|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2015 Җәмгыять
Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү программасын чынга ашыру тәмамлана (ФОТО)Татарстанда санлы цифрлы телевидение тапшыруларын үстерү буенча Федераль максатчан программаны чынга ашыру тәмамлана. Казанда икенче санлы тапшыручы эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чара Россия теле һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРЧ) республика филиалы территориясендә узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, РТРЧ нең цифрлы радиотапшыруларын үстерү программасы чараларын планлаштыру департаменты директоры Владимир Еременко, РТРЧ нең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов, БДТРК ның филиалы “Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов катнашты.
Казанда бүген эшләтеп җибәрелгән радиотелетапшырулар челтәренә Казанның Совет районы, шулай ук шәхси секторлар, ТР Биектау һәм Питрәч районнары да керә. “Бүген тагын бер истәлекле дата - ТР Радиотелетапшырулар үзәге гамәлгә куелуга 85 ел”, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.
“Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү программасын чынга ашыру тәмамлана. Без ИФО да беренчеләрдән булып әлеге эшне төгәлләүче төбәкләрнең берсе”, - диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
Еременко сүзләренә караганда, Татарстан, цифрлы телерадиотапшырулар үстерү программасын чынга ашыруга старт биргән өченче төбәк, әмма республика финишта беренчеләрдән. “ТР Радиотапшырулар үзәге РТТЧ ен хасил итүче коллективлар арасында энҗе бөртеге булып тора. Бу һәрвакыт беренче һәм иң яхшы булырга теләүче кешеләр. Ә иң кызыгы – аларның ул килеп тә чыга”, - дип билгеләп үтте ул тантанада. Владимир Якимов сүзләренә караганда,программа үтәлешендә республика хакимияте һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы зур роль уйнаган.
Татарстанда цифрлы тапшыруларга күчү буенча программа 2010 елның мартында эшләтеп җибәрелде. Бүгенгә аны чынга ашыру тәмамланган диярлек – республика халкының 98,5 проценты цифрлы тапшыргыч сигналын кабул итә ала. Шул вакытта республикада зур егәрлекле 6 тапшыргыч төзелгән һәм 86 – кече егәрлекле. 83 мультиплекслар формалаштыру үзәге төзелгән һәм тапшырылган. Программаны чынга ашыруга сарыф ителгән гомуми сумма 1 млрд 15 млн 700 мең сум тәшкил иткән, аның 765,7 млн сумы – федераль бюджеттан, 250 млн сумы – РТТЧ акчалары.
Якын арада республикада телеүзәкләр сигналын тоту зоналары үлчәме алыначак, аның нәтиҗәләре буенча эшне дәвам итү турында карар кабул ителәчәк. Шәйхетдинов хәбәр итүенчә, төбәк телевидениесен саклау мәсьәләсе кискен булып кала, бу мәсьәләне хәл итү зарур. Төбәк һәм район каналлары бер генә цифлы пакетка да кермиләр, каналларның гомуми саны -20.
Фотосурәт mic.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Юлия РЕВИНА |
Иң күп укылган
|