|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2015 Фаҗига
Каратэга йөрүче кызның әтисе тренерны атып үтергәнКичә Саратовта спорт мәктәбендә бер ир-ат тренерны атып үтергән. Ул спортзалга килеп кергән һәм пистолеттан ут ачкан. Нәтиҗәдә тагын ике ир-ат җәрәхәтләнеп, хәзер хастаханәдә дәвалана. Җинаятьче - әлеге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызның әтисе Расим Кәримов - соңрак үзе полициягә бирелгән.
Рәсим Кәримов сүзләре буенча, каршылык инде күптән туган. Кыз тренировкалардан тәне күгәреп кайта. Баланың күзе астында чираттагы гематоманы күргәч, Кәримовның түземлеге бетә. Ул гаделлек эзләп тренер янына юнәлә.
Кәримов үз гаебен тулысынча таныган, үкенүен белдергән.
--- |
Иң күп укылган
|