|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2015 Җәмгыять
Татарстанда балалар нигә югала?Республикада яшүсмерләрнең өйләреннән китү мәсьәләсе шактый актуаль булып кала бирә. Ничек кенә булмасын, бу тармакта тотрыклылык саклана, дип ассызыклый Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре. Соңгы мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 10 аенда Татарстанда барлыгы 297 яшүсмер өеннән киткән. Аларның 149 ы кызлар булса, 148е – малайлар. Шунысы мөһим: әлеге балаларның 19 ына 12 яшь тә тулмаган булган.
- Әлеге яшүсмерләрнең 293е исән-сау табылды. Кызганыч, 1 яшүсмернең үз-үзенә кул салганлыгы ачыкланды. Аның гәүдәсен урман читеннән табып алдылар, - дип сөйләде безгә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләренең эшен оештыру идарәсе җитәкчесе Лариса Осипова.
Югалучылар җәен күбрәк
Бактың исә, җылы һава торышы урнашкач, югалучы балалар саны бермә-бер күбәя икән. Мәсәлән, 2015 елның гыйнварында яшүсмер югалуы турында 23 хәбәр килеп ирешсә, май аенда бу күрсәткеч 2 тапкырга (!) арткан.
- Балаларның туган йортлары урынына урамны сайлау сәбәпләре – гаиләдә вәзгыятьнең начар булуы яисә инде ата-аналарның балаларына тиешле игътибар күрсәтмәве. Билгеле булганча, яшүсмерләр балалар йортларыннан да еш кача. Әлеге очракларның күбесе исә нәниләрнең ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән әти-әниләре янына кайтасы килү теләге белән аңлатыла, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Соңгы вакытта исә республикада рәхәт тормыштан баш тартучы яшүсмерләр дә шактый еш очрый башлаган.
- Бу үзенчәлек яшүсмерләрнең зурлар тормышына кызыгуы, үзләре генә яшисе килү теләге белән бәйле. Күп очракта балаларны бу адымга ата-аналар белән төрле конфликтлар (начар билгеләр, алар теләгән нәрсәне сатып алмау һ.б.) этәрә, - дип ассызыклый Лариса Осипова.
Үзегез генә эзләмәгез!
Югалган яшүсмерләрне эзләүдәге иң мөһим проблемаларның берсе исә – әти-әниләр һәм дәүләт учреждениеләре балалар югалу турында тиз арада хәбәр итәргә ашыкмый. Ә киресенчә, аларны башта үзләре эзләүне хуп күрәләр.
- Бу – дөрес түгел. Яшүсмерләрнең югалганлыгы билгеле булгач та, шундук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү сорала. “Югалган кешеләрне өч көн узгач кына эзли башлыйлар”, дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Балаларны дә, өлкәннәрне эзләү гариза кергәч тә башлана, - дип аңлатты җитәкче.
Гомумән, кешеләр югалуга килгәндә, агымдагы елның 10 аенда Татарстанның хокук сакчылары тикшерү органнарыннан качып йөрүче 1741 татарстанлыны эзләгән. Хәбәрсез югалган затлар саны 979 булган.
- Полиция органнарына кешеләр югалу турында 2667 мөрәҗәгать килде. Аларның 2424 е табылды,- дип белдерде Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең кешеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Сергей Королев.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|