поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләр белән бәхәсләшү мәгънәсез, чөнки алар беркайчан да хаклы булмый.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
25.11.2015 Мәдәният

"Татар моңы" бәйгесе бюджеты 5 млн сум, приз фонды 1 млн сум

“Татар моңы-2015” телевизион халыкара конкурсына быел 302 заявка килеп ирешкән. Шуларның 156сы Россия төбәкләреннән булса, 146сы − ТР муниципаль берәмлекләреннән. Сайлап алу турлары нәтиҗәсендә, II турга катнашучыларның 74 се узган, РФ төбәкләре һәм БДБ илләре вәкилләре шуларның 30 ын тәшкил итә. Бүген II турның соңгы көне, аны “Яңа гасыр” телеканалында сәгать кичке 10.00 дә карарга була.

26 һәм 27 ноябрь көннәрендә исә III турны телеэкраннар аша тамаша кылу мөмкинлеге туачак. Конкурсның гала-концерты 29 ноябрьгә билгеләнгән.
 
Шул уңайдан бүген ТР Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе уздырылды. Анда ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, конкурсның идея авторы һәм сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы башкарма продюсеры Илсөяр Шиһапова, жюри рәисе урынбасары Фердинанд Сәләхов, конкурсантлар белән шөгыльләнүче, “Татарико” татар музыкасы оркестры җитәкчесе Ренат Халитов, педагог, шулай ук конкурста катнашучыларга мастер-класслар уздыручы Клара Хәйретдинова, “Татар моңы-2005” конкурсы лауреаты Марсель Вәгыйзов катнашты.
 
“Татар моңы” конкурсының үз йөзе барлыкка килде. Ул республика һәм аның чикләрендә генә түгел, чит илләрдә дә популярлык казанды, - диде Гүзәл Нигъмәтуллина журналистлар белән очрашу барышында. Ул искәрткәнчә, конкурсның максаты — ТР милли мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшьләрне милли иҗатка тарту, сәләтле яшьләрне барлау һәм аларга ярдәм итү. – Билгеле инде, сәләтлеләр күп булмый, аларны без, берәмтекләп булса да табабыз, җыябыз. Киләчәктә дә сәләтле яшьләр табылыр дип ышанам”, - диде ул.
 
7 ел дәвамында барган бәйгедә быел яңалыклар да шактый. “Быел без конкурсның форматын гына түгел, ә жюри составын да үзгәрттек. Жюри рәисе — Салават Фәтхетдинов, аның урынбасары Фердинанд Сәләхов, жюридагы калганнар әлегә сер булып калсын”, - диде Миләүшә Айтуганова. Ул хәбәр иткәнчә, конкурсның бюджеты үзгәрмәгән һәм быел да 5 млн сум тәшкил итә, приз фонды — 1 млн сум.
 
Илсөяр Шиһапова сүзләренчә, быел катнашучылардан килгән заявкалар, узган елдагы заявкалар белән чагыштырганда, 2 тапкыр артык. Шулай ук ТР белән төбәкләрдә, чит илләрдән катнашырга теләк белдерүчеләр саны да тигезләшкән, узган елларда исә Татарстаннан катнашучылар күп булган. Заявкалар Марий Эль, Ульяновск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск, Екатеринбург, Чкаловск, Оренбург, Сургут, Түбән Тагил, Төмән, Пермь, Омск, Чиләбе, Курган, Үзбәкстан, Казакъстан һ.б. төбәкләрдән килгән.
 
Тагын бер үзенчәлек шунда, элек соло номинациясе буенча катнашучылар шактый булса, быел исә академик вокал һәм саксафон, думбра, скрипка кебек музыка уен коралларында уйнаучы катнашучылар саны күп булуы ачыкланган. Элегрәк катнашучыларның күбесе баян һәм гармунны үз итә торган булган.
 
“Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы башкарма продюсеры мастер-классларда катнашучыларга быел сертификатлар тапшыралачагын хәбәр итте.
 
Фердинанд Сәләхов катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде. Клара Хәйретдинова да аны хуплады һәм конкурсантлар алга таба музыкаль юнәлештә белем алырга Казан уку йортларына укырга килүен билгеләп үтте.
 
Марсель Вәгыйзов исә “Татар моңы”н яшь башкаручылар өчен зур этәргеч булуын ассызыклады.
Фото: "Элита Татарстана".

Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 25.11.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы