поиск новостей
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Февраль
  • Шаһинур Мостафин (1948-2020) - язучы
  • Рафаил Хәкимов - дәүләт эшлеклесе
  • Галия Измайлова (1923-2010) - балет биючесе
  • Рамилә Сәхабетдинова - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
01.12.2015 Шоу-бизнес

Мөнир Рахмаев аркасында Айрат Ильясов банкетларда бушка җырларга мәҗбүр

«Эссе» төркеме солисты буларак танылган Айрат Ильясов соңгы елларда бик матур итеп концертлар алып бара башлады. Халык яратты. Инде ул кабат яңа эштә – «Татар радиосы»нда алып баручы. Айратның уңыш сере нидә? Аның белән шул хакта сөйләштек.

–  «Татар радиосы»нда алып баручы эшенә ничек килдең?
– Көннәрдән бер көнне радионың мөхәррире Айваз Садыйров: «Яңа тапшыру әзерлибез, аны син алып бара алмассыңмы?» – дигәч, ике дә уйламадым, ризалаштым. Без аның белән күп кенә концертларны бергә алып баргач, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Шулай итеп, сентябрьдән радио штурвалы артына утырдым.

– Конферансье буларак, тамашачы Айрат Ильясовны яратырга өлгерде. Билет сатучылардан: «Концертны Айрат алып барамы?» –  дип сораучылар да бар икән. Матур сөйләү, тамашачыны күзгә карап тоту сәләте кайчаннан килә?
– Конферансье буларак эшли башлаганга сигез еллап бардыр. Беренче чыгышым Гөлназ Сәфәрова белән Мамадышта булды. Тора-бара «Татарча солянка»ларны алып баруны ышанып тапшыра башладылар. Элек залда алып баруны өнәп бетерми идем, күңелемә күбрәк диско-форматлар туры килә. Хәзер, олыгая барган саен, концертлардан тәм алам. Һәр эш алдыннан да, аннан соң да, ике-өч көн борчылып йөрим. Башта «хәлдән килер микән» дип уйланасың, аннан «ошаттылар микән» дип борчыласың. Концертта тамашачы белән чикне тоярга кирәк. Сүз булсын дип кенә теләсә ни сөйләсәң, конферансье карьераңа тамашачы үзе үк нокта куя.
 
– Радиода үзеңне бик кыю тотасың, әллә ничә ел эшләгән ди-джейлар кебек...
– Үзем өчен бер әйбер аңладым: кайда гына эшләсәң дә, курыкмыйча алынырга кирәк. Курыкмыйча эшләсәң, барысы да була. Үземне әллә ни текә ди-джей дип уйламыйм, ләкин соңгы арада: «Синең алып баруны яратканга гына тыңлыйбыз», – дип әйткән кешеләр булгалады.
 
– Айрат, бик матур гына башланып, шактый популярлык казанган «Эссе» төркеме соңгы арада яңа җырлар белән куандырмый.
– «Эссе» төркеме әлегә ялда. Әмма Нияз («Эссе»нең солисты Нияз Вәлиев. – авт.) биш яңа җыр язам дип вәгъдә бирде.
 
– Үзеңнең генә аерым җырлау теләгең юкмы соң, төркем була торып та, аерым җырлаучылар шактый бит!
– Теләк бар, әмма ялкаулык көчле. Хәтта бер-ике җыр да әзер инде. Тамашачы хөкеменә чыгара гына алмыйм.
 
– Хатының Ләйсән белән (җыр­чы Ләйсән Сөнәгатова. – авт.) ике матур кыз үстерәсез. Син нинди ир һәм әти?
– Нинди әти дип? Бик юаш мин. Ир буларак та шулай инде. күп вакытымны гаилә белән уздырырга тырышам, ләкин килеп кенә чыкмый.
 
– Балаларыгызның нинди һөнәрләре бар?
– Олы кызыбыз Ралина беренче сыйныфта укый. Бик күп йөкләмәләр өяргә тырышмыйбыз әле. Мәктәптә булган түгәрәкләргә генә йөри. Кечкенәсенә ике яшь. Теле ачылып кына килә. Апасы биесә – бии, җырласа, аңа кушылып җырлый. Болай бик актив үзләре.
 
– Ләйсән соңгы елларда сәхнәдә күренми. Ул тормыш мәшәкатьләренә генә күмелеп, кухня җырчысы булып калмас­мы?
– Ләйсән ике елдан артык декрет ялында утыра. Милли-мәдәни үзәккә эшкә чыккач, ул кабат җыр дөньясына чумачак. Иске җырларын исенә төшереп, яңа җырлар яздыру өстендә эшли. Әле беркөнне Марат Мухин белән озак кына иске җырларын барлап утырдылар. Зөфәр Хәйретдинов та концертларга чакырып  тора. Кухня җырчысы итеп кенә калдырасым килми минем аны. Моңа кадәр күренеп йөргәч, җыр­лар дип уйлыйм.
 
– Айрат, Мөнир белән бәхәсләшеп, хәзер бушка банкет алып барасың икән дип ишеттем.
– «Тәмле көрәш» тапшыруында чыкты бу бәхәс. Мөнир белән тапшыру башланганчы ук килештек. Мин җиңсәм, Мөнир  бәлеш пешереп, тапшыруны әзерләүчеләрнең бөтенесен өенә кунакка чакыра, Мөнир җиңсә, мин ун банкетны бушка эшлим дип. Мөнир җиңде. Шуны ишетеп, күпләр: «Безнең туйны алып барыгыз әле», – дип шалтыраталар. Банкетны башыннан ахырына кадәр алып бару түгел иде ул. Казандагы бер чарага килеп, ике җыр җырлап китәм. Әле тагын биш заказ калды.

Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы