|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2015 Шоу-бизнес
Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов өчен сәхнә туган көннән мөһимрәкТатарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның гаилә корып яши башлауларына быел 27, ә иҗат итүләренә 25 ел тулган. Алар болай да ел саен тамашачыны яңа концерт программасы белән сөендерә иде. Юбилей елы булгач, тагын да кызыграк тамаша әзерләгәннәр. - Зәйнәб ханым, сез берөзлексез эшләп торасыз. Әле октябрь аенда гына гастрольләрдән кайтып кердегез, инде тагын юлга җыенасыз.
- Ноябрь ахырында Татарстан буенча чыгып керергә исәп. Җае чыккан саен шулай концерт куеп кайтабыз. Ә инде Россия буенча зур гастрольләребез гыйнвар ахырыннан башланачак. Хәзерге вакытта зур әзерлек бара. Яңа программага иң матур җырларны гына сайларга тырыштык. Сәхнә бизәләшенә дә игътибар бирелде.
- Бүгенге көндә татар эстрадасында җырчылар күп һәм һәркайсы үзенчә концерт куя, залны тутырырга тырыша. Сезнең концертларга халык йөриме?
- Чыннан да, хәзер халык өчен сайлау мөмкинлеге зур, концертлар бик күп куела. Ләкин безгә халык, Аллага шөкер, йөри. Җырларыбызны күңелендә йөрткән кеше концертларыбызны килеп карый. Һәркайда сагынып көтә торган тамашачыларыбыз бар. Кая гына барсак та, үз тавышыбыз белән җырлыйбыз. Мин фонограммага, гомумән, җырлый белмим. Шуны да әйтергә кирәк, кризис булуга карамастан, ә ул һәркемнең кесәсенә суга, бездә халык концертларга йөрергә тырыша, тормыш авырлыкларыннан арынып, күңел ачырга омтыла.
- Зәйнәб ханым, 5 гыйнварда Зөфәр Билаловка 50 яшь тулачак, Алла теләсә. Бу бәйрәмне ничек үткәрергә җыенасыз, әле уйлашмадыгызмы?
- Зөфәр туган көнне үткәрмим ди, шулай да туганнар белән табын артында җыелышып утырырбыз. Әлегә әллә ни планнар кормадык. Бөтен уебыз - сәхнәдә, безнең өчен иң мөһиме - сәхнә. Тавыш үз хәлендә булганда, аяклар йөреп торганда, җырлыйсы килә. Теләгең ташып торса, эшләрең дә уң булыр!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|