поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
02.12.2015 Җәмгыять

78 яшьлек Сания әби: «Кая куярга белмичә, терекөмешне йоттым»

Саумысыз, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! «Шәһри Казан»ның 10 сентябрь санында чыккан «Люк капкачлары йокыны качырды» язмасында сез минем үтенеч буенча тикшерү үткәргәч, люк капкачларын килеп рәтләделәр. Тынычлыгым кайтты, бик зур рәхмәт сезгә!

Без, карчыклар, авыр­маган чакта балачакны искә төшерәбез инде. Мин 1937 елда туганмын. Миннән алда өч бала, миннән соң тагын икәү туган. Без Казанның Киров районында Мөхәммәтшин урамында ишегалдында өч гаилә булып яшәдек. 1901 елгы әтием Гариф Измайлов белән 1931 елгы абыем Илдус дары заводында эшләделәр. Миннән олырак апам авылга укытучы булып китте, Аллаһка шөкер, бүген дә исән. Сеңлем Фәүзия дә исән, көн саен килеп, миңа булыша, Аллаһ ярдәменнән ташламасын аны.
 
Сугыш чоры бик авыр булды инде. Әти эштә. Тревогалар булса, әни, безне җыеп, төенчек күтәреп, урманга таба чыгып китә иде. Шөкер, сугыш бетте, кара пәрдәләр алып ташланды. Балачакта бик еш авырый идем. Градусникны култык астына куеп, онытылып китеп, аны төшереп җибәрдем. Пыяла кисәкләрен чыгарып ташладым, ә терекөмешләре тәгәрәшеп йөри идәндә. Әйтергә куркам. Кәгазь кисәге алып, терекөмешләрне җыеп, йотып җибәрдем. Шуннан бик каты авырый башладым. Рентгенда да карадылар, анда бер кечкенә тап күргәннәр. «Туберкулез» дип язганнар, ул туберкулез түгел, терекөмеш булган инде. Балагыз бүген үлә дип, табиб дару да бирмичә китте.
 
Әни мәрхүмә мине үлә, дип туктап калмады, каяндыр карбыз алып кайтты. Шуны кечкенә кисәкләргә бүлеп, авызга көчләп каптырды. Көннәрдән бер көнне ипинең катысын суга манып, ими суырган шикелле суырып бетердем. Күршебездәге Маһира апа мәрхүмә сөт керткәч (аларның сыеры бар иде), аны да ипи белән ашап бетердем.
6-7 яшемдә булгандыр, караватка тотынып йөри башладым. Күпме вакыт узгандыр, уң кулымның чугы шешеп, бик каты сызлады. Әни нәрсә генә сөртмәде, аннан шеш үзе тишелеп акты. Терекөмеш булгандыр инде.
 
Гомер узды... Әнигә тагын теге табиб юлда очраган, «нихәл, теге зәхмәт кечкенә кызыңа да йокмадымы», – дип сораган. Юк, үләсе дигән кызыбыз да ат кебек чабып йөри, дигән. Табиб бик аптыраган, шунда ук ботына коферын куеп, туберкулез диспансерына барырга язу биргән. Табиблар, җыелышып, ничек дәваландыгыз, дип сораган. Әни: «Нәрсә сорады, шуны бирдем», – дип, җавабын кыска тоткан.
 
Шуннан миңа шифаханәгә юллама бирделәр. Анда ашау әйбәт, көн саен балык мае бирәләр. Авылга кайткач, каршыга күршебез Йосып абый очрады. «Минем хәзер сөягем дә юк, ит белән май гына», – дип җавап бирдем. Укырга соңрак киттем. 8 класстан соң эшкә кердем. Мәңгәр егетенә кияүгә чыктым. Бай тормасак та, бәхетле булдык. 58 ел бергә яшәп, иремне 2014 елда җирләдем. Ике малай үстердек, хәзер инде үзләре дә дәү әтиләр. Матур-матур балалар үстерәләр. Кече малаемның хатыны марҗа. Шуңа да карамастан, бик әйбәт, мине дәү әни дип йөртә, апасы да шулай дип эндәшә. Өйләнешкәндә, никах укыттылар, балаларга исем куштырып яшәп яталар. Бер баласына декабрьдә – ике, олысына гыйнварда дүрт яшь тула.
 
78 яшендәге Сания апагыз Насыйбуллина

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы