|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2015 Җәмгыять
Ирада Әюпова яңа вазыйфага күчтеТатарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсендә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазифага бүгенгә кадәр Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары булган Ирада Әюпова билгеләнде. "Татар-информ" агентлыгына мәгълүм булганча, идарә белән 2005 елдан башлап җитәкчелек иткән Данил Ибраһимов лаеклы ялга киткән.
Белешмә өчен. Ирада Әюпова 1971 елның 13 июлендә Әзербайҗан Республикасының Баку шәһәрендә туган. Әзербайҗан дәүләт нефть академиясен "инженер-математик" белгечлеге буенча (1993 ел), Татарстан бизнеска ярдәм институтын "юрист" белгечлеге буенча (2002) тәмамлаган.
1994 - 1998 еллар - "Нижнекамскшина" ААҖ ("Шинник" ПХ ИВЦ) инженер-программисты.
1998 - 2000 еллар - "Түбән Кама коммерция үзәге" УКП баш белгече.
2000 - 2004 еллар - Казан шәһәре Эшмәкәрлеккә ярдәм комитеты рәисе урынбасары, бүлек башлыгы.
2004 - 2005 елар - Казан шәһәре хакимиятенең кадрлар бүлеге җитәкчесе.
2005 - 2006 еллар - Казан шәһәре Эшмәкәрлеккә ярдәм комитеты рәисе.
2006 - 2008 еллар - Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы бүлек башлыгы.
2008 - 2011 еллар - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.
2011 елның июненнән - Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары.
--- |
Иң күп укылган
|