|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2015 Шоу-бизнес
Айдар Галимов "Яшьләр on-line"да башлап җибәргән акциягә Зәйнәб Фәрхетдинова да кушылды (ФОТО)Шушы көннәрдә "ТНВ" каналында чыгучы "Яшьләр on-line" тапшыруында Айдар Галимов кунак булды. Телевизион әңгәмә барышында җырчы кызыклы гына бер идея әйтте. "Безгә һәрвакыт сәхнәгә чәчәкләр алып менәләр. Без тамашачыларга моның өчен бик рәхмәтле. Әмма мин кайвакыт уйлыйм, әгәр чәчәкләр урынына уенчыклар алып менсәләр, мин аларны балалар йортларына тапшырыр идем", - диде. Бу "туйдырды чәчкләрегез" дигән сүз түгел. Һич юк! Һәр тамашачы чәчәкләрне чын күңелдән бүләк итә. Айдар Галимов моны аңлый һәм зур рәхмәтен белдерә. Сүз бары тик бүләкләрне тагын да файдалырак итү турында. Бер яктан җырчыга ихтирам, икенче яктан, мохтаҗ балаларга ярдәм. Бу фикер, бәлки, "Яшьләр on-line" кысаларында гына калыр иде дә, әмма тапшыруның алып баручысы Венера Иванова, озак уйламый, һәм Айдар Галимовның Казандагы концерты вакытында сәхнәгә чәчәк бәйләме түгел, ә уенчык алып менә. "Ну ничек, Айдар абый, башладыкмы акцияне?" - ди ул. Җырчы, әлбәттә, сүзнең нәрсә турында икәнен тиз эләктерә, һәм идеяне күтәреп ала, тамашачыларга аңлата.
Шушы көннәрдә эстрадабызның тагын бер олпат җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова да әлеге акцияне хуплады һәм аңа кушылырга риза булуын әйтте. Сәхнәгә чыккач, Айдар Галимовка ул чәчәк түгел, ә йомшак уенчык бүләк итте. "Бик шәп акция! Без артистлар аңа барыбыз да аңа кушылырбыз әле!" - диде Зәйнәб апа. Бу фото Зәйнәб Фәрхетдинованың Фейсбуктагы битенннән Сүз уңаеннан, Айдар Галимов катнашкан "Яшьләр on-line" тапшыруы тиздән эфирга чыгачак. "Бу тапшыруга куркыбрак килдем", - диде җырчы. Ни өчен икәнен тапшыруны карагач аңларсыз.
--- |
Иң күп укылган
|