поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.11.2015 Милләт

Милли кием бәйгесендә җиңүчегә машина бүләк итмәкчеләр (ФОТО)

Казанда алтынчы тапкыр уздырылучы милли кием дизайнерлары халыкара бәйгесе татар халкына онытылып барган милли киемнәрен кайтару максатын тота. Бәйге Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Сөембикә” журналы, Казан илкүләм-тикшеренү технология университетының (КХТИ) “Дизайн” кафедрасы, Татарстан һәм Россия Дизайнерлар берлекләре тарафыннан оештырылган.

Әлеге “International Fashion-2015” бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр дә елдан-ел арта гына.
 
Быел 70 коллекциянең 40гы гына сайлап алу турын үткән. Шулай ук быел студент яшьләр һәм профессиональ дизайнерлардан тыш, хәтта мәктәп укучыларына да үзләре теккән милли күлмәкләрен күрсәтергә мөмкинлек тудырылган.
 
 
– Без заманча, еш кына бик тә шыксыз күренгән кием-салымга халыкның мәдәни байлыгын чагылдырган миллилек чалымнарын кайтарырга теләсәк, кечкенәдән үк халык традицияләренә ихтирам тәрбияләргә тиешбез. Булачак дизайнерларда мәктәп яшеннән үк иҗади рух уятып, студент чорында кием конструкторлыгы һөнәре осталыгын үзләштерергә мөмкинлекләр тудырып, аларны профессиональ яктан җитлеккән белгечләр дәрәҗәсенә үстереп җиткерергә кирәк. Бу татарларга гына түгел, башка милләтләр өчен дә актуаль мәсьәлә, һәм аның белән эзлекле рәвештә шөгыльләнү зарур, – дип аңлата КИТТУ профессоры, “Дизайн” кафедрасы мөдире, Татарстан һәм Россия Дизайнерлар берлекләре әгъзасы, бәйгенең жюри рәисе Венера Хамматова.
 
Бәлки, чыннан да, бу бәйге аша мода дөньясына тәүге адымнарын ясаган яшь дизайнерларның кайберләре киләчәктә Татарстанның дөнья күләмендә горурлыгына әверелер. Әнә, Татарстанның киез итекләр үзәге булган Кукмараның 4нче урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Зөһрә Мингазова “Үткәннәр белән алга карап” дип аталган киез киемнәр коллекциясе белән жюрины шаккатырды.
 
 
Бәйгенең даими катнашучылары, гадәттәгечә, – КИТТУның “Дизайн” кафедрасы студентлары. Шулай ук быел Казанның 41нче һөнәри көллияте, “Стиль” Россия-Италия дизайн югары мәктәбе студентлары, Россиянең Йошкар-Ола, Киров, Мәскәү, Ставрополь, Ижау, Екатеринбург, Тверь шәһәрләреннән яшь дизанерлар үз коллекцияләрен тәкъдим итте. Алар өч номинациядә бәяләнде. Студент яшьләр теккән милли кием-салым – “Этно”, ә көндәлек киемнәре – “Прет-а-порте” номинацияләрендә көч сынашты. Казан, Уфа, Чиләбе, Королев шәһәрләреннән инде үз студияләрен ачып эшләүче тәҗрибәле дизайнерлар исә коллекцияләре белән “Профессионаллар” номинациясендә таныштырды.
 
Бәйгенең химаячеләре беренче урыннарга бүләккә зәркан бизәнү-ясану әйберләре, кием-салым өчен парлы үтекләү җиһазы, икенче-өченче урыннарга кыйммәтле тукымалар әзерләгән иде. Венера Хамматова хәбәр иткәнчә, киләсе елда дизайнерлар бәйгесе май аенда үткәреләчәк. Химаячеләр анда Гран-при иясенә автомобиль ачкычы тапшырырга вәгъдә иткән.
 
 
“Дини кием түгел, милли кием”
 
– Татарстанда кием дизайнерлары бәйгесен оештыруның көн кадагында торган тагын бер әһәмиятле бурычы – чадра-пәрәнҗәсез Европа татар киемнәрен тудыру. Югыйсә, соңгы елларда мөселман илләре йогынтысында татарлар милли киемнәрне шул мөселман илләренең киемнәреннән аермый башлады кебек. Татар халкының милли киемнәре дә тыйнак һәм нәзакәтле, шул гүзәл үрнәкләрне торгызу, заманга яраклаштырыру таләп ителә, – дип ассызыклый Венера Хамматова.
 
 
КИТТУның 6 курс студенты Гөлшат Гыйләҗева, мәсәлән, махсус шушы бәйге өчен “Мирас” дип аталган коллекция иҗат иткән. Күлмәкләрен ул “Казан җөе” дип аталган җөй ярдәмендә тегелгән күн мозаикасы белән бизәгән. “Гадәттә без читек-кәвешләрдә күрергә күнеккән күн мозаикасын заманча күлмәкләрнең якаларын, җиң очларын, каешларын бизәүдә дә файдаланырга мөмкин: күз явын алып, мондый күлмәкләр башка киемнәрдән аерылып торачак. Казан җөен күрмәгән халыкларда татар мәдәнияте, һичшиксез, зур кызыксыну уятачак”, – дип фикерләре белән уртаклаша Гөлшат.
 
Заманча милли кием нинди булырга тиеш дигәндә, жюри әгъзасы, Татарстанның Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшкуарлары берлеге рәисе урынбасары Ирина Куприянова аны мода юнәлешләреннән калышмаган, көн саен киеп йөрергә уңайлы, әмма шул ук вакытта халыкларның милли үзенчәлекләреннән ваз кичмәгән ас-баш кием-салымы итеп күзаллый. “Һәр халык кабатланмас бай тамырларга ия, аларның көндәлек киемнәрдә дә урын алырга хакы бар”, – ди Ирина ханым.
 
 
Бәйгедә беренче урыннарны Россия халыклары, монгол, япон һәм башка халыкларның милли киемнәреннән илһамланып иҗат иткән Мәскәү кызы, Дизайн һәм технология университеты студенты Екатерина Шумилина – “Метаморфозалар” коллекциясе, Ижау шәһәреннән Удмурт дәүләт университеты студентлары Наталья Васильева белән Софья Ушакова – “Коми әкиятләре көенә” коллекциясе, Казан илкүләм-тикшеренү технология университеты студенты Лилия Хәбибрахманова татар милли киемнәрендәге камзолларга кызыгып теккән “Камзол” коллекциясе өчен алды. Гран-при янә Казаннан читкә китте. Аңа Чиләбедән, күп тапкырлар төрле бәйгеләрдә җиңү яулап килүче Лилия Васильева лаек булды. Талантлы татар кызы заманча тукымалар, мода агымнарын, татар халкының милли кием үзенчәлекләрен, милли бизәкләрне файдаланып иҗат иткән чираттагы коллекциясен “Ирекле кош очышы” дип исемләгән.
 
 
 
 
 
Солтан ИСХАКОВ фотолары

Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 24.11.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»