поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.11.2015 Мәдәният

Разил Вәлиев китап тормышында әһәмиятле нинди зур проблеманы билгели?

Татарстан Дәүләт Советында китапханәләр һәм аларның эшчәнлегенә багышланган сөйләшүдә Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты. Разил әфәнде иң элек соңгы елларда әдәбиятка, мәдәнияткә игътибар артуын әйтеп узды. Әмма проблемалар булуын да яшермәде.

– Китап булган җирдә китапханә була. Электән үк бай һәм хәлле кешеләрнең өйләрендә китапханә булган. Бүгенге көндә бездә китапханәләр системасы бар. Советлар Союзы таркалганда да ул таркалмады.  Татар кешесе кая гына барса да китабыннан аерылмаган. Мин аларны  Япониядә дә, Кытайда да күрдем.  Бүгенге көндә без татар китаплары җыябыз.  Америкага барып алып кайткан  30лап китапның барысы да заманында  Казанда басылган, – ди ул. Разил Вәлиев   беренче татар китабының  Лейпцигта 1612 елда ук нәшер ителүен дә, 1722 елда  Россиядә “Петр I”  манифестын татарча басылуын да искә төшерде.
 
Милли китапханәдә  XIV гасырга караган  борынгы китаплар барлыгын әйтте.  Үзе чит илләрдә китапка карата мөнәсәбәтнең яхшы булуын да күреп кайткан ул. Америкадагы Конгресс китапханәсендә татар  китаплары иң кадерле урында саклануына сокланган. “Бездә дә китап шулай кадерле”, – диде  Разил Вәлиев. Китапханә яхшы эшләсен өчен, әйбәт бина кирәк, аның  фондлары бай булырга тиеш, дип саный ул. Ә бездә иң зур проблемаларның берсе – Милли китапханә авария хәлендә. Аның өчен финанс бирелсә дә, ул түбәсе белән фасадын төзекләндерергә генә җитә. 3 миллион 300 мең китапны, газета – журналларны урнаштыру өчен  монысыннан сигез мәртәбә зуррак китапханә кирәк. 1965 елда ук инде яңа бина төзү турында хөкүмәт карары чыккан, әмма әлегә хәтле хәл ителмәгән. 1998 елда “Татарстанда китапханә һәм китапханә эше” дигән канун кабул ителгән. Бүгенге көндә аңа төзәтмәләр кертелде, – ди Разил Вәлиев. Ул Милли китапханәдә электрон китапханә аша төрле телләрдәге китапларны яздырып алып булуы хакында да сөйләде. Соңгы елларда республикада китапханәләрнең кыскартылмавы да уңай  күренеш.  Китапханәчеләрнең күбрәк югары белем алуларын тели Разил әфәнде. Төрле өлкәдә белемле булырга тиеш, дип саный ул аларны.
 
Ул Милли китапханә турында чыккан альбом белән журналистларны таныштырды. Быел газета-журналларга яздыру өчен шактый акча каралуын да әйтеп сөендерде ул.
 
Гүзәл Нигъмәтуллина   китапханәләр эше, быел Әдәбият елы буларак авылларда язучылар белән очрашулар үткәрү,  яхшы эшләгәннәргә “Ел китапханәчесе” исемнәре бирелүе хакында сөйләде.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»