|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2015 Сәясәт
Төркия белән элемтәләр ничек дәвам итәчәк? (ФИКЕРЛӘР)Россиянең Су-24 самолеты бәреп төшерелү белән бәйле вәзгыять Россия һәм Төркия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләргә начар тәэсир ясарга мөмкин. Белгечләр исә әлеге ил белән элемтәләр бозылу – зур ялгышлык булачак, дип саный. Билгеле булганча, кичә Сүриядә террорчыларга каршы көрәштә катнашучы Россия очкычын Төркия гаскәриләре бәреп төшерде. Алар бу гамәлләрен Су-24 истребителе Төркия һава чиген бозуы белән бәйләп аңлатырга тырышты. Россия Президенты исә Төркиянең бу гамәлен “Россиягә арттан һөҗүм итү” (“удар в спину”) дип атады. Нәтиҗәдә, Россия Төркия белән хәрби элемтәләрне тулысынча өзде. Соңрак исә Россия Премьер-министры да әлеге вакыйгага карата үз фикерен белдерде.
- Россия һәм Төркия арасындагы күптәннән килгән күршеләрчә дуслык багланышлары, шул исәптән икътисади һәм гуманитар тармаклар белән бәйле мөнәсәбәтләр өзелде. Бу югалтуны тулыландыру авыр булачак. Ул турыдан-туры уртак проектлардан баш тарту һәм Төркия компанияләренең Россия базарындагы урыннарын югалтуга китерергә мөмкин, – дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
Әйтергә кирәк, бу вәзгыятьнең Татарстан һәм Төркия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләргә дә начар тәэсир ясавы бар. Ник дигәндә, хәзерге вакытта Татарстан һәм Төркияне тыгыз икътисади багланышлар бәйләп тора. Республикага килә торган чит ил инвестицияләренең 25 проценты – Төркиянеке.
2015 елның 9 аенда Татарстанның сәүдә әйләнеше 10 миллиард доллар тәшкил иткән. Аның 3 проценты – нәкъ менә Татарстан һәм Төркия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләр нәтиҗәсе. Бу – якынча 264,1 миллион доллар дигән сүз.
Төркия – Татарстан өчен кыйммәтле партнер
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренә караганда, Төркия – Татарстан өчен кыйммәтле партнер. Гомумән, Татарстан өчен һәр инвестор зур әһәмияткә ия. Төп максат исә – алар белән элемтәләрне ныгыту, эшлекле мөнәсәбәтләрне дәвамлы итү.
- Активлар күләме зур булу, югары технологияләргә таянып эшләү һәм социаль җаваплылыкка корылган бизнес Татарстан өчен бик мөһим. Өстәвенә, Татарстанда тормышка ашырыла торган Төркия проектлары танылганнардан санала. Мәсәлән, “Kastamonu” - аеруча зур инвесторларның берсе. Хәзерге вакытта “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы проектка 350 миллион доллар күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән инде. 2016 елда икенче завод ачылгач, инвестицияләр күләме 600 миллион долларга кадәр җитәргә тиеш, - дип белдерде безгә җитәкче.
“Kastamonu”заводыннан кала, Талия Миңнуллина мисал буларак “Мир холдинг” һәм “Дизайн групп” югары технологияле проектларын да китерде. Әлеге проектларга туры инвестицияләр күләме беренче этапта 12 миллион доллар дип билгеләнгән. Өстәвенә, бу 88 өстәмә эш урыны дигән сүз.
“Алабуга”да нәрсә уйлыйлар?
Төркиянең мөһим партнер булуын “Алабуга” махсус икътисади зонасында да ассызыклыйлар. Хәзерге вакытта биредә 6 төрек заводы эшли. Соңгы вакыйгалар махсус икътисади зонада эшләүче төрек заводларының планнары үзгәрүгә китермәгән. Барысы да элеккечә, дип ассызыклыйлар биредә.
- Илләр арасындагы сәяси каршылыкларны сәясәтчеләр хәл итәргә тиеш. Без исә бары тик икътисади мөнәсәбәтләрне камилләштерү өчен шартлар тудыручылар гына. Әлеге катлаулы вәзгыять тиз арада тулысынча хәл ителер һәм эшлекле мөнәсәбәтләр бозылуга китермәс дип өметләнәбез. Югыйсә, бу ике ил өчен дә начар булачак, - дип ассызыкладылар “Алабуга” махсус икътисади зонасында.
Төркиянең Казандагы генераль консулы Турхан Дильмач та соңгы вакыйгалар Төркия һәм Татарстан арасындагы дуслык мөнәсәбәтләренә тәэсир ясамас дип өметләнә.
- Соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә Төркиянең Казандагы генераль консуллыгына бер күрсәтмә дә булмады. Әлеге низаг тиз арада чишелер, Төркия һәм Татарстан, гомумән, Төркия һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян килмәс дип ышанам, - дип ассызыклады консул.
Белгеч фикере:
Юрий Алаев, Татарстан Җәмәгать палатасы вәкиле, КФУ ректоры киңәшчесе:
– Миңа калса, Төркия һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр бозылу – зур ялгышлык булачак. Бу - Татарстанга аеруча зур тәэсир ясарга мөмкин. Ник дигәндә, республикага җәлеп ителә торган инвестицияләрнең күп өлеше, чыннан да, Төркиядән килә. Алар безнең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр буенча төп партнерларыбыз: үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуны без соңгы 20 ел эчендә бертуктаусыз алып бардык. Шуңа күрә бу “истерика” тиз арада онытылыр, Төркия дә, Россия дә бу низагны чишү юлларын табар дип ышанам.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|