|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2015 Шоу-бизнес
"Татар Җыры”н кем киендерә һәм иң кыйммәтле күлмәкнең бәясе күпме тора (ФОТО)Елның иң мөһим музыкаль вакыйгасы “Татар Җыры” фестивале “Пирамида” күңел ачу үзәгенең концертлар залында 19 декабрьда узачак. Фестиваль ел да тамашачыларны үзенең масштаблары белән генә түгел, ә катнашучыларның кабатланмас стильләре белән дә гаҗәпләндерә. Элегант костюмнар, купшы, зәвыклы күлмәкләр соклану хисен уятмыйча калдырмый. Мөгаен күпләр “Әлеге онытылмас образлар кем эше икән?” дип кызыксына торгандыр. Ел саен фестивальне оештыручылар профессиональ стилистлар белән хезмәттәшлек итә. Быел тантанада катнашучыларны дизайнер Алинә Бәдретдинова киендерәчәк. Алинә Бәдретдинова – дизайнерлар арасында уздырыла торган бихисап бәйгеләрнең җиңүчесе. Күп еллар дәвамында “Эстель” мода театры өчен коллекцияләр әзерләп килә. Казан милли тикшеренү технология университетының Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн Институтының “Мода һәм технология” кафедрасында өлкән мөгаллим. Татарстан республикасының Мәдәният министрылыгыннан “Милли мода үсешенә керткән өлеше өчен” диплом белән бүләкләнгән. 2009 елдан татар эстрадасы йолдызлары белән хезмәттәшлек итә. - Алинә, фестивальнең быелгы идеясе - туган якка булган мәхәббәт темасы костюмнарда чагылыш табачакмы? - Фестивальдә катнашучылар өчен сәхнә киеме сайлау процессы нидән гыйбарәт? - Сер булмаса, проектта катнашучыларның сәхнә кименәре ничә сум тора? - Стилист әзерләгән образда сәхнәгә чыгу бер хәл, ә менә үз белдеклегең белән күлмәк сайлау - икенче эш. Татар эстрадасы йолдызлары сәхнә өчен киенә беләме?
--- |
Иң күп укылган
|