поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.11.2015 Мәдәният

«Әлфия Авзалова кызы булу рәхәт тә, кыен да...» (уникаль ФОТОлар)

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзаловага чит илләрдә яшәгән кызы Зөлфия белән озакка аерылып торырга туры килде. Ниһаять, быел ире Равил Нигъмәтҗанов белән алар әниләре янына кайтып яши башладылар. Ноябрьдә генә Америкада тагын бер оныклары дөньяга аваз салып сөендерсә, сентябрь аенда Әлфия апаның олы кызы Гүзәлнең улы Оскар Эльза исемле кыз белән гаилә корып җибәрделәр.

Зөлфия белән кү­решкәч, ул   Америкадагы яшәү рәвешләре белән генә түгел, үзенең күңеленә уелып калган хатирәләре белән дә уртаклашты.
 
– Зөлфия, Сез гади, эчкерсез булсагыз да, урыны белән бик җитди дә була беләсез. Бу әниегез тәрбиясеме? Нинди таләп­ләр куя иде Әлфия апа Сезгә? Әлфия Авзалова кызы булу Сезне аерым бер кысаларда тоттымы?
– Билгеле, әни безнең тәртипле булуыбызны, гореф-гадәтләрне саклавыбызны теләде. Ничек киенүбезне дә тикшереп торды. Ике кызны ялгыз үстергәнгә күрә, ирләр вазифасы да йөкләнде аңа. Үзе ятимлектә авырлык күреп үскәнгә күрә, акчасын бераз кысыбрак тотса да, безне ач-ялангач итмәде. Әлфия Авзалова кызы булу безгә рәхәт тә, кыен да булды. Чөнки кая барма, без һәрвакыт күз уңында. Мәктәптә укыганда, фамилиябез журналда исемлек башында тора, укытучыларның көн саен диярлек дәресне сорамый калганы булмады. Шуңа да һәрвакыт әзерләнеп йөрдек. Сынатмас­ка тырыштык.
 
 
Әлфия Авзалова кызлары Зөлфия (уртада), Гүзәл белән
 
– Әниегез гас­троль­ләргә киткәч, өйдәге эш­ләр дә сезнең җилкәдә идеме?
– Әйе шул, әни бик озакка китеп бара. Без әнинең якын туганы Закирә апа белән калабыз. Әни кайтуга дип бөтен җирне җыештырабыз. Ул чисталыкны яратты, шуңа күрә керләрне дә гел кайнатып юабыз. Әни кайтып керүгә: «Кызлар, молодцы! Булдыргансыз», – дип безне сөендерә дә, аннары розетка өстендәге тузанны, бармагы белән сыпырып, безгә күрсәтә иде. Әнә шулай ул безне чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтте. Гүзәл апаның кызы Иделия бу яктан бигрәк тә әнигә охшаган.
 
– Әтисез үсүнең кыенлыкларын тоймый калмагансыздыр...
– Әни белән әти аерылышканда, миңа бер яшь кенә булган. Шулай да ел саен әти минем туган көнемә килә торган иде. Ул миңа һәр елны тимераяк­лар алып килде, чөнки балачакта аяк тиз үсә бит. Апам Гүзәл белән әнине дә тимераякта шуарга өйрәттек.
 
– Сез йөзгә дә, холкыгыз белән дә әниегезгә охшагансыз. Театр училищесыннан соң сәхнәдә дә бергә эшләп йөрдегез.
– Мин филармониядә әни бригадасында концертны алып баручы булып сигез ел эшләдем. Бервакыт Урта Азия якларында гастрольләрдә йөргәндә, мин авырып киттем. Температурам 40 градуска җитте. Шул чагында да әни: «Барыбер сәхнәгә чыгачаксың»,–дип, мине кисәтеп куйды. Ул беркемгә дә концертны өзәргә рөхсәт итмәде. Үзенең дә урын өстендә чирләп ятканын хәтерләмим. Ижау шәһәренә гастрольләргә баргач, кан басымы 220гә кадәр күтәрелде. Тәнәфес вакытында ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, уколлар кадаганнан соң, табиблар рөхсәт итмәсә дә, кабат сәхнәгә чыгып җыр­лады.
 
– Сез гаилә корып җи­бәргәндә, булачак киявен ничек кабул итте Әлфия апа?
– Мин унсигез яшьтә кияүгә чыктым. Әни Равилне бер күрүдә ошатты. Гомер буе хөрмәт итте, «улым» дип йөртте.
 
– Ни сәбәпле Казаннан китәсе иттегез?
– Равил башта Мәс­кәүдә тышкы сәүдә академиясендә укыды. Аннары аны Кипрга җибәрделәр. Без анда ун ел яшәдек.
 
– Бүген кайберәүләр балаларын чит илгә җибәреп укыту ягын карый. Сезнекеләр кайларда укыды? Бүгенге көндә алар кайда яши?
– Кызыбыз Ләйсән мәктәпне Кипрда тәмамлады. Аннары Казанга кайтып, педуниверситетта укыды. Данил исемле егеткә кияүгә чыгып, җиде ай гына яшәп калды. Ире фаҗигале төстә вафат булды. Аннан туган кызы Еваны үзебез үстердек. Кипрдан без Американың Вашингтон шәһәренә күчтек. Икенче кызыбыз Рената мәктәпне шунда тәмамлады. Аннан бирегә кайтып, Казан дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укый башлады.
 
– Инде дәү әни дә булгансыз. Кызыгыз Ләйсән дүртенче баласы белән сөендергән үзегезне. Ире Америка кешесе булгач, аларга исемнәр сайлауны ничек хәл итәсез?
– Балаларның һәркайсы ике ил гражданы булып санала. Исемнәре дә икешәр. Исемнәренең икенчесе русча булса да, фамилияләрен Нигъмәтҗанов итеп калдыр­дык. Евадан кала, өчесе дә малай булды. Тристан әнинең туган көнендә – 15 гыйнварда дөньяга килде. Ул кичне филармония­дә әнинең туган көненә багышланган концерт вакытында тамашачыга да: «Әлфия Авзалованың оныгы туды», – дип хәбәр иткәннәр.
 
– Гаиләдә гореф-гадәтләрне дә сакларга кирәк. Киявегез безнең милли ризыкларны үз иттеме?
– Безнең өйдә һәр­вакыт «Татар халык ашлары» китабы булды. Ләйсән һәрвакыт өчпочмак, пәрәмәч кебек ризык­лар пешереп тора. Ире башта: «Ни өчен сездә гел камыр ризыклары?» – дип сорый иде. Хәзер ияләште инде. Шулай да, безгә дә чамасын белеп кенә ашарга киңәш итә.
 
– Оныкларыгыз ниләр белән мавыга? Берәрсенә Әлфия апаның таланты күчмәгәнме?
– Безнең Ева матур җыр­лый. Әмма оялчан булгач, әни аңа сәхнәгә чыгып йөрмәскә кушты. Аларның һәркайсы спорт белән шөгыльләнә. Ки­тап­лар укырга бик яраталар. Шимбә көннәрендә рус мәктәбенә йөриләр. Америка мәктәп­ләрендә ел саен Халыкара фестивальләр үткәрәләр. Анда һәр бала үзенең, әти-әни­ләренең туган җирен милли ризык­ла­ры, киемнәре аша күрсәтә. Ләйсәннең балалары, Татарстан белән Россияне тәкъдим иткәндә, һәр­вакыт милли киемнәр киеп, әниләре әзерләгән милли ризыклар белән катнаша ул чараларда. Шуның өчен балаларга яңа милли киемнәр тектердем. Аларны, оныгымны күрергә барганда, Америкага алып китәм. Балалар ел саен җәй көне әбиләре янына кунакка кайталар. Татарча өйрәнергә тырышалар. Иң мөһиме – кайда гына яшәсәк тә, безнең барыбызны да татар мәдәниятенә, халкына, Ватанга мәхәббәт берләштерә.
 
– Туган җир – алтын, торган җир – көмеш, диләр. Туган җир барыбер үзенә тарта торгандыр. Инде Казанга кайтып төпләнүегезме? Нинди эшкә урнаштыгыз?
– Чит илләрдә озак йөрү туйдыра. Кеше өендә яшәгән сыман тоела башлый. Казанга кайтуыбыз бөтенләйгә генә булсын. Равил КФУның экстремаль медицина бүлегендә эшли. Ә мин аның ярдәмчесе.
 
– Озак еллар ирегез белән бергә дипломантлык эшендә булганда, артист һөнәренең ярдәме тидеме?
– Бик ярдәм итте. Чөнки театр училищесындагы укытучыларым Марсель Сәлимҗанов, Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин безне күп нәрсәгә өйрәтте. Аннары институтта юридик белем алуым да бик булышты. Алган белемнәрем тормышта һәрвакыт кирәк булды.
 
 
Зөлфия белән Гүзәл балалар, оныклар арасында.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 23.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»