, Төркия керткән төрле чикләүләр безгә файдага гына дип исәплим. Үзебезнең тамакны үзебез туйдырырга өйрәнергә, җитештерүне җайга салырга күптән вакыт. Яшелчә, җиләк-җимешне Россиянең көньяк өлкәләре үстерә, әлегә дуслык югалмаган Урта Азия республикалары да безгә сата алмыймыни? Ә менә җитештерү өлкәсенә килгәндә, бер көнне гаҗәп хәл ишеттем. Кырымга электр кабеле сузар өчен үзебездә кабельләр җитештерүче заводлар калмаган ди. Шуның өстенә кабельләр суза алучы белгечләр дә юк икән. Азык-төлек белән үзен тулысынча тәэмин итә, галәмгә корабльләр җибәрә ала торган, табигый байлыклары бихисап булган Россиянең үзенең арт сабагын укыта башласалар нишләрсең? Үзебезнең җитештерүне яклау кирәклеге турында инде ким дигәндә чирек гасыр сөйлибез һәм сөйләүдән әллә ни узган юк. Азык-төлек кенә түгел, сәнәгать өлкәсендә дә кемнәргәдер бәйле кол хәлендә калдык. Кайчак безнең арт сабакны укытырга теләүчеләргә рәхмәт әйтәсе дә килеп китә.
Килеп терәлгәч, ниһаять, бераз кыймылдый башладык кебек. Хәзер кыймылдарга түгел, йөгерергә кирәк. Ярый әле чикләүләр хәзергә икътисад-сәнәгать өлкәсенә кагылмый. Соңгы елларда Төркиянең Татарстанга инвестицияләре 1,5 млрд долларга җиткән иде. Бу – чит илләрдән кергән һәр дүрт долларның берсе Төркиядән дигән сүз. Әйткәнемчә, хәзергә Татарстанга артык борчылыр сәбәп юк кебек, әмма, белгечләр фикеренчә, мәсәлән, технологик җиһазлар, автомобильләр өчен төрле запчастьлар ташу кыенлашырга мөмкин. Чөнки, беренчедән, таможня күзәтүе бик кырыслана, икенчедән, киләсе елга Россиягә йөк ташу өчен рөхсәт бирү дүрт тапкыр кимиячәк. Инде килеп, без күнегеп, ияләшеп беткән төрек төзүчеләренә дә Россиядә эшләү бәхете бик тәтемәс. Чөнки төзелеш компанияләре яңа контрактлар өчен хөкүмәттән махсус рөхсәт алырга тиеш булалар. Хәлләр һаман тирәнгә китсә, төрекләрне колач җәеп каршы алучы булмас. Һәр олы ызгыш бик кечкенә генә нәрсәдән башланып китәргә мөмкин. Ярый әле Россия Президенты В.Путин сәяси зирәклек күрсәтә. Н.Хрущев исән булса, әллә кайчан туфлиен салып, “Кузькина мать”ны күрсәткән булыр иде.
Уемча, Россия дә, Төркия дә мәңгелек дошман булып яши алмаслар, инде бер уртак таяну ноктасы кирәк, бик кирәк.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|