|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2015 Фаҗига
Татарстанда 76 яшьлек бабай чаңгы шуарга киткән җиреннән батып үлгәнЧистай шәһәре янында моннан берничә көн элек югалган 76 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсен таптылар. Ул 28 ноябрь көнне Мебель фабрикасы бистәсе янында Прость елгасында чаңгы шуган җиреннән юкка чыга. Алексеевскиның 3нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә юкка чыккан бабайны эзләргә керешә. Аның үле гәүдәсен судан тартып чыгаралар һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә тапшыралар. Соңыннан аңлашылганча, юка боз бабайны “күтәреп тора” алмаган һәм ул су төбенә киткән.
--- |
Иң күп укылган
|