|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2009 Җәмгыять
![]() КЕМНЕҢ БАЕ БАЕРАК?Россия төбәкләрендә түрәләрнең елның беренче чирегендә алган кереме 17,9 процентка арткан. Кризис диярсез, әмма урындагы чиновниклар федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән дә күбрәк акча эшли икән. Чөнки төбәктәгеләр үз-үзләренә хезмәт хакы билгели ала. Әмма Татарстан түрәләре Россиядә иң тыйнаклардан санала. Аларның акчасы республикадагы уртача керемнән бераз гына артык булып чыккан. Быелның беренче чирегендә төбәкләрдәге түрәләрнең уртача рәсми хезмәт хакы 24,1 мең сум булган. Бу исә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17,9 процентка күбрәк дигән сүз. Росстат оешмасы мәгълүматлары бу. Ә ил күләмендә хезмәт хакы кими бара. Гыйнвар аендагы күрсәткечләр, мәсәлән, узган елның декабреннән 25 процентка азрак булган. Шул ук вакытта түрәләр арасында да керем дәрәҗәсе төрлечә икән. Әйтик, федераль оешманың төбәк бүлегендә эшләүчеләре уртача 21,4 мең сум хезмәт хакы алса, төбәк хакимиятендәгеләр 30,6 мең сум алган. Муниципаль түрәләрнеке – 22,5 мең сум. Ә бит кризис аркасында түрәләрнең хезмәт хакы кыскартыласы турында бик күп сөйләнде.
Дөрес, "халык хезмәтчеләре"нең барысы да "ул кадәр үк бай" түгел икән. Һәрхәлдә, әлеге дә баягы Росстатның Татарстанга карата китергән мәгълүматлары шундый фикер уята. Башкарма хакимият органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хакын чагыштырып карасаң, безнең республика Идел буе федераль округында нибары 11нче генә урында (барлыгы 14 субъект). Бездәге чиновникларның уртача хезмәт хакы 17 мең 168 сумны тәшкил итә. Әйтик, Самарада бу күрсәткеч 34 мең сумнан артып китә. Аның каравы, Татарстан түрәләре саны буенча иң алдынгылар рәтендә. Бу күрсәткеч буенча без ут күршебез Башкортстаннан гына калышабыз. Татарстанда республика чиновниклары – 4 мең 897 кеше, район-шәһәр хакимияте хезмәткәрләре – 5 мең 693 кеше, федераль органнарның төбәк бүлекләрендә тагын 9 мең 994 кеше эшли.
Гомумән алганда, Татарстанда уртача хезмәт хакы да арткан. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада бу күрсәткеч апрель аенда 14 мең 242 сумга җиткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу 4,7 процентка күбрәк. Тик бәяләр да хәйран күтәрелде. Әнә шуларны искә алып исәпләгән очракта, чынлыкта хезмәт хакының 6,7 процентка кимүе ачыкланган. Март аенда республикада яшәүчеләр уртача алганда 14 мең 461 сум акча эшләгән. Самарада бу күрсәткеч – 14 мең 668, Башкортстанда – 14 мең 172, Мәскәү өлкәсендә 23 мең 497 сум булган.
Моңа кадәр яхшы нәтиҗәләргә ирешкән төбәкләрнең хәле кризиста башкаларныкыннан авыррак булачак. Узган атнада Татарстан Президентының Россия Хөкүмәте башлыгына җиткергән бу фикерен ике көн элек илнең Финанс министрлыгында да расладылар. Оешма тарафыннан төзелгән кризислы төбәкләр исемлегенә Татарстан да эләккән. Безнең республикадан тыш, анда Ханты-Манси округы, Красноярск һәм Пермь крайлары, Әстерхан, Белгород, Волгоград, Кемерово, Курск, Новгород, Оренбург, Самара һәм Чиләбе өлкәләре кергән. Бу төбәкләрдә бюджетның керем өлеше сизелерлек дәрәҗәдә кимегән. Хәлләр бигрәк тә Чиләбе белән Кемеровода мөшкел икән. Аларда керемнән түләнә торган салым күләме 88-90 процентка кимегән. Россия күләмендә исә бу күрсәткеч 32 процент тәшкил итә.
Камил ХӨРМӘТОВ |
Иң күп укылган
|