поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.11.2015 Ир белән хатын

Аерылыргамы, аерылмаскамы?

Тиздән Россиядә гаиләләрне таркату процессын шактый катлауландырырга мөмкиннәр. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россия парламентына шул хактагы мөрәҗәгать белән чыгарга уйлый. Бу хакта төрле кешеләр нинди фикердә соң?

Әлеге карарны кабул итү юкка түгел, билгеле. Бүгенге көндә җәмгыятьтә гаилә таркалуга шактый җиңел карыйлар. Яшь гаиләләр бер-берсенә юл куеп яшисе урынга тизрәк аерылышырга ашыга. Ә бит гаилә – бәхет, мәхәббәт һәм рәхәт тормыш кына түгел. Дөнья булгач, каршылыклы хәлләр дә, ызгыш-талашлар да еш күзәтелә. Ләкин аларны дөрес итеп җайлый белергә кирәк. Шуңа күрә депутатлар аерылышу процессын катлауландырырга кирәк дип саный.
 
Депутатлар нәрсә тәкъдим итә соң? Мәсәлән, хәзерге вакытта ир-ат йөкле хатыны белән аерылышу өчен гариза бирү хокукыннан бер елга мәхрүм ителгән. Моның өчен гүзәл затның ризалыгы кирәк. Яңа закон исә бу вакытны бер елдан өч елга кадәр озайтырга тәкъдим итә. Шулай ук, әгәр гаиләне таркату ир яки хатынның гына инициативасы икән, суд бу эшне билгеле бер вакытка кичектерә. Гаиләдә балигъ булмаган балалар бар икән, әлеге вакыт ярты елга кадәр сузыла (хәзер ул 3 ай тәшкил итә). Тагын бер яңалык аерылышу процессында бер генә якның катнашуын тыю белән бәйле. Закон проекты бу эштә ике якның да катнашуын таләп итә. Бу – судка гаилә таркалу сәбәпләрен яхшырак аңларга, ике якны да тыңлап, тиешле карар кабул итәргә булышачак.
 
Без исә яңа законга карата берничә фикер белән танышырга тәкъдим итәбез.
 
Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе:
 
Шәригать буенча аерылышулар рөхсәт ителгән, әмма Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаган, сөймәгән нәрсәсе – ул аерылышу. Законлы никахлар дибез... Бүгенге көндә күп нәрсә канун белән ныгытыла. Аракы, тәмәке белән бәйле законнар да кабул ителә. Тик канун белән генә булмый шул, барысы да кешенең үзеннән тора. Әгәр кеше Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаган нәрсәсе – аерылышулар икәнлеген истә тотып, шуны белеп яшәсә, бәлки менә шул чакта таркалган гаиләләр саны да күпкә азрак булыр иде.
 
Рамил Гарифуллин, психология фәннәре кандидаты, доцент:
 
Шәхсән мин ир белән хатынның гаилә каршындагы җаваплылыгын арттыруны хуплыйм. Ник дигәндә, күп гаиләләрнең таркалуына нәкъ менә эмоцияләр сәбәпче. Тик аерылышу процессының вакытын озайту гына җитми. Бу чорда гаиләләргә нинди ярдәм чаралары кулланылачак – әнә шунысы мөһим. Гаиләдәге проблемаларның сәбәбен ачыкларга тырышырга кирәк. Шунысын төгәл әйтә алам: күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин! Ник дигәндә, әлеге ике кеше кайчандыр яратышып кавышкан, берсеннән-берсе кадерле балалары дөньяга килгән... Ә күпмедер вакыт узгач, ниндидер сәбәпләр - кайсыныңдыр наданлыгы, шәхес буларак камилләшмәве нәтиҗәсендә ир белән хатын арасыннан “кара мәче” узган, алар бер-берсеннән өметен өзгән... Бу очракта гаиләдәге проблемаларны һичшиксез хәл итеп була, дип саныйм.

Сания Идрисова, Чаллы:
 
Миңа калса, бу – бик яхшы башлангыч. Ник дигәндә, хәзер аерылышу бик җиңел. Мәсәлән, без ирем белән 25 елга якын бергә торабыз, бер-беребездән башка бер төн дә кунганыбыз юк. Шулай булуга да карамастан, без - дүрт тапкыр аерылышып, өч тапкыр яңадан кавышкан пар. Дөресен әйтәм: инде 10 елга якын закон каршында аерылышкан булып исәпләнәбез. Соңгы тапкыр аерылышып дуслашкач, барыбер тагын аерылышасы була дип кавышып тормадык. Моның шулай икәнлеген балаларыбыз да белә. Аллага шөкер, гаепләмиләр. Шулай да, яшь чакта шулай талашып йөрүебезгә хәзер аптырыйм. Аерылышу процессы катлаулырак булса, бәлки андый адымга бармас та идек.
 
Илдус Сөләйманов, студент:
 
Мин бу закон проекты турында ишеттем. Аңлавымча, өйләнер алдыннан да, аерылышыр алдыннан да яшь парларга төрле лекцияләр укырга телиләр, психологлар белән аралашырга мәҗбүр итмәкче булалар. Миңа калса, бу дөрестер дә. Хәзер бит яшьләр өйләнешер алдыннан да әллә ни озак уйланып йөрми. Дусларым арасында да “гаилә тормышы ошамаса, аерылырмын” дип шаяртучылар байтак. Әгәр әлеге закон кабул ителсә, яшьләрнең гаилә кыйммәтләренә карата хөрмәте артыр дип уйлыйм. Иң мөһиме, бу эшне артык тирәнгә җибәрмәскә кирәк. Югыйсә, яшьләрнең куркып калуы да бар. Теркәлгән гаиләләр саны кими башласа да, яхшы түгел бит.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 21.11.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»