|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2015 Мәдәният
Камал театрының Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләренә гастрольләре (АФИША)11-18 февральдә Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре үтә. Гастрольләр афишасында 6 спектакль, шуларның икесе – 110 сезон премьералары. «Галиябану». 110нчы сезонның беренче премьерасы. М.Фәйзинең әлеге пьесасы Камал театры сәхнәсендә 24 елдан соң кабат куелды. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. «Кәҗә, Сарык һ.б.». Премьера! Режиссер-дебютантлар Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахманов тарафыннан сәхнәләштерелгән әлеге пьесаны Илгиз Зәйниев Г.Тукай әкиятләренә мөрәҗәгать итеп язган. Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас.
«Гөргөри кияүләре». Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган Камал театырының әлеге спектаклен тамашачылар бик яратып кабул итә. Бу музыкаль комедия инде 20 сәхнәдән төшми. Режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.
«Мәхәббәт FM». Яшьләр аудиториясенә адресланган эстрада-джаз комедиянең авторы һәм режиссеры - Илгиза Зәйниев. Спектакль бүгенге яшь буынга хас юмор, пародияләр, яшәү һәм аралашу рәвеше белән сугарылган. Әмма олы яшьтәге тамашачы да яраткан җырчылары Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Салават Фәтхетдинов һәм башка башкаручыларның җырлары белән үрелеп барган тамашага битараф калмас.
«Җанкисәккәем». Бу спектакль инде 20 ел буе бара һәм тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.
«Сөясеңме, сөймисеңме…». 109 сезонның беренче премьерасы. Төп рольләрдә Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина. «Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф.Бүләков.
--- |
Иң күп укылган
|