поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.12.2015 Мәдәният

Түбән Новгородта татар конференциясе узды (ФОТО)

21 ноябрьдә Т.Новгородның Тимерьюлчылар мәдәният йортында Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясенең (РНКАТНО) исәп-хисап конференциясе булып үтте. Безнең татарлар үз иткән Тимерьюлчылар мәдәният йортының махсус конференцияләр уздыру залына төбәгебезнең милләттәшләребез яшәгән һәр районыннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, кайбер район, авыл башлыклары, Земство җыены депутатлары, милли хәрәкәт активистлары җыелган иде.

Тавыш бирергә хокуклы делегатлар саны 60тан узып китте, бу хакта конференцияне алып баручы, РНКАТНО Советы рәисе урынбасары Шамил Мансуров хәбәр итте. Ә әлеге чараны Т.Новгородның иҗтимагый палата әгъзасы, Россиянең атказанган төзүчесе, “Иске Түбән Новгород” территориаль инвестицион компаниясенең ябык типтагы акционерлык җәмгыяте генераль директоры Валерий Камальдинов ачып җибәрде, делегатларны җылы тәбрикләде һәм беренче сүзне өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Исхак Ягудинга бирде. Ул өлкә хөкүмәте һәм өлкә Законнар чыгару җыены исеменнән залда утыручыларны конференциягә җыелулары белән тәбрик итеп, файдалы эшләр башкару буенча кирәкле карарлар һәм гамәлләр кабул итүдә уңышлар теләде. 

Кызыл Октябрь һәм Сергач районнарында яшәүче татарларның кайнар сәламнәрен Рафаил Ильясов белән Рушан Идрисов делегатларга ирештерделәр һәм өлкә татар җәмәгатьчелеге ихтыяҗларын кайгыртуда РНКАТНОга һәрьяклап ярдәмнәрен ышандырдылар. Пильна районы татарлары исеменнән шушы районның администрация башлыгы Сергей Бочканов чыгыш ясады һәм татар мохитында дөрес исламны, хак динебезне пропагандаларга чакырды. 

Конференциянең көн тәртибенә чыгарылган беренче сорау буенча чыгыш ясаучы РНКАТНОның башкарма директоры Рамил Салихҗанов иң баштан татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәдәниятен һәм ана телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән “Туган як” һәм “Авылым хәбәрләре” газеталары редакцияләрен автономия исеменнән Рәхмәт хатла¬ры белән бүләкләде. Шундый ук Рәхмәт хатлары Шөбиле авылының аксакалы Арсланбек Аляутдиновка, Пильна һәм Спас районнары администрацияләре башлыклары Сергей Бочканов белән Татьяна Бирюковага да тапшырылды.
 
Рамил Әхмәтович РНКАТНОның эшчәнлегенә исәп-хисап биргәндә: “Аның бөтен гамәле, юнәлеше һәм максаты – барлык Нижгар татарларын берләштерүгә һәм бүтән регионнарда яшәүче милләттәшләребез белән элемтә, дустанә мөнәсәбәт урнаштыруга корылган”, - диде. 
Шуннан соң ул үзенең шактый зур һәм эчтәлекле чыгышында РНКАТНОның иң мөһим һәм халкыбыз файдасына башкарылган иң әһәмиятле проектларына, уздырылган чараларына тукталып үтте, өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы, фин татарлары белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен әйтте, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан хөкүмәте белән үзара уртак тел табуларын ассызыклады, милли хәрәкәткә күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, диде. Әлбәттә, РНКАТНОның уңышлары турында Рамил Әхмәтович аеруча сөенеп сөйләде. Монысы аңлашыла да, чөнки тулыр-тулмас ике ел эчендә халкыбыз өчен автономия зур эшләр башкарды һәм башкарачак: бу иҗтимагый оешманың үзалдына куйган иң олы планнары бар. Ә алар түбәндәгедән гыйбарәт – өлкә Җәмигъ мәчете янында “Ислам үзәге” бинасын, цирк янәшәсендә ярминкә мәчетен торгызу һәм Пашат белән Семочки арасындагы мемориаль комплексны яңадан үзгәртеп кору. 
 
Автономиянең киң кырлы иҗтимагый эшчәнлеген БТКның башкарма комитеты да югары бәяли һәм шул уңайдан ул Рәхмәт хаты да юллаган. 
 “...Т.Новгород өлкәсе татар сәнгатенә бик күп танылган сәнгать әһелләре биргән төбәк. Бүгенге көндә дә борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур гореф-гадәтләрен саклап, нижгар татарлары олы бер милләт булып яши икән, димәк, бу эштә сезнең автономиянең фидакарь хезмәте әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә дә без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз...” – диелгән БТК рәисе имзалаган әлеге хатта. 
 
Исәп-хисап чыгышыннын соң фикер алышу булды. Өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәге рәисе Марат Кадерович Юнисов ана телебезне, милли мәдәниятебезне саклап калу өчен үзәк оештырырга кирәклеген раслады, авылларда каберлекләрне, клубларны, истәлекле урыннарны тәртиптә тотар өчен, иҗтимагый күзәтү советы төзергә чакырды. Шул ук вакытта ул шәһәрлеләрне “Туган як”ка язылырга өндәде. Аның әйтүенчә, Нижгар татарларының 60 проценты Т.Новгород белән Дзержинскта яши, ә бердәнбер өлкә милли басмабыз бу шәһәрләргә ике кул бармаклары белән санаулы күләмдә генә килә, диде хөрмәтле җәмәгать эшлеклебез. 
 
Сергач Земство җыены депутаты Харис Хакимов дөньяда җәелеп барган террорчылыкны күзаллап, динебезнең хаклыгын раслаган агарту секцияләре оештыруны үтенде, Сергачта мәчет төзү ту¬рында да уйланырга вакыт, дип искәртте һәм бу конференцияне татарларның гимнына әверелеп барган “Туган тел” җыры белән тәмамларга кирәклеген исбатлады. 
 
Илнар Колясов милли хәрәкәтебезне экономик яктан ныгыту өчен автономия каршында “Бизнес-клуб” ачарга тәкъдим итте. 
Берара фикер алышканнан соң, делегатлар исәп-хисапны берта¬выштан кабул иттеләр һәм икенче сорау буенча контроль-ревизион комиссиясе рәисе Наилә Шигинаны тыңладылар. 
 
Өченче сорау буенча РНКАТНО Советына әгъзалар кабул ителде. Аның составына 20 кеше керде һәм киләчәктә бу санның артып китүе ихтимал, чөнки Пильна районы администрациясе башлыгы Сергей Алексеевич шушы районда булган өч татар авылы администрацияләре башлыкларын да Советка кертәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Совет әгъзаларының исемлеге белән укучыларыбызны киләсе саннарыбызның берсендә таныштырырбыз. Ә хәзергә түбәндәгеләр белән чикләнәсем килә. 
 
РНКАТНО Советы рәисе итеп тагын бер елга Надир Мансур улы Хафизов сайланды. Аның урынбасарлары да үзгәрешсез калды: өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров һәм Валерий Камальдинов белән Шамил Мансуров. Әйтергә кирәк, соңгысы бүген К.Октябрь районының Земство җыены депутаты да. Рамил Салихҗановны да делегатлар бертавыштан икенче срокка РНКАТНОның башкарма директоры итеп сайладылар. Ә ревизион комиссияне Рөстәм Билялов, Илнар Колясов һәм Наилә Шигина (комиссия рәисе) тәшкил итәр. Автономиянең киләчәк планнары белән башкарма директорның урынбасары Илдус Абдуллин таныштырды. 
 
Яңа тарихта беренче тапкыр шундый рәсми чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. 
Без, делегатлар, конференциядән чыкканда, Тимерьюлчылар мәдәният йортының фойесы халык белән шыгрым тулган иде инде. Алар IV “Милли көй” регионара фестиваль-конкурсның гала-концертына җыелу уңаеннан, бик теләп күргәзмәләр карап йөри иделәр... 
 
 
 
 
 ФОТОЛАРДА: конференц-залда Ш.Нуриманов, Х.Хакимов, Х.Исмаилов һәм К.Иксанов; президиумда С.Бочканов, Р.Идрисов һәмм Р.Ильясов; Фойеда В.Камальдинов һәм И.Ягудин фикер алышалар. 
Р.Сөннәтов фотолары.
 

О.ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 01.12.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»