поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.12.2015 Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлдә документларны сумкага тутырып куярга, азык һәм су запасы әзерләргә, балаларны авылга җибәрергә?

Башкаланың “Азино” микрорайонында яшәүчеләрнең күңеленә шом төшкән. Барына да күпкатлы йортларда пәйда булган игълан сәбәпче. Анда гадәттән тыш хәл чыккан очракта нишләргә кирәклеге турында мәгълүмат язылган.

Киңәш буларак документларны сумкага тутырып куярга, азык һәм су запасы әзерләргә, кибет­ләргә йөрмәскә, балаларны һәм карт әби-бабайларны авылга җи­бәрергә тәкъдим иткәннәр хәтта. Артыгын кыланып атмаганнармы? Әлеге сорауга җавапны “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе дә эзләде.

“Мондый эчтәлектәге игълан­ны очраклы рәвештә генә эл­мәгәннәр, – дип борчыла Казан­ның Мамадыш тракты урамында яшәүчеләр. – Дөньядагы хәлләр­не көн дә телевизордан күрсәтеп торалар бит. Әллә сугыш куркынычы яныймы икән?” Ике табак биттә урын алган әлеге мәгълү­мат белән шактый кеше танышырга өлгергән инде. Арада халыкны махсус рәвештә куркыталар, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Әлеге белеш­мәне кем таратуы турында бернинди мәгълү­мат та язылмаган. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгына шалтыраттык. “Бу бездән чыккан мәгълүмат түгел”, – дип аңлат­тылар министрлыкның матбугат хезмәтендә. Шуңа күрә рәсми рәвештә аңлатма бирүдән дә баш тарттылар.

Татарстан Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгында исә, террор куркынычы турында ише­түгә үк, сөйләшүдән баш тарттылар. “Әле­ге мәсьәлә белән ЭЭМ һәм Федераль иминлек хезмәте генә шө­гыль­ләнә”, – дип җавап бирү белән чикләнделәр ми­нистр­лыкның матбугат хезмәтен­дә. Тик уң кул ниш­ләгәнне сул кул белми булып чыкты, ахры. “Без профилактика чарасы буларак Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим иткән белешмәлекне бастырып тараттык кына, үзебез уйлап тапкан нәрсә түгел”, – дип аңлатты “Азино-1” идарә комп­ания­сенең бүлек җитәкчесе Ләйсән Мортазина. Борчылмаска да киңәш итте. “Диварда мондый игъланнар пәйда булу – ниндидер куркыныч яный дигән сүз түгел. Халык гадәттән тыш хәл чыккан очракта нишләргә кирәк­леген алдан ук белеп торырга тиеш. Моның бернинди дә зыяны юк”, – диде Ләйсән Мортазина.
 
“Татарстанның экстремизм, дискриминация һәм ксенофобияне өйрәнү үзәге” коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы рәисе Вадим Козлов та шул ук фикердә. Аның әйтүенчә, дәүләт оешмалары тараткан хәбәрдән куркырга кирәкми. “Белү – бел­мәүдән яхшырак, – диде ул. – Га­дәттән тыш хәл теләсә кайчан теләсә кайсы урында чыгарга мөмкин. Моннан беркем дә сак­ланмаган. Сүз теракт очраклары турында гына бармый. Табигать бәла-казасы да булырга мөмкин”.
 
Гомумән, мондый төр мәгъ­лүматларны кискен кабул итәргә ярамый, ди Вадим Козлов. Ялган мәгълүмат таратып, халыкны кур­куга төшерергә тырышучылар да әнә шуңа өмет итә бит. “Күптән түгел генә социаль чел­тәрләрдә Татарстанга 18 террор­чының килүе турында ялган хәбәр таралды. Бу халык арасында коткы тарату, психологик вәзгыятьне катлауландыру өчен махсус эшләнә. Чөнки куркуга төшкән кешенең холкы үзгәрә, ул тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Ә коткы таратучыларга шул гына кирәк”, – ди Козлов.
 
Теракт әзерләнү турында шигегез булса, гомумән, гадәттән тыш хәлләр турында кая хәбәр итәргә?
 
Телефоннан мөмкин кадәр тыныч сөйләшегез. Үзегезнең кем һәм кайдан булуыгыз, нәрсә табуыгыз турында әй­тегез.
01 – Янгын сагы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
02 – Полиция
8 (843) 291-48-21 – Казан шә­һәре буенча эчке эшләр ида­рәсенең дежур бүлеге
052 – Криминаль мәгълүмат­ның аноним бюросы
03 – Ашыгыч ярдәм
8 (843) 231-45-55 – ТР буенча РФнең федераль куркынычсызлык хезмәте
112 – Бердәм коткару хез­мәте (кесә телефоныннан шалтырату өчен)

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»