поиск новостей
  • 01.11-27.11 Ришат Төхвәтуллин. Мин бәхетле
  • 16.11 Дискач 90-х Fest. 19:00. Korston Club Hotel (Корстон)
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 04 Ноябрь
  • Мөнир Рахмаев - җырчы
  • Дамир Хәйруллин - актер
  • Гөлназ Шәйхи - журналист
  • Гүзәл Шакирова - актриса
  • Гали Рәхим (1892-1943) - язучы
  • Альбина Кармышева - җырчы
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
  • Жэйгэ кадэр студент кыз балага фатир яисэ студия кирэк иде.Узэккэ якын булса эйбэт.+79272405212, ватсопка языгыз.Риелторлар борчымасын.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев, аварийная откачка. Тел: 89172681882
  • Питрәч районы Тау Иле (Татарское Ходяшево) авылында 3 яшьлек буаз тана сатыла. Март башында бозауларга тиеш. 89520443330
  • Снимать итэргэ Ркб тирэсеннэн бер булмэле квартира эзлим.риэлторлар борчымасын.т:89196978895
  • Снимать итәргә 1 бүлмәле квартира яки студия эзлим. Вахитов, Совет районыннан яки Дербышкадан. Риэлторлар борчымасын !!! 89047171338 Резеда
  • Казан шәһәренә килүчеләр өчен, бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир, вакытлыча яшәү өчен бирелә. Тәүлекле түләү шартында яки берничә атнага бирү мөмкинлеге дә бар. Читтән торып укучылар өчен дә уңайлы. Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамы, 31 Шалтыратыгыз. +79196257607
  • Өр яңа кәрәзле телефон сатыла. Хуавей нова 11. Бәясе: 21000 сум. Казан шәһәрендә. Гарантия, зарядка һәм чегы бар. Шалтыратыгыз: +79196257607
  • Якшы хәлдә шкаф купе сатыла.Тел 89673645355.
  • Кулай бәядән генә самсунг маркалы планшет сатыла. Тел 89673645355
Архив
 
27.11.2015 Җәмгыять

Миңназыйм Сәфәров: “Пенсиягә чыккач, бер ел да эшләмим” (эксклюзив ФОТОлар)

Миңназыйм Сәфәров “Татарстан яшьләре”ндә 20 елдан артык эшләгән журналист. Ул редактор урынбасары булганда бөтен кеше белән йомшак итеп сөйләшә, әмма йомшак булса да, тиешле эшне җиренә җиткереп эшләтә иде. Ул гади һәм ярдәмчел, аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшеп була иде.

“Иде” димен, чөнки Миңназыйм абый күптән инде бездә түгел, ул хәзер “Ватаным”ныкы – “Ватаным Татарстан” газетасында баш мөхәррир.
 
– Миңназыйм абый, Сез “Ватаным”га “Т.Я.”ның иң матур, гөрләп торган чагында киттегез. Күчеш чоры авыр булдымы?
– “Татарстан яшьләре”ннән елапсыктап киттем. Берничә ел буе ияләшергә туры килде. Берәр сорау, катлаулырак мәсьәлә булды исә, йөгерәм дә менәм Исмәгыйль янына (“Ватаным Татарстан” 7 катта иде, “Татарстан яшьләре” – 8дә – Ч.Ф.). Мине кулымнан тотып эшкә өйрәтүче дә ул иде бит. Ничек булырга тиеш, тормыш нинди, ничек язарга ярый, ничек ярамый – барысын да ул өйрәтте. Авыр вакытта гел аңа керә идем, хәзер дә дусларча аралашып яшибез.
 
“Ватаным”да ярыйсы гына авыр вакытлар булды. Шактый кешене пенсиягә озатырга туры килде, кайберләре рәнҗеп киттеләр. “Китсәм, яши алмыйм”, – диючеләр дә булды хәтта. Соңрак уйлап-анализлап карадым да, боларның “тыл”лары әйбәт булмаган икән, өйләрендә тынычлык тапмаганнар дигән нәтиҗәгә килдем. Бөтен тормышлары эштә булган. Менә шул вакытларда тормышка башкачарак карарга өйрәндем, үз-үземә: “Пенсиягә чыккач, бер ел да эшләмим”, – дип сүз бирдем. Пенсиягә чыккач тормыш бетәргә тиеш түгеллеген дә шул елларда аңладым.
 
 
Хатыны Резидә, кызлары Гөлназ һәм Айсылу белән. 1990 ел.
 
– “Татарстан яшьләре” – демократия “котырып чәчәк аткан” газета, “Ватаным” – элеккеге партия газетасы, дәүләтнеке. Ниндидер бер кысаларга керергә туры килдеме?
– Мине эшкә чакырганда бу хакта уйлаганнардыр, мөгаен. Әгәр аларга “ә” дигәнгә “җә” дип торучы кеше кирәк булса, берәр нинди түрәне табарлар иде. Әмма, күрәсең, нәкъ менә ирек тәмен татыган кеше кирәк булгандыр. Мин җимергәндә (ә миңа җимерергә туры килде), беркем бер дә сүз әйтмәде. Монда эшли башлагач, Зөлфәт Хәкимнең “Ватансызлар вата ватанны” дигән язмасын бастырдым. Әле мәкалә чыккач, бик күпләр: “Бу малайның башы бетте”, – дип уйладылар ахрысы. Әмма бу минем өчен лакмус кәгазе булды. Моннан соң нинди мөнәсәбәт булачагын, киләчәктә нишләргә икәнен аңладым.
 
Монда килгәч, “монысы ярый, ә монысы ярамый”лар күп булды. Әйтик, редактор хезмәткәрләре янына үзе кереп сөйләшергә тиеш түгел, ә хезмәткәр аның янына керергә тиеш булган икән. Ә мин “Т.Я.”дагы гадәт буенча, бүлмәләргә керәм, коридорда очраганда, хәлләрен сорашам. “Бу берәр төрле сынау микән әллә?” – дип бик аптырыйлар иде. Әгәр шул вакытта куркып, үземне шул кысалар эченә кертсәм, “Ватаным” элеккечә калыр иде, мөгаен.
 
Мин беркайчан да урыныма ябышып ятмадым. Бүген бар ул урын, иртәгә юк. “Булды, җитте”, – дип әйтергә, синең урыныңа бүтән кеше таптык дияргә мөмкиннәр. Ләкин минем арттан: “Газетаны бетереп китте”, – дип әйтерлек булмасын, шуның өчен бөтен күңелемне биреп эшлим.
 
– Ә Сездә тагын да югары үрләү, депутат, чиновник булу теләге юкмы?
– Юк. Минем бөтен күңел язуда, рәхәтләнеп язам, монда мин үз дөньямда. Менә әни турында яздым, “Сөембикә”гә бирдем. Ничек булгандыр ул, әмма ихластан яздым. Резидә (хатыны – Ч.Ф.) укып елады, балалар укып еладылар, кияүләрнең күзләре яшьләнде. Мин бит аны үзем дә елап яздым. Язганда өч тапкыр бүлендем, бераз суынсын әле дип, туктап-туктап алдым. Менә шул инде ул журналистиканың бердәнбер сыналуы: үзеңә ошаса – кешегә дә ошый. Әгәр үзеңә ошамый икән – язып та торма.
 
 
Кодагыйлар. Сулда – Резидә ханымның әнисе, уңда – Миңназыйм әфәнденеке. 2010 ел.
 
– Миңназыйм абый, Сез әле күптән түгел генә олы хәсрәт кичердегез, әниегез Әминә апаны соңгы юлга озаттыгыз. Ул ниндирәк кеше иде?
– Әнием гомер буе булганына шөкер итеп яшәде, безне дә шулай үстерде. Алланың рәхмәте, 90га кадәр җитте. Кешене бер үк вакытта туа һәм үлә дип әйтәләр, дөрес икән. Әни көзен туган, көзен үлеп тә китте. Ул авылда, энекәшнең гаиләсе белән яши иде. Анысы да үзенә бер гаҗәп аның – әни энемне 46 яшендә тапты, ә 48дә тол калды. Әти үлгәч, әни бөтенләй төшенкелеккә бирелгән иде. Әле дә хәтерлим: “Тормыш бетте, балалар. Моның кадәр тормышны сөйри алмыйм. Хәлем дә юк, яшисем дә килми, үләм мин”, – дип яткан иде. Бәлки хәсрәттән чирләп, үлеп тә киткән булыр иде. Аны төпчек энебез алып калды бугай. “Сез үстегез, хур булмассыз, менә бу 2 яшьлек бала нишләр?” – дип, янә тормышка кайтты ул. “Шушы баланы гына үстереп калдырырга өлгерсәм иде”, – дигән иде, аны да үстерде, оныкларын да, Аллага шөкер.
 
...Мин үлемнең ничек килгәнен күрдем. Әни янында өч көн утырдым. 3 көн буе салкын су гына эчте. “Улым, авыр булмаса, коедан гына алып кереп бирегез әле?” – дип сорый иде. Бер-ике йота да, шул җитә. Ике көн барыбызга да рәхмәтләр әйтте. Үләсе көнне тып-тын гына торды да: “Балалар, мин китәм”, – диде. Шаккаттым: “Әни, ни сөйлисең син?” – дидем. “Юк, бәхилләшәбез”, – диде. Бөтен кеше белән бәхилләште. Аңа кадәр җырларын яздырды. Җыр да түгел ул, аерым куплетлар, ләкин аларның һәрберсенең мәгънәсе бар. Мәсәлән:
Кызыл ленталар бәйлиләр
Атларның билләренә.
Әлхәмделләһи шөкер,
Ходайның биргәненә.
 
Менә шулай шөкер кылып яшәде гомер буе, үлеме дә шундый тыныч булды. 5 баласы янында утырды, зарланмады, тыныч кына бәхилләште дә, тыныч кына китеп тә барды. Үләр алдыннан гына бераз борчылып: “Әни, әти”, – дип әйтә башлады. Күзенә күренә инде, мин әйтәм. “Әни, Алла дип әйт”, – димен. Әйтте. “Әни, ясин укыйммы?” – дидем. Пышылдап кына: “Укы”, – диде. Укып бетергәч: “Улым, каян өйрәндең шулай матур итеп укырга?” – диде. Шаккатып сорады. Мин дә шаккаттым. Үзе үлем түшәгендә ята, үзе гаҗәпләнергә, минем белән кызыксынырга көч таба. Ясин укыгач бераз җиңеләеп киткән кебек була, бераздан тагын борчыла башлый да: “Тагын укы”, – ди. Абый белән алмашлап бик озак укыдык. Бераздан бер сеңелкәшнең ире дә килде. Шулай укыганда, кисәк кенә күзен ачып, безгә карады. “Улым, үләмме мин?” – диде. “Нишләтәсең инде, барыбыз да Алла каршына барабыз”, – дидем, еламаска тырышып. Бик авыр... Гомер буе сине караган, ярдәм итеп яшәгән әниеңә берничек тә ярдәм итеп булмый...
 
 
Оныгы – Айдан. 2014 ел.
 
Вакыт узгач бераз җиңеләя дисәләр дә, күңел ярасы тирәнәя генә бара. Әни хис кешесе булса да, бик пөхтә иде. Шаккатабыз, 3сенә, 7сенә, 40ына, елына кемгә нәрсә бирергә икәнен язып, бер сандык әйбер тутырып куйган. Сеңлем әйтә: “Абый, ышанасыңмы, әйберләрне барлап чыккан идек, елы да үтә, сандыкта әйбер дә бетә”, – ди. Шулай туйга әзерләнгән шикелле әзерләнгән. Миңа да: “Улым, кәфенлегеңне алып куй. 40тан узган кешедә кәфенлек булырга тиеш. Гомер теләп тора ул”, – дип әйтә иде.
 
– Алдыгызмы?
– Әле юк, әмма психологик яктан өлгереп җиттем бугай инде. Әни үлгәндә укыган догаларны һәр көнне укый башладым. Дөньяга икенче төрлерәк карарга, икенче баскычка күтәрелергә вакыт җиткәндер мөгаен. Дөнья малы куылган, балалар үскән, онык бар. Дөньяның үз тәртибе, акыллы кеше моны тоемларга һәм шуңа иярергә тиеш.
 
– Миңназыйм абый, Казанга килү – балачак хыялыгыз идеме?
– Әйе, каян кергәндер ул башыма, әмма уемда Казан гына иде. Гомумән, минем бала чакта өч хыялым бар иде. Беренчесе – укытучы булу. Ул заманнарда укытучы авыл баласы өчен нык дәрәҗәле кеше иде. Укытучыдан да зур кеше юк, дип әйтә иде әни. Икенче хыялым – биергә тели идем. Монысы каян килгәндер, әллә телевизордан караган кавказ биюләре тәэсир итте микән. Минем өчен әкият кебек иде ул. Һәм өченчесе – журналистика. Ходай рәхмәте, шуларның өчесе дә тормышка ашты. Университетта укыганда “Каз канаты” ансамблендә биедем, журналистика факультетында укытуым үзем дә сизмәстән башланып китте. Инде менә 20 елдан артык укытам. Ә журналистикадагы эшем – күз алдыңда.
 
 
Төркиядә ялда. 2010 ел.

- Миңназыйм абый, журналист кем ул?
– Журналистны бүре белән чагыштырып буладыр. Ул һәр көнне каядыр барырга, чабарга тиеш. Миңа еш кына: “Көн саен чыга торган газетада эшләве авыр түгелме?” – диләр. Башта авыр иде, өйгә сыгылган лимон кебек кайта идем, ә хәзер тормыш шулай гына булырга тиеш кебек. Иртән 8 тулыр-тулмас киләсең, кич 8 тулып киткәч кайтып китәсең. Бу – норма. Хәер, без “Татарстан яшьләре”ндә дә бөтен көчне биреп эшләдек, командировкалардан кайтып керми идек. Бу бит һәр командировкага автобуслар, электричкалар белән йөргән заманнар! Ә хәзер журналистларның тормышы җиңеләйде. Мәсәлән, безнең журналистлар командировкага редакция машинасы белән йөриләр. Шулай уңайлырак. Көнендә барып, эшен эшләп бетереп кайта. Бүген кешеләрнең яшәү рәвеше үзгәрде, шуның белән бергә журналистика да үзгәрде. Хәзерге журналистика күбрәк күңел ачуга, шаккатыруга корылган. Әмма сыйфатлы журналистика дигән әйбер дә бар. Күңелдән чыга торганы, ихластан язылганы. Ул алдамаска, ялганламаска, сатылмаска тиеш.

– Татарда сыйфатлы журналистика калдымы соң әле?
– Бүген тираж артыннан куучы, нәрсә булса да язарга теләгән өчен генә чыгучы матбугат чаралары да шактый. Әмма сыйфатлы журналистика да бар. Мәсәлән, “Т.Я.”. Ул хәтта укучыларын да язарга өйрәтте. Сыйфатлы журналистика шул бит инде ул – кешенең күңеленнән чыккан язма.
 
– Әмма тиражлар барыбер кими...
– Бүген яхшы журналистиканы кабул итүчеләр сирәгәйде. Бүтән буын үсте. Тегесеннән нинди файда, монысыннан ничә тиен эшләп була дип караучылар артты. Ләкин газеталар барыбер бетмәячәк. Газеталар булды, бар һәм булачак.

– Миңназыйм абый, бүгенге студентлар арасында өметлеләре бармы?
– Бар алар, әмма аларны күрергә, сайлап алырга, таләпне дә куеп, күңелләрен дә сүрелдермичә җитәкләп барырга кирәк. Журналистика зур акча китерә торган урын түгел. Шуңа күрә яшь буынның мораль ягын кайгырту – кирәк урында мактау, үсендерү дә мөһим. Ә алыш-бирешкә генә калдырсаң, бетә журналистика. Мин укытырга йөри башлагач, Исмәгыйль: “Миңназыйм, син анда акча түләмә-сәләр дә йөр. Язарлык яшьләрне күреп, табып, газетага җәлеп итәрсең”, – дигән иде. “Ватаным Татарстан”да шулай эшкә алынган яшьләр шактый хәзер.
 
– Ә бүгенге студент белән моннан 20 ел элеккегесе арасында аерма бармы?
– Аерма күз алдында. Бүгенге студент мәгълүматлы, белемле. Ә теге вакытта алар тырыш иде. Хәзер тырышлык юк. Бүгенге студентта теге вакыттагы студентның тырышлыгы булсамы?.. Бүгенгеләр үз дәрәҗәләрен беләләр, биш тиенгә эшләп йөрергә теләмиләр. Ә теге чакта әхлак бар, тәртип бар, әмма наданлык та бар иде.
 
– Татар журналистикасы бүлегенең хәлләре ничек? Ябылырга мөмкин дигән имеш-мимешләр ишетелгәли.
– Татарга гына түгел, журналистикага да, гомумән, мөнәсәбәт шундыйрак. Менә быел татар журналистикасына 10 бюджет урыны бирделәр. Киләсе елга урыс белән татарның икесенә бергә 10ны бирергә җыеналар ди. Бу – журналистикага мөнәсәбәтне күрсәтә. Мин аңлыйм, безнең факультетны тәмамлаучылар бик күп, аларның барысы да журналист булып эшләми. Әмма бүлек бетсә – журналистлар бөтенләй булмаячак бит. Дөрес, хәзер кем иренми, шул журналистика белән шөгыльләнә. Андый кеше газета ачарга, тираж җыярга мөмкин. Тик моның төбендә журналистика түгел, ә акча ята. Ә журналистика ул – күңел халәте, аны кәсепкә генә кайтарып калдырып булмый.
 
 
Хатыны Резидә, кызлары Айсылу (сулда), Гөлназ һәм оныгы Айдан белән. 2014 ел.
 
- Әмма акчасыз да булмый бит?
– Сүз дә юк, яшәсеннәр, тираж җыйсыннар. Әмма менә син “Т.Я.”ны, “В.Т.”ны, “Мәдәни җомга”, “Сөембикә”ләрне сызып ташлап кара. Без заман авыр дип тормаска, аларны саклап калырга, югалтмаска тиеш. Моны хөкүмәт тә белергә тиеш. Кешене, милләтне, телне саклап кала торган әйбер мәктәп кенә түгел. Кеше туган телендә газетасын да укырга, радиосын да тыңларга, телевизорын да карарга тиеш.
 
– Сез килгәч “Ватаным”нан китәргә мәҗбүр булган кайбер журналистлар хакында “аларның тыллары тыныч булмаган” дигән сүз әйттегез. Ә Сезнең “тыл”ыгыз ничегрәк?
– Аллага шөкер! Ике кызымның да гаиләсе бар, хәзер инде ике улым бар дип әйтергә дә була. Кияүләр “әти” дип йөртәләр. Безне “әби”, “бабай” дип әйтегез дисәк тә, “алай әйтергә тел әйләнми, сез әле яшьләр”, диләр. Кияүләрем үз балаларым шикелле. Икесе дә татар телле. Оныгым Айдан (Гөлназның улы) да менә дигән итеп татарча сөйләшә. Әле беркөнне әнине искә алып боегып утырганда, Айдан килде дә: “Тагын елыйсыңмы, бабай? Елама инде, әниең үлсә дә, синең әтиең калды бит әле”, – ди. “Әтием дә юк шул минем”, – димен. Шуннан уйланып торды да: “Әби бар, мин бар”, – ди. “Ай, улым, чыннан да, шулай бит”, – дидем, боегуым кимеде. Менә ул – бәхет! Мин үземне татар дип кычкырып йөрергә җыенмыйм. Ләкин үзенең оныгын татар итеп калдырган кеше генә татар дип саналырга тиеш. Айдан татарча җырлый, татарча спектакльләр карый, татар китапларын тыңлый, безнең белән бергә “Туган тел”не җырлый, Колхуалланы белә.
 
Бүген балалары белән урысча сөйләшүчеләр берзаман уйланачак әле. Тик ул чагында соң булырга мөмкин – тел югалган, бала үзеңнән ерагайган. Бала телдән киткәч – өйдән дә китә, ерагая. Башында акылы булган кеше аңларга тиеш – бүген тел китә, иртәгә синең кадерең китә. Тел китсә, кешедә аңлап булмый торган ниндидер бер җеп өзелә, әниең белән, башка туганнарың белән, татар дөньясы белән... Ә туган теле киткән кеше бер милләткә дә кирәкми.
 
– Сезнең гаиләгә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Резидә апаның гимназиядә татар теле укытканын беләм. Былтыр пенсиягә чыккан икән. Ул мәктәптән туеп киттеме?
– Туеп китте. Укытудан түгел, системадан туйды. Гимназиягә акчаны мәктәптә ничә бала укуга карап бирә башладылар. Отчет, кәгазь эшләренең исәбе-хисабы, очы-кырые күренми башлады. Эшләргә вакыт калмый, мин укытучы түгел, вазыйфа үтәүчегә әйләнеп калдым, классларда кеше күп, балаларны тәрбияләү мөмкин түгел, ди. Теге замандагы кебек мәктәп булса, укытыр идем әле, ди.
 
Кызым Айсылу Милли китапханәдә эшли иде, декретта хәзер. Шушы көннәрдә бала табарга тиеш. Аның холкы нәкъ китапханәдә эшли торган – тыныч кына, акрын гына йөри торган бала ул. Гаилә кешесе – ире өчен үлеп тора, өемә кайтам дип яратып кайта.
 
– Олы кызыгыз – “Татар радиосы”нда эшләүче Гөлназ Сәфәрованы бөтен кеше беләдер, мөгаен. Сезне Миңназыйм Сәфәров дип түгел, ә Гөлназның әтисе дип әйткәннәре юкмы?
– Әйтәләр, әйтәләр! Телевидениедә еш күренгәч, ул күпкә популяррак бит. Берсендә, Төркиягә ялга баргач: “О-о, Гөлназның әтисе!” – дип сөйләшеп киттеләр дә, ял буена аралашырга туры килде. Мин үзем ялга барганда “таныш кеше очрый күрмәсен иде” дип барам. Ник дигәндә, сөйләшүдән, аралашудан туеп барам ялга. Быел бигрәк тә ялгыз каласым килде, әни үлгәч авыз ерып кеше белән сөйләшерлек халәттә түгел идем. Әмма ике көн дә узмады, “Баш редактор да биредә икән...” – дип килеп эндәштеләр. Боларына да мин түгел, Гөлназ кызык иде.
 
– Гөлназ чабып йөрүдән туймадымы әле? Ул матур гына яза иде бит.
– Булса да булыр икән әни димен мин аны! Әнинең холкы аңарда. Шундый ук кызыксыну, йөгерү, ашыгу. Башта эшли, аннары уйлый. Бик язасы килә аның, минем язганнарны да кызыксынып укый. Чыннан да, күп нәрсәне югалтты ул. Ләкин тормыш үзенекен итә шул. Монда акча мәсьәләсе дә, танылу да бар. Хатын-кыз өчен, бигрәк тә журналист өчен анысы да бик мөһим. Бәлки күпмедер яшькә җиткәч уйланыр. Акыллы кеше барыбер үзен табарга тиеш.
 
– Сез аның сөйләвеннән канәгатьме? Төзәткәлисезме?
– Дөрес сөйләмисең дип тә әйтәм, ник теге яки бу кешене эфирга чакырдың дип тә әйткәлим. Менә хәзер урыс телендәге тапшыру да алып бара башлады. “Кызым, син бу кешене татарча да рәхәтләнеп “ача” алыр идең бит, безнең асылыбыз татар бит”, – димен. Ләкин ул конвейерга кереп киткән инде, бара да бара.
 
– Үзегезнең дә телевидениедә авторлык тапшыруыгыз бар...
– Әйе, ул “Ватаным Татарстан” белән “Татарстан” телерадиокомитетының уртак проекты. Аны Фирдус (Фирдус Гыймалтдинов – ГТРК “Татарстан” директоры) тәкъдим итте. Минем өчен яңа, әмма кирәкле шөгыль ул. Мондагы бертөрлелекне үзгәртү, икенче төрлерәк юнәлешне өйрәнү бик файдалы. Үземне сынап карыйсым да килә иде. Кайчагында телевизор караганда: “Нинди сүз әйтте инде бу!”, Шундый җөмлә булмый бит инде!” – дип утырам да, “Ә үзем булсам ничек эшләр идем соң?” – димен. Менә үземә эшләп карау мөмкинлеге туды инде.
 
– “Кунак”ларны ничек сайлап чакырасыз?
– Ул кызыклы кеше булырга тиеш. Бүгенге сәясәткә бәйлеме ул, җәмгыятькәме, ниндидер вакыйгагамы. Иң мөһиме – бүгенге көнгә туры килсен.
 
– Чакырган бөтен кеше дә киләме?
– “Киләм-киләм” дип качып йөрүче берничә түрә, берничә артист бар. Ә калганнар килә, хәтта “минем дә әйтер сүзем бар” дип үзләре теләк белдерүчеләр дә бар.

– Миңназыйм абый, моның кадәр эшләп, шәхси тормышка, йорт-җиргә вакыт каламы соң? Сезнең Биектау районы Бикнарат авылында йортыгыз бар дип беләм. Шунда яшисезме?
– Төп яшәү Казанда, әлбәттә. Әмма мин үзем атна уртасында бер кайтып килергә тырышам авылга, шимбә-якшәмбеләр, бәйрәмнәр шунда уза. Җәй көне авылдан йөреп эшлим. Резидә бала белән шунда яши. Баланы татар итү өчен дә авыл кирәктер, мөгаен. Анда кайткач бөтенләй икенче дөньяга чумам. Зур җир анда безнең, шуның бер өлешендә генә бәрәңге утыртам, помидор-кыяр үстерәм. Мин бит помидорны да үзем утыртам, шуны бала караган шикелле карыйм. Менә ул тишелеп чыга, менә башын турайта, яфрак чыгара. Шулар белән мәш килеп, үземә нидер аламдыр, җирсүемне басамдыр, мөгаен.
 
Чулпан Фәттахова әңгәмәсе

 


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.11.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе