поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.06.2009 Хатлар

НӘЗЕР НӘСЕР

Иреннәремне кытыклаган кояш нурын чеметеп кенә эчәм дә, елмаеп куям. Якты дөнья, минем өчен яратылгансыңдыр син, әйе бит?! Әнә, болытлар да миңа гына күз кыса, узып баручы кешеләр дә миңа гына соклана... Онытылып, дөньяга гашыйк булып утырам! Тик озакка түгел.

Эх, дустым! Миңа сокланучы, миңа карап елмаючы дустым! Ялгышасың син... Елмаеп яши, дисең! Ә ул елмаюның миңа ничек бирелгәнен беләсеңме? Замана кешеләре йөзендә ясалма елмаю, дип тә өстисең. Ә ул ясалма елмаю өчен җаннарының күпме газапланганын, хәсрәт яраларыннан кан сыгылып, акылга чәчрәгәч, тешләп каналган иреннәрне җәю җиңел дип уйлыйсыңмы? Ә син көләсең. Шул елмаюларны саклап калыр өчен бер тапкыр гына тырышканың булдымы? Ә мин менә көнозын шул адәмнәр, күбрәк елмайса, күңел күзләре ачылмасмы, дип, күз кысып утырам.

 

Карама! Карама, дим миңа алай! Кояшта чагылган күзләрем елмайганга кысылмаган бит... Ник көләсең? Күбәләкләр белән аралашып, җилләр белән серләшеп утыручы хыялый бала икәнемне син төртеп көлмәсәң дә беләм! Тиздән, бик тиздән гомер узып китәсен, сагыз кебек буыннарның шытырдап катасын, чәчләргә чал кунып, бөртек-бөртек, җилгә тараласын да беләм. Канатларның җиргә сеңәсен дә... Син дә миннән озак тормассың, бәлки. Хәер, яшәрсең әле син, яшәрсең. Көлгән кеше озак яши, диләр бит.

 

Юк, кирәкми! Төшермә мине фотога! Әнә, янәшәдәге матурракларны төшер. Борыныма кунган тузан бөртегеннән кәмит табып утыруыңмыни әле?!

 

...Иртәгә кояш нурының бер тамчысын да эчә алмам, бәлки, колак очларын гына кытыклап китәр. Әйтерсең, кояшка әйтерсең: ул әле кайтачак, диярсең! Онытма, яме!

 

Иртәгә инде алтын чәчләремне җилдә уйнатмам... Берничә көннән ак атка атланган мамык хисләрем дә җанны телгәләп, күккә юл алыр. Син килерсең, узып киткәндә елмаерсың. Ак канатларыма сокланып, аларга ияреп очарга теләрсең... Мин югалырмын, тик озакка түгел. Киләсе ел язында үзем белән игез парларым да дистәләгән булыр. Аларга да сокланырсың. Тик! Югалтма! Бер ел эчендә матурылыкны күрә белү сәләтеңне генә югалтма, дустым! Ә мин, синең кебек, дөньямны онытып елмаерга өйрәнеп килермен киләсе язда!

 

Озак онытмассың әле син ишек алдында үскән тузганак чәчәгеңне!


ХЫЯЛЫЙ
Матбугат.ру
№ --- | 22.06.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»