поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2015 Мәдәният

Ирек Баһман: “Рәшидәмне сагынып яшим...” (ФОТО)

Ирек Баһманов белән быелның 14 июнендә чыккан интервьюны искә алабыз...

– Синмени инде ул мине эзләп йөрүче? – диде, икенче каттагы бер бүлмәдән чыгып, таякка килештереп таянгалап, миңа таба атлаган төз гәүдәле Ирек абый, кырыс йөз белән. Аннан: “Ярар, сөйләшик соң алайса, шулай да авыр сораулар бирмә, яме?” – дип, балкып елмаеп, мине култыклап алды да, аның грим бүлмәсенә юнәлдек.

– Куып чыгармауларына куанып, менә шушында эшләп йөрим әле, – диде Ирек абый. – Театр директоры Илфир Якупов белән баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев артистлар белән һәр көздә килешү төзи. Шунда Фәрит: “Йә, Ирек абый, нәрсә әйтерсез, планнарыгыз нинди?” – дип сорый. “Әгәр эштән чыгарсагыз, бер атнадан чиргә сабышам”, – дип җавап бирәм. Калдыралар... Гомумән, татар театры тарихында минем яшьтә тулы штатта эшләгән артист юк. Кем белән сөйләшкәнеңне белеп утыр, яме?! Менә син миңа ничә яшь бирәсең?

– Төс-кыяфәтегезгә караганда – 60 тирәсе. Әмма чын яшегезне дә беләм: бу елның 6 гыйнварында сезгә 83 яшь тулды. Шушы яшьтә эшләп йөрүегез гаҗәп тә, табигый дә: Камал театрын сездән башка күз алдына да китереп булмый...
 
– Безгә дә элек шулай тоела иде. Мин бит Фатыйма Камалова, Фатыйма Ильская, Хөсәен Уразиков, Рәшидә Җиһаншина кебек бөек артистлар янында эшли башлаган кеше. Аларның уйнауларына сокланып туялмыйча: “Һай, бу артистлар китсә, театр бетәчәк, бүтән мондый талантлар булмаячак”, – дип уйлый идем. Театрда якты эзләрен мәңгегә калдырып, алар киттеләр. Аннан тамашачылар безнең буын артистларын яратып каршылады, хәзер яшьләр килә, театр шулай яши икән ул.
 
– Яшь артистлар өчен сез зур хәзинә бит, алар остаз урынына күреп, сезнең белән киңәшәләрме?
 
– Акыллылары киңәшә, ә калганнары... Бик талантлы яшьләр бар, мин аларга карап куанам.
 
– Ирек абый, 2013 елда сезнең турыда “Әлмәндәр улы” дигән китап чыккан икән. Шунда язылганча, сез 300дән артык роль башкарган актер (“Яшь йөрәкләр”дә – Фәйзулла, “Казан сөлгесе”ндә – мөәзин, “Әни килде”дә –Инсаф, “Монда тудык, монда үстек”тә – Саттар, “Бәхетсез егет”тә – Сәгыйть һ.б.) Шулай да, халыкның күңел түренә сез Әлмәндәр улы Искәндәр булып кереп урнаштыгыз кебек.
 
– Әйе, гаҗәп инде, танышлар мине күргәч: “У-у, И-ир-ек Баһманов!” – дип, Искәндәр кебек сөйләшә башлыйлар. Әйтерсең, мин шуннан башка роль уйнамаган! Ә Искәндәр белән болай булды. “Әлдермештән Әлмәндәр” рольләрен бирделәр, репетиция ясыйбыз, ул чактагы режиссерыбыз Марсель Сәлимҗанов артистларга тегеләйрәк-болайрак ит дип киңәшләр бирә, ә миңа ник бер сүз әйтсен! Түзмәдем: “Марсель Хәкимович, мине нишләп күрмәмешкә салышасың?” – дип сорадым. “Сиңа бер сүзем дә юк, бик әйбәт уйныйсың, нәкъ шулай дәвам ит!” – диде. Ә ул образны мин бала чагымда күңелемә кереп калган карттан “күчереп” уйнадым. Әле үсмерлеккә чыгып кына барган чак, сугыш вакыты иде. Болында печән чабабыз. Шунда карт булу сәбәпле сугышка алынмаган бер бабай чалгыларыбызны чүкеп-үткенләп тора. Килеш-килбәте салмак, сузып, сүзләрне иҗекләргә бүлеп, озак итеп сөйләшә. Аның хәрәкәтләре, йөз чалымнары, утырулары, йөрүләре – барысы да күңелгә сеңеп калган иде, шуңа да Искәндәр образы бик табигый чыкты.
 
– Сәнгать, сәхнә белән бала чактан ук дус идегезме?
 
– Мин Әлмәт район үзәгендә туып-үстем. Ул вакыттагы Әлмәтнең матурлыгын сөйләп аңлата торган түгел: әрәмәлекләр, таулар, болын... Авыл уртасыннан Зәй елгасы ага, ул чип-чиста сулы, без шуны эчәбез... Сугыш чоры баласы булгач, урамда уйнаулар бик эләкмәде, ә үзешчән сәнгатьтә яратып катнаша идем. Бервакыт, җидедәме-сигездәме укыганда, дус малай белән стена газетасы чыгарганда үзалдыма нидер җырлап утыра идем, моны өлкән пионервожатыебыз Икълимә апа ишетеп алган. “Карале, син шундый матур җырлыйсың икән бит! Менә берничә көннән Октябрь бәйрәме, шунда җырларсың, яме?!” – диде һәм миңа “Эшче” операсыннан Нигъмәт ариясен өйрәтәчәген әйтте. Ә ул арияне Фәхри Насретдинов, Азат Аббасов кебек көчле тавышлы опера җырчылары гына җырлый иде. Өйрәндек, бәйрәм җитте, сәхнәгә менеп җырладым. Халык бик яратып тыңлады. Мин сәхнә артына йөгердем. Икълимә апа: “Ирек, бар инде, чык, җырла!” – ди. “Җырлап кердем бит инде”, – мин әйтәм. “Тагын чакыралар бит”, – ди. Тагын бер җыр җырларга туры килде. Менә шуннан сихри җен кереп калган эчкә, һаман да булса җенләнеп, инде илле елдан артык сәхнәдән төшәлмичә, юләрләнеп йөрим. Сәхнә – чир бит ул, агу ул, вирус! Аны бер йоктырсаң, бетте!.. Хәтта театрда эшләгән техник хезмәткәрләр дә бүтән эшкә китеп карыйлар да, сагынып, кабат шушында әйләнеп кайталар. Акчасы да бик аз бер карасаң, менә сез кул чапканга алданып эшләп йөрибез инде...
 
– Камал театрына кадәр сез бит әле Күчмә театрда да алкышларга алданып йөргәнсез...
 
– Мин, гомумән, артист түгел, ә офицер булырга хыяллана идем, беләсең килсә! Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1951 елда армиягә китеп, Төньяк диңгез флотында диңгезче булып 3 ел хезмәт иттем, теләгемә ирештем, офицер дәрәҗәсе алдым. Аннан кайтып, Әлмәттә җизни янында нефть табу буенча оператор булып бер ел эшләгәч, Казанга китеп, техник училищега кердем. Хәзерге Авиатөзелеш районындагы Тимер бетон эшләнмәләр заводында елдан артык слесарь булып эшләдем, шунда Семен исемле сварщикның эшләгәнен игътибар белән карап торып, эретеп ябыштыру эшен өйрәндем. Ирек абыең бишенче разрядлы газ-электр белән эретеп ябыштыручы да әле ул! Бервакыт, заводтан кайтып килгәндә, “Качалов театры укырга чакыра” дигән белдерү күземә чалынды. Күңел алгысыды, барып карыйсы иттем. Барсам, конкурс зур, бер урынга егерме кеше. Комиссиядә утыручылар минем аттестатны күрделәр дә: “Моның бит татар теленнән “3” ле, яше егерме биштән узган, юк, алмыйбыз!” – диделәр. Шунда җырчы Фәхри Насретдинов: “Карагыз әле, нинди зифа буйлы, матур егет, ә ничек өздереп җырлый, моны кире борырга ярамый!” – дип, мине яклап чыкты. Шулай итеп, Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы татар студиясен тәмамлап, 1961 елдан Республика күчмә театрында эшли башладым. Миңа ул вакытта 29 яшь, өйләнгән идем инде. Эшләп йөрим шулай. Гастрольләргә еш барабыз. Фатир бирәбез дигән кеше юк. Бервакыт, инде өч ел эшләгәч, Идел буйлап пароходта Әстерханга гастрольгә барганда, каютасында үзен генә туры китереп, театр директоры Мөхәммәт Хәмзин янына кердем дә: “Мин бу гастрольләрдән кайтуга, театрдан китәм, чөнки мин гаилә белән гел кеше өендә яши алмыйм”, – дидем. Ул: “Тукта әле, кызма, яхшылап уйла”, – диде. Ә мин уйлаган идем инде, гастрольдән кайтуга, эштән китү турында гариза яздым. Инде нишләргә дип аптырап йөргәндә Татар академия театры директоры Рәшидә апа Җиһаншина: “Айрат Арсланов радиога китте, аның ролен бүген үк уйнарга кирәк, кил әле”, – диде. Мин рольне бер көндә өйрәнеп, сәхнәгә чыктым. Шуннан Камал театрында калдым. 1964 ел иде бу. Барлык рольләремне яратып, күңелем-җаным белән бирелеп, йөрәк аша үткәреп уйнадым. Әле дә рәхәтләнеп, тәмләп уйныйм. Менә соңгы вакытта бер айга алты роль чыга. “Бабайлар чуагы”нда хәтере югала башлаган Җәүдәт ролен Наил Дунаев уйнарга тиеш иде, ул чирләп китте дә, рольне миңа бирделәр, хәзер аның белән алмаш-тилмәш уйныйбыз: бер көн – ул, икенче көнне – мин. “Арбалы хатыннар”да уйныйм, “массовка”ларда да катнашам. Кара, нинди матур егет бит мин, әле уйнарга да уйнарга, шулай бит?!
 
– Әниегез, туганнарыгыз артист булма димәделәрме?
 
– Юк, әтием белән инәем (бездә әнине инәй диләр) бик тәртипле, зыялы, без балаларына “бәбекәем!” дип кенә эндәшүче, олы йөрәкле, кече күңелле кешеләр иде. Алардан бер начар сүз ишеткәнебез булмады. Ачулану, сүгенү дигәнне бөтенләй белмиләр, инәй бик каты ачуы килгәндә: “Их, бәхетең ачылгыры!” – дип, әти: “Их, җегетләр!” – дип куя, без шуннан барысын да аңлый идек. Гомер буе мәҗлесләрнең түр башында утырган кешеләр алар. Инәем Фатыйма бик моңлы итеп җырлый иде. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, колхозлашу елларында авыл советы рәисе итеп сайланган, бер гаепсезгә “репрессия корбаны” ярлыгы алып, аннан акланган әтием Вәлиәхмәтнең генә гомере бик кыска булды, ул Ватан сугышы тәмамланган көнне, безне ятим калдырып, 52 яшендә үлеп китте. Миңа, гаиләдәге төпчек балага, нибары 11 яшь иде. Әтине соңгы юлга озатырга килгән кешеләр, инәлеп елаганымны күреп: “Әтисе өчен бу кадәр елаган малайны күргән юк иде!” – диешкәннәр. Еламый түзәрлекмени: без балалары дигәндә җанын ярып бирергә әзер иде бит ул! Берсендә авырып ятам, әтием, аяк очларына гына басып, караватым янына килде дә: “Улым, бәбекәем, ашыйсы килгән берәр нәрсәң юкмы соң?” – диде. Мин, форсат чыгудан файдаланып, ул чорда бик сирәк эләгә торган перәннек сорадым. Белмим, әти аны каян тапкандыр, кичкә миңа туйганчы ашарлык перәннек алып кайткан иде.
 
Бик сагынам инәемне дә (ул 99 яшькә җитеп, бакыйлыкка күчте), әтиемне дә... Туганнарым да искиткеч әйбәтләр, бер-беребез өчен өзелеп тора идек, алар да нык сагындыралар. Алты туганнан икәү генә калдык инде, Әлмәттә 86 яшьлек апам бар. Туган якларыма әле шушы көннәрдә генә кайтып килдем. Кешене картайган саен сагынулар баса, ул истәлекләр белән генә яши икән.
 
– Сезне сары сагышларга салучы бик газиз тагын бер кешегез бар бит әле...
 
– И-и, Рәшидәмне ничек юксынуларымны тасвирларга сүзләр дә җитмәс инде. Бигрәкләр дә акыллы иде, шулкадәр яратышып, аңлашып яшәдек без аның белән!
 
Өйдә бик сирәк тора идем, гомер буе гастрольдә йөрелде. Рәшидәмә рәхмәт, улыбыз Инсар белән кызыбыз Нәргиснең акыллы, итагатьле булып үсүе – аның тәрбия җимеше. Шулкадәр матур итеп яшәп ятканда каһәр суккан авыру килеп чыкты бит... Табиб булып эшләүче Рәшидәмнең берара хәтере югала башлады. Сырхауханәләргә йөрттек, дөрес диагноз куя алмадылар. Таныш табибларга әйтеп, яхшылап тикшерткәч кенә, баш миендә шеш икәнлеге ачыкланды. Безгә Мәскәүдәге данлыклы Бурденко клиникасына барырга киңәш иттеләр. Рәшидәмә 50 яшь тулган көнне шунда башына операция ясадылар. “Их, бер айга гына иртәрәк килгән булсагызчы!” – диде профессор Конавалов. Шеш таралып, күрү нервларын өзгән иде, Рәшидәм шуннан сукыр калды. Шулай да мин аны үземнән калдырмадым, театрдагы һәр премьерага, концертларга ияртеп бара идем. Кайбер усал теллеләр: “Күрми бит инде ул, ник җәфаланасың?” – диләр иде. Аларга: “Күрмәсә, ул бит ишетә, аннан аңа минем янымда утыру да бәхет”, – дип җавап бирә идем. Операциядән соң күпмедер вакыт узгач, шикәр чире килеп чыгып, аяклары йөрми башлады. Кызым Нәргис белән Рәшидәмне 22 ел карадык, коляска белән йөрттек. Хәзер менә авырса да янымда булсын иде әле... Ул мине беркайчан борчымады. Кайчак аңа телефоннан чылтыратып: “Рәшидә, саграк бул, Ирегеңне урамда башка хатын-кыз белән күрдек!” – диючеләр дә табыла иде. Ә ул: “Юкны сөйләмәгез, мин үземнең Ирегемә генә ышанам!” – дия иде, бәгырькәем. Ул аш-суга шулкадәр оста иде. Өйгә көтмәгәндә кунак килеп керсә, тиз арада тәмле әйбер әзерләп, юк кына нәрсәләрдән дә матур итеп табын әзерләп куя иде (хәзер кызым шундый). Минем тик торганда шаярта торган юләр гадәтем бар. Бервакыт, өйләнешкән ел иде бугай, залда нидер эшләп утырам, Рәшидәм кухняда тәмле әйбер пешереп йөри, үзе әкрен генә җыр суза. Тыңлап бетердем дә, кухняга кереп: “Рәшидә, әллә авырыйсыңмы?” – дип сорадым. “Ник алай дисең?” – диде, аптырап. “Бик каты ыңгырашасың бит!” – мин әйтәм. Үземә шаяруым бик кызык тоелгандыр инде, әмма шуннан соң Рәшидәм минем алда бер тапкыр да җырламады... Ул гомерендә миңа бер генә авырлык китерде – ташлап китте...
 
Иртән уянам да, карават каршында Рәшидәмнең сурәте тора, шуңа карап: “Ник ташлап киттең мине?” – дип, тыела алмый елыйм. Һәр көнне диярлек шул хәл. Аны югалтканыма тугыз ел. 45 ел тату яшәдек без аның белән. Шәүкәт Биктимеров шулай Рәмзиясен сагынып китеп барды. Бервакыт: “Синең янга киләм әле, сөйләшеп утырырбыз”, – дип, аның фатирына килеп керсәм, алгы бүлмәдән алып, бөтен стеналары буенча хатыны Рәмзия фотолары тезелеп киткән. “Син нәрсә, – мин әйтәм, – саташасың бит, болай ярамый!” Ул, сабыр гына: “Ирек, зинһар, син бу хакта берни әйтмә, яме”, – диде. Шул сурәтләргә карап юанган ул... Шәүкәт – минем өчен артистлык эталоны иде, андыйлар бүтән юк. Аңа кеше буларак та, артист буларак та гомерем буе сокландым. Без аның белән илле елдан артык бергә эшләдек. “Әйдә, “Әлдермештән Әлмәндәр”не тагын бер уйныйк инде”, – дигән идем, ризалашмады. “Юк, мин инде уйный алмыйм, бернәрсәгә кулым бармый, күңелем үсми”, – диде. Рәшидәм үлгәннән соң миңа да тормышның мәгънәсе бетте. Парлыларны күрәм дә, тагын күңел тула. Хатын-кызларга хөрмәтем бик зур минем, аларның хезмәтләре санап бетергесез, алар – тормышның яме, бизәге, терәге. Рәшидәм алдында гомеремдә кычкырып сөйләшмәдем һәм хатын-кызга тавыш күтәргән ирләрне аңламыйм да, гаиләсен ташлап киткән, баласын ятим иткән ирләрне бер ничек тә аклый алмыйм. Үземә таныш ирләргә һәрвакыт: “Хатыннарыгызны саклагыз!” – дим.
 
* * *
 
Искиткеч зыялы, әдәпле, тыйнак, шаян һәм Камал театрында илле елдан артык шундый җылы, ягымлы рольләр башкарган Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, “Тантана” премиясе лауреаты, “Татарстан” радиосында 20 елдан артык “Хәерле иртә” тапшыруын да алып барган йомшак тавышлы Ирек ага Баһманов бармакларын өстәлдә шапылдатып биетеп, әле көлеп, әле елап, әле ялкынланып китеп, әле бөтенләй боегып калып, тормышы, эше турында сөйләгәндә шунысы да ачыкланды: ул чын коммунист икән. Камал театрында шактый еллар партоешма секретаре эшен дә алып барган. “Туган җирем – Әлмәтемне, торган җирем – Казанымны, Татарстанымны яратам. Коммунистлар хакимлек итеп, чын тәртип хөкем сөргәндә, илемне дә ярата идем. Әмма бүгенге тормышны күреп, йөрәгем әрни, чөнки 83 ел яшәп, моның кадәр башбаштаклыкны, моның кадәр бозыклык-эшәкелекне, битарафлыкны, комсызлыкны күргәнем юк иде. Хәзер, кырыктан артык партия оешып, алар кырык төрле сөйләгәндә, эшләгәндә, илдә нинди тәртип булырга мөмкин?!” – ди ул. Безнең гомер гаделрәк чорда, кешенең кадере бар чакта үтте, хәзерге балалар кызганыч дип, оныклары (улының балалары) Булат, Камилә, Рәүф, Кайсар һәм кызының кызы Әминәнең (ул Рәшидә ханымга охшаган, бабасына “бабасенька” дип эндәшә икән) киләчәге өчен борчылып, шул ук вакытта аларның бүгенге уңышларына сөенеп, ялгыз калган чакта аккордеонын сузып, әле җырлап, әле елап яшәп ята икән нечкә күңелле, олы йөрәкле яраткан артистыбыз Ирек ага Баһманов.
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.06.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»