|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2015 Дин
Хәләл тамада мәктәбе ачарга кирәкме?Башкалабыз мәчетләренең берсенә кергән идем. Журналист икәнемне белгәч, бер кардәшебез: “Монда еш буласыңмы соң? Биредә җомга көнне икенде намазы укыганың бармы?” – дип сораштырды. – Гармун уйнаган, биегән тавышлар ишетелә, – дип аңлатты ул соңрак кызыксынуының сәбәбен. Никах мәҗлесен әйтүе икән. “Хәзрәтләр, шаулашмагыз, дип кисәтеп куйса да, кайберәүләр кызып китеп, бәйрәм бит дип җырлап, тыпырдап та ала”, – диеп кушылды аңа яныбызда торган икенче бер өммәттәшебез. Әлеге хәлгә ачыклык кертүен сорап, никах мәҗлесләре оештыру белән шөгыльләнүче, тәҗрибәле тамадаларның берсе, дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручы буларак милләттәшләребезгә яхшы таныш Ильяс Халиковка мөрәҗәгать иттек. – Әлбәттә, тамадаларыбызның мөселман туйлары, никах мәҗлесләре оештыруы – сөенечле күренеш. Егерме ел элек мондый хәләл туйлар татарда юк иде. Булса да, берән-сәрән генә булгандыр. Белүемчә, безнең якларда бу эшкә беренче булып Гамил абый кереште. Җәлил хәзрәт Фазлыев та бу җәһәттә күптәннән һәм бик яхшы эшли. Мәсәлән, 2004нче елны безнең туйны ул алып барган иде. Мәгълүм ки, мондый никах-туй мәҗлесләре мәчеттә, кафе-рестораннарда, өйләрдә дә оештырыла. Инде мәчеттә шикле мәҗлесләр уздыруга килгәндә, бу хәл беренче чиратта хәләл туйларны хәрам тамадалар оештыруга бәйле, минемчә. Әлеге тамадаларны без көндез никахта күрсәк, кичен алар яшьләр кичәләрендә, кыска итәк киеп, гаурәтләрен күрсәтеп биергә, яки башка көнне башка урында аракылы туй уздырырга мөмкин. Никах ул – дингә чакыру, дәгъватның бер ысулы. Көндез никах мәҗлесе алып бара, кичен аракылы туй уздыра икән, тамада ике төрле сөйли, үз-үзенә каршы килә булып чыга. Билгеле, моның бүтән ягы да бар: хәләл туйлар, никах мәҗлесләре алып бара торгач, бәлкем алар бераздан, Аллаһы Тәгаләне танып, намазга басар. Никах мәҗлесләре алып баручыларның дини белеме булырга тиештер. Мин үзем 2005нче елны педуниверситетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген, 2011нче елны РИУны тәмамладым. Инде дини гыйлемең булмаса, имамнар белән киңәшергә, гыйлемеңне яңартып, тулыландырып торырга кирәк.
Дистә ел элек минем өчен бу эш – бер мавыгу, вакытны мәгънәле һәм файдалы уздыруның бер чарасы гына иде. Хәзер хәләл туйлар, никахлар алып бару төп эшемә әйләнеп китте. Репертуарымда – Аллаһы Тәгаләне таныту, дингә чакыру, никах турындагы җырлар. Гадәттә аларның сүзләрен – хатыным Нурфия (хәзерге вакытта ул балалар бакчасында методист булып эшли), көйләрен үзем язам. Үземнең иҗат төркемем бар. Табигый, без мәчеттә тантана уздырганда шәригать, мәчет тәртипләрен бозмаска кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Азан, намаз вакытында бүленеп торабыз. Бию дигән нәрсә мәчеттә гомумән булмаска тиеш.
Өч ел элек шундый хәл булды: туй беткәч, берәүләрнең өстәл астыннан аракы шешәләре килеп чыкты. Шуннан соң мәҗлес оештыручы хуҗаларны, Аллаһы Тәгалә сүзләрен сөйләгәч, табында исерткеч эчемлекләр булмасын, сизсәк-күрсәк, музыка җиһазларын җыябыз да кайтып китәбез, без сезне ихтирам иткән кебек сез дә безне хөрмәт итсәгез иде, дип алдан кисәтеп куя башладык. Соңгы елларда Башкортстан, Чуашстан, Пермь якларына чакырып торалар. Үзебезнең Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба, Түбән Кама, Чаллы тарафларына еш юлга чыгабыз. Без инде шушы елларда өч йөзләп хәләл туй, никах мәҗлесе уздырганбыздыр. Әле бу җомгада Чуашстанның Шыгырдан авылында хәләл туй уздырырга җыенабыз (шунысы кызык: анда туй кичке 9да башлана да төнге 2гә, 3кә кадәр бара). Якшәмбе көнне Казанның “Ярдәм” мәчетендә никах мәҗлесе үткәрәсебез бар. Кеше дин белән кызыксына башлагач, дини гыйлем алгач, балаларын, мөселманча туй ясап, кияүгә бирергә, өйләндерергә тырыша. Яшь гаилә тормышын хәрам кертмичә башлый икән, башкаларга үрнәк, дәгъват та бит әле бу. Иң яхшы реклама – колактан колакка тапшырылган хәбәр ул. Хәләл туйда булганнар туганнарына, күршеләренә, хезмәттәшләренә сөйли икән, барыбер күңелгә кереп кала.
Сер түгел, кайбер тамадалар, туй белән чагыштырып, никахны шактый түбән куя. Ә безнең аны туйга караганда матуррак итеп күрсәтәсебез килә. Чынлап та, ул туйга караганда өстенрәк, чөнки анда Аллаһы Тәгалә сүзләре еш яңгырый. Никах мәҗлесендә ашаган һәр ризык, һәр теләк Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп барадыр дип уйлыйм. Хәрам туйларда, Алла сакласын, ыштансыз да чыгарга мөмкиннәр. Андыйларның Алла ачуына дучар булуы ихтимал. Безнең максат – никах мәҗлесләре, хәләл туйларның дәрәҗәсен зур югарылыкка күтәрү. Гадәттә хәзер әүвәл никах мәҗлесе үткәрәләр дә, берничә сәгатьтән, яшьләр ЗАГСка барып кайткач, хәләл туй башлана. Туйны да бик матур, хәләл итеп, динебез кушканча уздырып була.
Хәрам тамадаларга каты кагыласым килми. Шәт, алар да фикерләрен үзгәртеп, ике төрле туйны бутаудан туктар. Моның өчен, минемчә, хәләл (ягъни рөхсәт ителгән) тамадалар мәктәбе ачарга, шуны тәмамлаганнарга “Хәләл” комитетының сертификатын бирергә кирәк. Әлеге тамадаларның аракылы мәҗлесләр алып баруы беленсә, “Хәләл” комитеты ул сертификатларны гамәлдән чыгара алсын иде.
Шунысын да әйтми кала алмыйм: мөгаен, никах мәҗлесләрен ир-ат тамадалар гына оештырырга тиештер. Бердән, хатын-кызның мәчеткә керергә ярамый торган көннәре була. Икенчедән, гадәттә бездә фатиханы имам, ир кеше бирә. Яңа гаилә тормышына фатиха бирүче дә ир-ат булырга тиештер.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|